Фермер Фәнис Әхмәтханов: Мин – җир кешесе

Бүген авылның киләчәге турында кем иренми – шул сөйли. Авылда яшьләр калмавына бик борчылалар.

Күптән түгел Арчага кайтып, хакимият башлыгы Илшат Нуриев янына кереп, үзем дә шул турыда сүз кузгаткан идем. Миңа җавап итеп бер кызык сөйләде ул. Туган авылы – Апазга кайткач өлкән яшьтәге бер абзый белән авылның киләчәге турында сөйләшә башлаганнар болар. Теге абзый: «Илшат энем, бер дә борчылма, безнең Арча гомер-гомергә укымышлы булган. Кеше укымышлы булган саен югарырак үрмәли бит инде ул, аның шәһәргә китеп, тагын да укымышлы буласы килә», – дигән. Район башлыгы моны көлә-көлә сөйләде. Ә аннан соң: «Авылдан яшьләр китә, дип мин дә зарланып утырсам, ничек була инде ул? Җитәкче кеше зарланырга түгел, килеп туган һәр мәсьәләне чишү юлларын эзләргә тиеш», – диде.

Бүген Арчада 17 агрофирма, 67 крестьян-фермер хуҗалыгы, 12 меңгә якын шәхси ярдәмче хуҗалык бар. Район җыелган ашлык күләме буенча республикада беренче урында бара. Дөрес, бу чәчүлек мәйданының зур булуы белән дә бәйле. Әмма гектарыннан чыккан уңыш белән исәпләсәң дә, районның 10–12 нче урыннардан түбән төшкәне юк. Сөт җитештерү буенча – 7 нче урында. Кыскасы, Арча авыл хуҗалыгы продукциясе белән үзен тулысынча тәэмин итүче, артыгын сатарга да хәленнән килгән район. Тик менә «әлеге дә баягы, Сәрби әби таягы» дигәндәй, Илшат Габделфәрт улының барыннан да канәгать булып тыныч кына йөргәнен күргәнем юк. Аңа һәрвакыт нидер җитми. Мин килер алдыннан гына Кукмарадан мәртәбәле киңәшмәдән кайткан булган. «Кукмара халкы җиргә якынрак кебек. Әле менә 24 баш сыерга кечкенә генә фермалар төзеп, шуны терлек карау хәленнән килгән гаиләләргә бирә башлаганнар. Безгә дә тотынасы булыр», – ди. Мин: «Бер ваклау, бер эреләндерү белән шөгыльләнүдән файда булыр микән?» – дип, бик белдекле кыяфәт белән сүз кыстырган булам. Ә ул: «Читтән карап утырудан да файда юк, иртәгә үк егетләрне җыеп киңәшмә үткәрәм әле», – ди. Үзе сәгатенә караштыргалый. Миңа бераз уңайсыз булып китте, чөнки Арчага җыенуымны әйткәч: «Мине күрәсе итсәң, иртәнге җидегә кил, ярты сәгать – кырык минут вакыт табарбыз», – дигән иде. Мин исә бераз иркенәеп киттем, ахрысы. «Ярый, кузгалдым алайса…» – дип урынымнан тора башладым. Ә ул: «Вакытың булса, районны урап кайт!» – дип озатып калды.

«Районны урап кайтуда» минем юлдаш, гадәттә, район газетасында эшләүче Ильяс Фәттахов бит инде. «Глава»дан чыккач та аңа шалтыраттым, ә ул, киләсемне белгәнгә, мине редакциядә көтеп утыра икән инде. «Кая барабыз?» – диюгә, шундук: «Корайванга, әлбәттә», – дип, анда Фәнис атлы бик уңган егет яшәвен, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчеләре арасында быел республикада җиңүче дип танылуын, Кукмарада узган киңәшмәдә диплом һәм 100 мең сум премия белән бүләкләнүен бер тында сөйләп тә бетерде.

Без килгәндә Фәнис Әхмәтханов тракторы белән тирес эттереп маташа иде. Кабинадан сикереп төште дә, ике куллап күрешеп, өйгә чәйгә чакырды. Чәй эчертү – татарның гасырлардан килгән матур гадәте. Җирдә эшләү, җирне ярату да мәңге бетмәс асыл сыйфатларыбызның берсе булыр кебек. Һәрхәлдә, үзем моңа ышанам.

Хакимият башлыгы Илшат Нуриев та заманында бүгенге Арча җирендә төрле халыклар яшәгәнен, тора-бара аларның җиңел тормыш эзләп кайсы кая таралып бетүен, бүген исә районда, нигездә, татарлар яшәвен сөйләгән иде. Ерак тарихка кагылганын,  галимнәр әйтүенчә, дип сөйләде ул. Әмма, тегеләй борсаң да, болай итсәң дә, татарның җир кешесе булуы хак инде ул.

Әлбәттә, авыл тормышы оҗмах түгел. Фәнис әйтмешли, һәркемнең иртәнге дүрттән торып эшкә тотынасы килми һәм авылда эш кичке җиделәргә-сигезләргә хәтле тукталмый. Шуның өстенә авыл кешесенә ал да юк, ял да юк, бәйрәм көннәре дә юк. Кунып кайтырга берәр җиргә кунакка да чыгып китә алмыйсың. Шуңа күрә бүген дә авыл шактый кеше өчен сагынып кайту, җырларга салып моңлану өчен кирәк ул. Ә менә Фәнис калган. Хәер, калган, дип әйтү бик үк дөрес тә түгел. «Минем киткәнем дә юк, пропискам бер генә – Корайван. Мин – җир кешесе, әти шулай тәрбияләгән», – ди. Бишенче класстан көтү көтә башлаганын да өстәп куя.

Балачакта көтү көтмәгән авыл баласы сирәк инде ул. Көтүче җитмәгәндә чират буенча авыл көтүе көтәргә дә туры килә иде. Әмма, партия чакыруларына җавап итеп, «класс белән авылда калу» дигәннәре булмады. Бүгенге авылга ул хәтле кеше кирәк тә түгелдер, бәлки. Бүгенге бер куәтле техника элекке унны алыштыра, йөзләгән сыерны бер кеше сава. Әмма Апаз авылы карты телгә алган акыллы кешеләр бүген авылга да кирәк. Кеше хезмәтен робот алыштыру заманына таба да барабыз бит әле.

Фәнис 60 баш терлек асрый, шуның 25е – савым сыерлары. Аларны Фәниснең хатыны Гүзәл сава. Балалары да кул астына керә башлаган. Өч егет үстерә Әхмәтхановлар. Олысы Сәйдәшкә 18 яшь, Тәтештә, колледжда, Фәнис әйтмешли, «МЧС»лыкка укый. Фәнис: «Уртанчысы – Кәрим җиденче класста», – дигән иде. Гүзәле: «Алтынчы класста», – дип төзәтеп куйды. «Менә балалар ишле булгач, ничә яшьтә икәннәрен дә белеп бетереп булмый», – дигән булам. Өченче уллары Инсаф беренче классны гына тәмамлый. Фәнис аны авылда калдырып булмасмы дип хыяллана. Татарда  төпчек малайны әти нигезендә, авылда калдыру турында язылмаган закон бар. Бәлки, шул закон эшләп куймасмы тагын.

Тормышларыннан канәгать булуы Гүзәлнең йөзенә чыккан. «Шөкер, бөтен нәрсә бар, дөньялар тыныч булсын да шулай матур гына яшәргә язсын!» – дип кенә тора. Өйләре менә дигән, шәһәр фатирлары бер кырыйда торсын. Ванна бүлмәсе, бәдрәф өйдә, мунчага да өйдән генә кереп китәсе.

Фәнис, ир кеше буларак, бик егылып төшми инде, тормышыннан канәгать булса да, артык мактанмый. Аның җитәкчелеккә үпкә-дәгъвасы да бар әле: авыл кешесенә пенсия яше башкача булырга тиеш дип саный. «Авыл кешесе утыз ел эшләдеме – аңа пенсия бирергә кирәк. Ирләр 65 яшькә хәтле эшли аламы, хатын-кыз 60 яшькә хәтле сыер сава аламы? Юк! Җегәреннән килгәне эшләр дә үзе, әмма пенсиясе дә барса, яхшы булыр иде. Авыл өчен аерым законнар кирәк», – ди Фәнис. Моның ише тәкъдимне ишеткәнем юк иде әле. Пенсия мәсьәләсен хәл итү Татарстан җитәкчелегеннән генә тормый шул. Без инде күптән федераль законнар буенча яшибез. Хәтта моннан берничә ел элек Корайван авылының «Кер-хайван» дигән ямьсез исемен бүгенгесенә алыштырырга да Мәскәү рөхсәте кирәк булды.

Гаилә фермасы оештырып маташкан берәү миңа: «Исәпләп-исәпләп карадым да, керемнәр чыгымнарны капларга гына җитә, табыш ваабше юк», – дип зарланган иде. Моны Фәнискә дә әйттем. Ул: «Димәк, әлеге егет җирдә эшләүнең рәтен белми. Җир бит ул – зур байлык, тарихка күз сал, бөтен дәүләтләр җир өчен сугышкан. Җир һәркемгә кирәк, әмма һәркем җиргә кирәк була алмый», – дип куйды. Гади генә итеп әйтелгән бу сүзләрдә авыл хезмәтенең асылы ята иде. Син җирне яратмасаң, җир дә сине яратмый.

Фәнис Әхмәтхановның 350 гектар җире бар. Терлек азыгы өчен печән, бөртеклеләр чәчә ул анда. Көн саен 400 литр сөт сата. «Кая куйыйм?» – дип аптырап йөрисе юк, Арча сөт комбинатына илтәсе дә тапшырасы. Иң мөһиме, кулай, тотрыклы бәяләр булсын. Бездә, гадәттә, әнә шул тотрыклылык җитми. Бер чиктән икенче чиккә ташланып яшәү хас безгә. Бүген сөтнең литрын 31 сумга алалар. Шуны 400 литрга тапкырласаң, айлык кредитны, ягъни 130 мең сумны 10 көн эчендә каплап була. Фәниснең әле 35 баш сугымлык малы да бар. Айга бер үгез суя, үзеннән артып калган итне сата. Әле кош-корт та асрый. Аларның өстәлендә, үзе әйтмешли, бар ризык үзләренеке, «натуральный». Үз итеннән бер авылда колбаса да ясата. Кабып карадык та, вәт, ичмасам, чын колбаса, дип куйдык.

Фәниснең күңелендә дөге бөртеге хәтле дә өметсезлек юк. Авыллар бетү, кечерәю турында сүз чыккач та: «Авылдан китәсе кеше элек тә киткән, хәзер дә китә. Каласы кеше элек тә калган, хәзер дә кала», – дип кенә куйды. Ә авыл хуҗалыгының бүгенге хәленнән канәгать Фәнис. Үз сүзләре белән әйтсәк, «Авыл хуҗалыгы хәзер барыбер әйбәт бара». «Кая барып чыгар бит!» – дип киресен сукалыйсы килеп киткән иде дә, дәшмәдем. Бары тик: «Фәнисләр булганда авыл яшәр», – дип кенә уйлап куйдым.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү