Йортларны төзекләндерү тарифларын торак милекчеләре рөхсәтеннән башка гына арттыра башлаячаклар

Россиянең Сәүдә-сәнәгать палатасы йортларны төзекләндерү тарифларын яңача үзгәртергә тәкъдим иткән. Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ведомствоның тәкъдимен ишетеп, аны карарга вәгъдә биргән. Бу хакта “Известия” яза.

Идарәче компания белән килешүгә шундый пункт кертелгән очракта, түләүне үзгәртү мәсьәләсен милекчеләр белән килештерергә кирәк булмаячак, дип билгеләп үтелгән хәбәрдә.

Әмма белгечләр бу тәкъдимнән әлләни канәгать түгел. Алар фикеренчә, мондый норма идарәче компанияләрнең милекчеләрне төрлечә алдавына китерергә мөмкин.


Фикер өстәү