Казанның Горький шоссесында заманча базар төзеләчәк

Быел көзен Казанда азык-төлек һәм кием-салым базарынннан, кафедан торган ретейл-парк ачу күздә тотыла. Ул Горький шоссесында, “Мегастрой” гипермаркеты янәшәсендә төзелеп килә. Ретейл-паркны “Агава” төзи. Генераль подрядчысы – гипермаркетның беренче чиратын төзегән “Апекс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Заманча базарны “Агава” президенты, “Мегастрой” хуҗасы Владимир Малыгин төзетә. Проектка 1 миллиард сум чамасы акча җәлеп ителәчәк.

Яңа ретейл-паркның мәйданы 16 мең кв.м. тәшкил итә. Биредә 168 эшмәкәргә урын әзерләнелә.


Фикер өстәү