Җилдән узып очмаска: электр самокатын йөрткәндә тизлек кенә түгел, игътибар да мөһим

Бәрдергән дә, бәрелгән дә. Электр самокатын иярләп йөрүчеләрнең юл-транспорт һәлакәтенә очраулары хакында еш ишетергә туры килә. Җәрәхәт алу – бер хәл. Иң аянычлысы: бер карашка куркынычсыз тоелган транспорт чарасының үлемгә китергән очраклары да юк түгел. Тизлек яратканнарның гомере шулай ук бик тиз өзелергә мөмкин. Бигрәк тә – балаларның.

Баш бәласе

Көннәр җылытып, самокатлар сезоны ачылуга, Республика клиник хастаханәсенә 49 бала мөрәҗәгать иткән. Өч бала электр самокатыннан егылып, җәрәхәтләнү алган.

– Соңгы елларда велосипед, самокат, электр самокатлары бик киң таралды. Узган җәйдә Республика клиник балалар хастаханәсенә кичектергесез ярдәм сорап, 10 меңнән артык кеше мөрәҗәгать итте. Шуларның 1900е хастаханәгә салынды. Быел исә 38 балага стационар дәвалану кирәк булды, – ди хастаханәнең травматология бүлеге мөдире Руслан Хәсәнов.

Табибларның да, ЮХИДИ хезмәткәрләренең дә баш бәласенә әверелгән электр самокатларында саксыз кылану аяныч нәтиҗәләргә китерүен яшерми белгеч. Җәрәхәтләрнең дә бик тиз төзәлә торганнардан түгеллеген искәртә.

– Терсәк буыны, баш мие җәрәхәтләнү – төп имгәнүләр әнә шулар. Шлем, терсәкне саклый торган махсус җайланма (подлокотник) булмавы җитди җәрәхәтләргә китерә, – дип аңлата Руслан Хәсәнов.

Ә сөякне яңадан җыю – катлаулы эш. Бала организмы әле үсә, ахыргача формалашмаган, шуңа аеруча сак булырга кирәк.

– Сөякләрне яңадан, дөрес итеп җыйган очракта да, җәрәхәттән соң буыннар үз функцияләренең 10 процентын үтәмәячәк. Ата-аналарга менә шуны да аңлатырга туры килә, – ди белгеч. Тернәкләнү якынча 6–8 атнага сузылырга мөмкин. Кайбер очракта балаларга ярты еллап махсус аппарат киеп йөрергә туры килә икән әле.

Тизлеккә кызыгып

Җайлы, рәхәт, тиз. Артык көч тә, акыл да кирәкми… дисәк тә, электр самокатын куллану үзең һәм җәяүлеләр хакында уйлаудан, җаваплылыктан азат итми әле. Соңгы арада аварияләр өлешенә замана транспортлары да өстәлде бит. Быел инде сигез шундый һәлакәт очрагы теркәлгән. 10 һәм 13 яшьлек ике бала төрле дәрәҗәдә имгәнүләр алган. Җылы көннәр башланды гына, алда ни булыр?!

Аварияләр ни сәбәпле килеп чыга соң? Татарстан ЮХИДИ идарәсенең техник күзәтчелек һәм теркәү-имтихан эшләре буенча бүлек башлыгы Дамир Бикмөхәммәтов әйтүенчә, самокатка атланган кешеләр үзләре үк юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозарга хирыс. Тыз-быз килеп торган ишегалларына, машиналар йөреп торган җиргә чыгалар, таләпләрне санга сукмыйлар.

ЮХИДИ идарәсе вәкиле искәрткәнчә, электр самокатында йөргәндә тизлеккә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Юлга чыгар алдыннан светофорга карарга, ашыкмаска, яшел ут янганын көтәргә. Шулай ук тәнне җәрәхәтләрдән саклый торган махсус экипировка турында да онытмаска.

Җәяүлеләрдән күбрәк, велосипедтан хәтәр

Күпләр электр самокатларына атланганнарның йөрешеннән генә түгел, үз-үзләрен тотышыннан да зарлана. Әйтик, күпчелеге юл алар өчен генә түшәлгән кебек кылана. Ә бит җилдәй куып килгән самокатчыны җәяүле күреп, читкә китеп өлгермәскә дә мөмкин. Монда инде бәрелешми хәл юк.

Мондый күренешләр түрәләрнең күңеленә дә хуш килми икән. Күптән түгел «Бердәм Россия» партиясе депутаты Наталия Астахова электр самокатын иярләүчеләрдән зарланган иде. Әле чак кына бәрдерми калганнары да бар икән.

– Яшьләр самокатны ала да, тротуар буенча йөри. Әле җәяүлеләргә кычкырталар да, янәсе, тротуардан китегез. Велосипедчылар да, хәзер инде самокатта йөрүчеләр дә төшенчәләрне бутады булса кирәк. Тротуарлар алар өчен ясалган, ахры, дигән хис туа, – дигән иде депутат бер чыгышында. – Тротуар буенча йөргәндә өч-дүрт тапкыр шулар белән очрашам, чак кына аяктан екмыйлар. Әле ризасызлык та белдерәләр. Тротуарлар – җәяүлеләр өчен. Моны чикләргә кирәк.

Асылда, чикләү күбрәк ризасызлык тудырачак. Бәлки, җәяүлеләргә дә, «тимер ат»тагыларга да хөрмәт культурасын булдырырга һәм бу юнәлештә эш алып бару кирәктер иң элек?

Истә тот!

Билгеле булганча, электр самокатында хәрәкәтләнү тизлеге сәгатенә 20 чакрымнан артмаска тиеш. Моннан тыш башкала урамнарында өстәмә чикләүләр бар: Казан урамнарының 45 участогында хәрәкәт тизлеген сәгатенә 15 чакрымга кадәр чикләделәр. Тротуарларның 440 участогында ул сәгатенә 10 чакрым. Автомобиль юлы саналган 39 участокта самокат белән хәрәкәт итү гомумән тыела. Юл аркылы чыкканда, самокаттан төшәргә туры килер.

Юл йөрү кагыйдәләре буенча, электр самокатында хәрәкәтләнүчеләрдә яктылык кайтаручы элементлар булырга тиеш. Самокатта 16 яшькә кадәрге балалар, шулай ук исерек хәлдә һәм наркотик кулланган затлар йөрергә тиеш түгел. Шулай ук бер транспорт чарасына ике кеше утыру да тыела.

Уңай яклары

– Җәмәгать транспортында йөрергә яратмаган кешеләр өчен җәһәт транспорт чарасы.

– Прокатка алып тору бәясе кулай.

– Экологиягә зыян китерми.

– Башка транспорт чаралары йөрмәгән урыннарга да керә ала.

Тискәре яклары

– Тәгәрмәчләренә игътибарлы булырга кирәк. Чокыр-чакырлы, ташлы урыннарны бу транспорт чарасы бик сөйми.

– Аккумуляторы мәңгелек түгел. Ягулык якмаса да, электр самокаты да «ашарга» сорый.

– Яңгырлы һава торышында кулланмаска киңәш ителә.

– Электр самокатына атланган кешене күрү кыенрак. Алар велосипедчылар кебек үк ерактан ук шәйләнми.

Сан

Казанда көн саен 3 меңләп кеше электр самокатын арендага алып тора.

Былтыр арендага алып тору кагыйдәләрен бозган өчен 20 меңләп самокат иярләүчене штрафка тартканнар иде.

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү