«Рубин» киләсе язга өмет баглый

«Рубин»га бәхетсезлек алып килгән язның соңгы көнендә Казан клубы берьюлы биш яңа уенчы белән килешү төзеде. Исемнәре футбол белән искә төшкәндә генә кызыксынучы тамашачы өчен таныш түгел. Казанда яңа команда коралар. Алда нинди бурыч торганлыгы хәзердән үк аңлашыла: киләсе язда премьер-лигага әйләнеп кайту.

Берничә көн элек Россиянең футбол берлеге (РФС) футбол клубларының 2021 елгы финанс күрсәткечләрен игълан итте. Анда әйтелгәнчә, узган ел «Рубин» 1,18 миллиард сумлык табыш алган. Бу – премьер-лига клублары арасындагы иң зур күрсәткеч. Әйтик, икенче урындагы «Арсенал»ныкы 135 млн сумны тәшкил итә. Гомумән, табыш алган клублар бармак белән генә санарлык – алар нибары 6. Шулардан бишесенең гомуми табышын бергә кушсаң, әлеге сумма «Рубин»ныкының өчтән бере кадәр генә килеп чыга. Әлбәттә, РФС игълан иткән мәгълүматларда башка саннар да бар. Әйтик, «Рубин»ның кредит буенча әҗәте 2 млрд сумнан артып китә. Әмма 2019 елда әлеге күрсәткеч тагын да күбрәк – 3 млрд сумнан артыграк булган. Бу исә соңгы елларда Казан клубында акча мәсьәләсенең җайга салынуын раслый.

Акча димәктән, «Рубин»ның генераль директоры Рөстәм Сайманов журналистлар белән очрашкач, бу мәсьәләне дә читләтеп узмады. Казан клубында өстәмә миллионнарны чит илдән очсызгарак бәягә уенчы алып, соңрак аларны кыйммәткәрәк сату ярдәмендә эшләргә җыенганнар. Россиядәге футболчыларга мондый алым туры килми. Чөнки безнекеләр өчен, алар әле тупка тибәргә өйрәнер-өйрәнмәс борын, берничә тапкыр күбрәк акча сорыйлар. Тик «Рубин»ның хыялларын Европаның футбол түрәләре пыран-заран китерде. Мәгълүм вакыйгалар башлангач, алар Россиядәге чит ил уенчыларына рөхсәтсез-нисез үзләренә кайтып китәргә рөхсәт бирде. Казандагы 6 уенчы шулай итте дә. Хезмәт хакы, тыныч тормыш вәгъдә ителсә дә, төенчекләрен төйнәп юлга кузгалганнар. Барысы да – төп футболчылар. Нәтиҗәдә «Рубин»га сезонның хәлиткеч өлешен кул астында кем бар, шулар белән тәмамларга туры килде. Ахыры ничек беткәне билгеле. Ул гына да түгел, хәзер, гомумән, чит ил уенчыларының Казанга кире кайтачагы да икеле инде. Беренчедән, Европада Россия футболына карата хәерхаһлы карар чыгарасылары шикле. Аларга килешүгә төкереп, кая телиләр, шунда уйнарга рөхсәт бирәселәрен чамаларга мөмкин. Икенчедән, чит ил уенчылары ФНЛда чыгыш ясарга теләр микән? Шулай итеп, футболчы да, аларны һич югы сату мөмкинлеге дә юк. Әйтик, хорват сакчысы Филип Уремович Алманиянең «Герта» клубы белән килешү төзеде. Аның яңа клубы безнекеләргә бер тиен дә түләмәячәк. Узган ел исә алманнар 4 млн евро түләргә риза иде.

Офыкта әнә шундый авыр вазгыять шәйләнә башлагач, «Рубин» да өметле күзләр белән Мәскәү ягына төбәлде. Премьер-лига командаларының санын 18гә арттырып булмасмы, янәсе. Алайса, футболчылар качыша, уенның җае китә, гаделсезлек барлыкка килә. Бу хакта сөйләшүләр әле март ахырында ук башланды. Рөстәм Сайманов әйтүенчә, «Рубин»ның бу вакыйгалардан иң зур зыян күргән клуб булганын барысы да таныган. Дөрес булса, Мәскәүдә ул чакта бу тәкъдимне кабул иткәннәр, хәтта вәгъдә дә биргәннәр. Ә премьер-лига уеннары тәмамланып өч көн үткәч, Россия футбол берлегенең башкарма комитеты утырышында хәлиткеч карар чыгардылар: командалар саны үзгәрми. Кем әйтмешли, суга батучыларны коткару – суга батучыларның үз эше.

Шулай итеп, ике тапкыр чемпионлык шатлыгын кичергән, Европаны шаулаткан «Рубин»га иң көчлеләр арасында уйнарга лаек икәнен кабаттан расларга туры киләчәк. «ФНЛда калсак, бу җинаятькә тиң булачак», – ди Рөстәм Сайманов. Бер елдан иң көчлеләр сафына әйләнеп кайтырга телиләр. Әмма җиңел булмаячак. Бер үк туп белән уйнасалар да, премьер-лига белән ФНЛ арасындагы аерма аз түгел. Шул ук Сайманов сүзләре белән әйткәндә, РПЛда рәссамнар чыгыш ясый, ягъни иҗатка урын бар, ә ФНЛда күбрәк көрәшергә туры килә. Казан командасының яңа составын да әнә шуңа карап туплыйлар. Язның соңгы көнендә «Рубин» берьюлы 5 яңа футболчы белән килешү төзеде. «Енисей»дан Александр Зотовны,  «Кубань»нан Валерий Чуперканы, «Балтика»дан Артем Поповны, безнекеләргә премьер-лигадан төшеп калырга «ярдәм иткән», аннары үзләре дә шул ук язмышка дучар булган «Уфа»дан Олег Иванов белән Дмитрий Кабутовны чакырып китерделәр. Соңрак бу исемлеккә Гана футболчысы Джоэль Фамейе да өстәлде. 25 яшьлек спортчы моңа кадәр «Оренбург»та туп типте һәм команданың иң нәтиҗәле уенчысы булып танылды.

Киләсе сезон яңартылган команда өчен генә түгел, Леонид Слуцкий өчен дә зур сынау булачак. «Рубин» белән килеп чыккан хәлләрдән соң тәнкыйтьнең төп өлеше нәкъ менә баш тренерга эләкте. Кызган баштан әйтелгәне дә, гадел фикерләр дә булды. «Рубин»да калуы исә Слуцкийның җаваплылыгын һәм аның үз ялгышларын төзәтергә теләгәнен раслый. Ә хаталар аз булмады Казан клубында соңгы елларда. «Җиргә төшү» киләчәктә азрак ялгышырга ярдәм итәчәк.

Илнар ХӨСНУЛЛИН

Алексей Сафонов, футбол агенты:

– Беренче лига аша узмаган бер генә клуб та юк. ЦСКА, Спартак, Динамо  барысы да әнә шундый чистырыну аша узды. Була торган хәл, ул кадәр куркыныч түгел. Бу сынау аларны көчлерәк итәчәк. Алга таба ике адым ясар өчен, кайчак бер адым чигенү кирәк. «Рубин» белән дә шулай килеп чыгар дип өметләнәм. Алар бер елдан кабат премьер-лигага әйләнеп кайтырлар дип уйлыйм. Тамашачының да мөнәсәбәте мөһим. Алар команданы ташламас дип өметләнәм.

 

 

 


Фикер өстәү