Хәбир Ибраһим: «Иҗат итү өчен берникадәр газап чигәргә кирәк»

Бүген татар  драматургиясе ни хәлдә? Камал, Тинчурин театрлары заманча әсәрләргә теләп алынамы? Яшь иҗатчыларга мөнәсәбәт нинди? Шагыйрь, язучы һәм драматург Хәбир Ибраһим белән әнә шулар хакында сөйләштек.
– Бүген иҗат кешесен танысыннар, күрсеннәр, әсәрләрен укысыннар өчен иҗат итү генә җитми. Килешәсезме?
– Анысы шулай, тик иҗат итүче кеше моның турында уйламый. Башың иеп, миңа игътибарыгызны арттырыгыз, мине күрегез, дип ялварып йөрсәң, берни дә килеп чыкмаячак. Иҗат итү ул – бер нәрсә, ә менә аны тормышка ашыру шактый авыр.

Әрсезлегең булмаса, талант белән генә еракка китеп булмый. Әрсезлек һәм тырышлык кирәк. Кайсыдыр дәрәҗәдә оятсызлык та кирәк. Ансыз булмый. Хәзер бит заманасы шундый.
– Иҗат белән генә тормышны алып барып буламы соң?
– Әлбәттә, иҗат белән генә тормышны алып барып булмый. Бәлки, кайсыбер драматурглар алып та бара торгандыр. Күпмедер дәрәҗәдә мин дә алып бардым. Иҗат ул – минем һөнәрем. Акча китергәч, «миңа шушыны язган өчен түлиләр икән» дип сәерсенеп тә куям инде (көлә).
– Пандемия иҗат кешесенә зур сынау булды. Әйтик, драматургларның әсәрләре куелмады, димәк, акча түләнмәде. Бу иҗат кешесенең якланмавын тагын бер кат дәлилләде. Сезнеңчә, менә шундый хәлләрдә нинди яклау механизмы уйлап табып була?
– Бер караганда, дәүләт безне якламый дип әйтеп булмый. Беренчедән, ул безнең әсәрләрне сатып ала. Икенчедән, үзебезнең китап нәшриятыбыз бар. Башка илләрдә бушлай китап чыгару дигән әйбер бөтенләй юк бит. Әле менә «Ышанма күз яшьләренә» дигән китабым чыгарга тора. Үзем җитәкләгән ТАИС оешмасы да авторларны яклый. Авторларга композиторлар да, рәссамнар да, сценографистлар да керә. Аларның әсәрләре театрларда куела, без шуларны контрольдә тотабыз һәм аларга акча күчерәбез. Бу да яклау бит инде.
– Плагиат мәсьәләсендә ярдәм итә аласызмы?
– Плагиат мәсьәләсе буенча әле моңарчы сораулар булмады. Аны ачыкларга бик авыр бит. Ияреп язу дигән әйбер бар. Плагиат бит ул – күчереп язып, кеше әйберен урлау дигән сүз. Ул бик сирәк була. Ияреп язу кабул ителә. Мин «Унөч урындык, яки Шаян Шамский маҗаралары» дигән романымны «Двенадцать стульев» әсәренә нигезләнеп яздым. Ул – шушы романга пародия, плагиат түгел. Романны, повестьны урлап булмый бит инде аны. Идея урлау плагиатка керми.

– Әсәрләрегез кайда куела? Ни өчен Камал, Тинчурин театрларында әсәрләрегез юк?
– Минем әсәрләремне халык театрлары куя. «Ялгыз каен күзе»н туксан халык театры куйды. Тинчурин театры ике әсәремне сәхнәләштерде. Ә менә Камал театры берне дә куймады. Бу сорауны миңа бик күп бирделәр инде. Режиссерлар белән уртак тел таба алмыйбыз, димәк. Фәрит Бикчәнтәевтән: «Мине кайчан куясың?» – дип сорагач, «Синең вакытың җитмәгән әле», – дип җавап биргән иде. Ярар, мин әйтәм, әти 93тә генә үлде, әле вакытым бар. Мин беркайчан да ялынып йөрмим. Әзрәк горурлыгым бар бит инде.

Туфан абый кебек драматург булырмы киләчәктә?

– Булыр, нишләп булмасын?! Туфан абыйның көче нәрсәдә иде? Беренчедән, ул тормышны яхшы белде. Күбесенчә авылда яши, шунда иде. Хәзер бит язучылар авылга да кайтмый, кеше белән аралашмый. Туфан абый һәр күргәнен язып барды. Аның геройлары да аерылып тора. Аларның һәрберсенең үзенең холкы, үз теле, үз фикере. Икенчедән, Туфан абый тормыштан алып язды. Шуңа күрә аның әсәрләре хәзерге көндә дә актуаль. Алар беркайчан да картаймаячак. Туфан Миңнуллин – бөек драматург. Моны инкарь итеп булмый. Без аңардан күп нәрсәгә өйрәнергә тиешбез.

Үзегезне «Мин – шәп драматург» дип әйтә аласызмы?

– Мин драматург кына түгел бит әле, мин – шагыйрь дә, прозаик та, публицист та, тәрҗемәче дә. Бәлкем бик тыйнак та булмас, әйтәм инде: бүген Хәбир Ибраһим театры ачсалар һәм анда фәкать минем әсәрләремне генә куйсалар, ул театр бер ун ел рәхәтләнеп яшәячәк. Халык йөриячәк. Чөнки мин халык өчен язам. Мин беркайчан да Мәскәү авторларының әсәрләрен алып, кәләпүш кидереп язмыйм, үземнекен язам.

Шигырьне яисә проза әсәрен аны бит яздың да аттың, ә пьесаны халык махсус карарга килә, акчасын түли. Ул синең әсәреңнән канәгать калырга тиеш. Мелодрама икән – елап, чистарынып, пакьләнеп, комедия икән – рәхәтләнеп көлеп, күңел ачып, «эх, тагын бер киләсе иде бит» дип чыгарга тиеш. Менә шул вакытта гына драматург шәп һәм бәхетле була.
– Бүгенге драматургия белән танышып барасызмы? Яшь иҗатчыларга ничек карыйсыз?  
– Яшь иҗатчылар булу бик сөендерә. Безнең дәвам бар дигән сүз бу. Поэзиядә Рүзәл Мөхәммәтшин, Лилия Гыйбадуллина, Булат Ибраһим кебек көчле шагыйрьләр бар. Драматурглар арасында Илгиз Зәйниевкә тиңләрлек яшьләрне күрмим әле. Мин үзем әдәбиятка соңлап, утыз яшьләр тирәсендә генә килдем. Ул вакытта бездә әрсезлек дигән әйбер юк иде. Бүгенге яшьләр шактый әрсез. Алар яшендә без премия, ниндидер исемнәр турында бөтенләй уйламадык, хәтта белмәдек тә. Ә бүген бер китап чыгаралар да исем артыннан чабып йөриләр. Менә монысы көендерә. Әле иҗатың белән халыкка танылмыйча, үзеңнең рухыңны канәгатьләндерерлек әсәрләр язмыйча, премия артыннан чабып йөрү дөрес әйбер түгел. Мин беренче премияне иллене узгач кына алдым. Язарга кирәк башта. Тема юк, диләр. Аларның бит әле тормыш тәҗрибәләре юк. Иҗат итү өчен яшәргә, ниндидер газап чигәргә, каядыр ялгышырга, хәтта абынырга кирәк. Кирәк өчен генә язган әсәр ул ышандырмый, ихлас булмый. Күңелеңнән нәрсә чыга, шуны язарга кирәк. Шул вакытта гына ул халыкка барып җитә.

Театрда яңа юнәлешләр популярлык җыя. Алар турында нәрсә әйтә аласыз?

– Хәзер театрлар лаборатор спектакль дигән әйбер белән мавыга башлады. Дөресен генә әйткәндә, ул спектакльләрне халык карамый, аңламый да. Мин моны театр җитәкчеләренә дә әйттем. Театрда иң беренче чиратта традицион әсәрләр куелырга тиеш. Бу лаборатор спектакльләр икенчел булырга тиеш. Халыкны биздерергә ярамый. Моңа безнең хакыбыз да юк. Бөтен репертуарны лаборатор спектакльләргә төшереп калдыру – кабахәтлек. Милләтне үстерү турында сөйләшәбез икән, без иң башта тамашачы турында уйларга тиеш.

– Бүгенге вазгыять, хәзерге хәлләр турында язасызмы?
– Сиксәненче елларда коммунизмны, коммунистлар партиясен мактап күп яздылар. Туксанынчы елларда, партия җитәкчелек итүдән туктагач, шул язучылар милләт турында яза башладылар. «Кызыл»дан «яшел»гә әйләнделәр. Мин коммунистлар турында да, милләт турында да язмадым. Минем үземнең темам бар, мин һәрвакыт шуның белән бардым. Милләт өчен газап чикмичә, ничек милләт турында язарга була? Безнең милләтнең рухи кыйммәтләре турында әле генә яза башладым. Күбрәк авылым, мәктәп турында язасы килә.

Блиц-сораштыру

Соңгы укыган китабыгыз?

– Галимҗан Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми» әсәрен кабат укыдым.

Мөмкинлек булса, тормышыгызда нәрсәне үзгәртер идегез?

– Хәзер монда үзгәртерлек нәрсә калмады инде. Дөньям түгәрәк.

Сезне иң борчыган мәсьәлә?

– Үзем пенсионер булгач, мине пенсионерларның язмышы борчый. Алар эшләп йөрергә мәҗбүр, ә пенсияләре аз, арттырмыйлар. Икенчесе – фатир мәсьәләсе. Хәзер фатир алу бик авыр. Бу аеруча яшьләр өчен проблема.

Иң бәхетле көнегез?

– Гашыйк булган көнем.

Кешедә ачуыгызны чыгара торган сыйфат?

– Битарафлык. Әгәр мин ниндидер бер уй, идеягә бирелеп, нәрсәдер эшли башлыйм икән, минем яндагы кешенең битарафлыгын күрсәм, моны бик авыр кичерәм. Янып яшәргә кирәк.

                                                                          Әңгәмәдәш – Ләйсән Сафина


Фикер өстәү