Нинди дарулар чәч коелуга сәбәпче булуын әйткәннәр

Антибиотиклар һәм кан басымын төшерү өчен кулланыла торган дарулар чәч коелуга китерә. Бу хакта табиб, телевидение тапшыруларын алып баручы Александр Мясников “Россия 1” телеканалында “О самом главном” программасы эфиры аша белдергән.

Доктор Мясников искә төшереп үткәнчә, сәламәт кешенең һәр көн саен 150гә кадәр чәч бөртеге коелу норма булып санала. Чәч алышынуның табигый процессы бу. Әгәр дә инде моннан күбрәк коелса, сәбәпләре турында уйланырга җирлек бар.

Калкансыман биздәге көйсезлекләр, витаминнар һәм файдалы матдәләр җитмәү башның такыраю сәбәбенә әйләнергә мөмкин. Шулай ук ашказаны авыртудан, югары кан басымын төшерүдән кулланыла торган препаратлар һәм антибиотиклар да шуңа китерә.

Моннан тыш, доктор билгеләп үткәнчә, стресстан, грипп һәм башка йогышлы авырулардан соң да чәчләрнең сирәкләнеп калу куркынычы бар.


Фикер өстәү