Бер хатын инвалид баласының үлемен яшереп, елдан артык аның пенсиясен алып яшәгән

Алтай Республикасының Шебалы районында яшәүче бер хатын вафат булган инвалид улының елдан артык пенсиясен һәм социаль түләүләрен алган. Бу хакта төбәк прокуратурасы сайтында хәбәр ителә.

Ведомство мәгълүматларына караганда, инвалид бала вафатыннан соң, хатын бу фактны Россия Пенсия фондыннан яшергән һәм аңа билгеләнгән ташламалардан законсыз файдалануын дәвам иткән.

Караклык очрагы буенча Шебалы районы прокуроры Эчке эшләр министрлыгына Россия Җинаять кодексының 159.2 маддәсенең 1 һәм 3 өлешләре буенча ике эш кузгату өчен материаллар җибәргән.


Фикер өстәү