Үзең төзегән – отышлырак: йорт салучыларга ташламалы кредитлар биреләчәк

Россия Хөкүмәте моңа кадәр булмаган программа башлап җибәрде. Аның  асылы профессиональ төзүчеләр белән килешү төземичә генә үз көчең белән йорт салучыларга ташламалы кредитлар тәкъдим итүдән гыйбарәт. Бу турыдагы карарга Россия Премьер-министры Михаил Мишустин кул куйган.

ДОМ.РФ генераль директоры Виталий Мутко сүзләренчә, ипотека ставкасы 9 процентны тәшкил итә. Тагын берничә процентны банкларга дәүләт компенсацияли. Сүз уңаеннан, әлеге программада 70ләп банк катнаша алуы билгеле. Ипотеканы быелның 1 июленнән бирергә уйлыйлар. Быел пилот проект өчен Россия буенча 8 мең кредит бирергә исәплиләр. Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләрендә субсидияләнгән ставка буенча бирелә торган займның максималь күләме 12 млн сум булса, калган төбәкләргә  6 млн сум каралган.

Дөрес, әлегә программаның шартлары һәм нечкәлекләре билгеле түгел. Әйтик, йорт салырга ниятләгән кешенең кулында ничә сум акчасы булырга тиешлеге, җир кишәрлегенең мәйданы, залог буларак нинди милекне тәкъдим итәргә мөмкин булуы  – әлегә берсе дә мәгълүм түгел.

Шул ук вакытта төзелеш тирәсендә кайнашкан кешеләр Россия һәм Татарстан өчен 8 мең кредитның бик аз булуын әйтте. Мәсәлән, Татарстан буенча Росреестр мәгълүматлары буенча, быелның апрелендә – 6,3 мең, мартта – 9,5 мең, февральдә 7,6 мең килешү төзелгән. Әле бу милек базарында иң авыр елларның берсе булып санала. Билгеле, төзелеш гөрләп барган елларда саннар бермә-бер арта.

Риэлтор Айгөл Җәләева фикеренчә, әлегә бу программа ике төрле уйларга урын калдыра.

– Сүз дә юк, әлеге программа үз йортлары белән яшәргә теләүчеләр өчен отышлы. Ләкин бүгенгә җаваптан бигрәк, сораулар күбрәк. Кешеләр үз участокларында төзиячәк, ә залогка нәрсә булачак? Һәм монда тагын бер сорау кала: әгәр банк кешегә акча бирсә, алар чыннан да йорт салуга тотылырмы, аны ничек дәлилләргә? Тиздән бу сорауларга ачык җаваплар булыр дип уйлыйм. Моннан тыш, минем фикеремчә, ташламалы ипотека турында сүз барганда, 9 процент ставка аз түгел. Ул 5–6 процент булырга тиеш, – диде Айгөл Җәләева.

Шулай да, белгечләр фикеренчә, әлеге программада катнашырга теләк белдерүчеләр күп булачак. «ДОМ. РФ» һәм Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган тикшеренү нәтиҗәләре нәкъ шуны күрсәткән. Баксаң, ипотека алып, үз йортларын салырга җыенучыларның 31 проценты бу эшкә профессиональ төзүчеләрне җәлеп итмичә, үз көчләре белән генә башкарып чыгарга ниятли. Моннан тыш, узган ел Россиядә төзелгән йортларның яртысыннан күбрәге халыкның үз көче белән сафка баскан. Соңгы тапкыр мондый күренеш узган гасырның кырыгынчы елларында булган. Быелның алты аенда төзелгән йортларның 62 процентын да кешеләр үзләре салып чыккан. Сораштыру нәтиҗәләре шулай ук россиялеләрнең 73 процентының үз йортлары белән яшәргә теләвен күрсәткән.

– Бу яктан караганда яңа чаралар ипотека алырга зуррак мөмкинлекләр бирәчәк, – дип саный «Дом.РФ»ның идарәче директоры Светлана Некрасова. – Әлеге ташламалы ипотека ярдәмендә Россиядә якынча тагын 1 млн кв. метр торак сафка басар дип уйлыйбыз.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү