Ак тартмалар икътисады, яки Сәнәгать ипотекасыннан ниләр көтәргә?

Бу юлларның авторын тормышның гел караңгы якларын яктыртуда гаепләргә теләүчеләр бар. Фанфаралар кагарга була ул, әлбәттә. Тик «бал, бал» дип күпме генә кабатласак та, авызда бал тәме барлыкка килми.

Аннан соң автор язмаларына нигез итеп һәрвакытта да федераль хөкүмәт газетасы «Российская газета» материалларын алырга тырыша. Болай эшләү ышанычлырак, бердән, «фейк» мәгълүмат дип табылырлык нәрсәләрдән азат итә. Рәсми фикер рәсми фикер инде ул, кайвакыт ялгыш булып чыкса да, аның өчен берәүне дә гаепләмиләр. Икенчедән, федералларда мәгълүмат мулрак, чөнки алар төп һәм беренче чыганаклар белән эш итә. Өченчедән, вазгыять катлаулы һәм аны бизәп күрсәтергә тырышу тагын да катлауланугарак китерә. Мәскәү дә объектив рәвештә авырлыкларны таный. Әйтик, менә Владимир Путин иң соңгы чыгышларының берсендә: «Күп кенә тармаклар, аерым алганда, кара металлургия кыска сроклы перспективада җитештерүнең сизелерлек кимү хәвефе турында сигнал бирәләр», – дип игълан иткән икән, без ул объектив чынбарлыктан качарга тиешмени?

«Российская газета» үзенең бу атнадагы чәршәмбе санында (автор чәршәмбе көнне әзерли материалын) «Куда исчезли краски с упаковок молока и соков и каких еще ограничений ждать» дигән күләмле язма бирде. Ул менә мондыйрак юллар белән башлана: «Производителям не хватает красок. Такие временные трудности с поставками отдельных ингредиентов российские предприятия по выпуску повседневных товаров еще будут испытывать в течение нескольких месяцев, пока не найдут новых поставщиков. Исключение составляют разве что высокотехнологичные товары. Здесь импортозамещение займет точно не месяц, не полгода и не год». Бик караңгы фараз инде, әйеме? Югары технологияле товарлар белән бәйле кыенлыкларның берничә ел барачагын әйтә. Болар – электроника, автомобильләр, очкычлар… дигән сүз. Безнең тормыш соңгы елларда алар белән шулкадәр тыгыз бәйләнде: гаджетларсыз, автомобильләрсез яшәүне күз алдына да китерә алмыйбыз.

Югарыдагылар, мәскәүлеләр, кул кушырып ятмыйлар, әлбәттә, кыенлыклардан чыгу юлларын актив эзлиләр. Безнең фәкыйрьлек бит акчасызлыктан түгел, акча капчыгы өстендә утырган килеш товар да, технологик җиһазлар да, технологияләр дә сатып алудан мәхрүм калып интегүдән. Соңгы икесен хәзерге ашкын темпларда үсүче технологик җәмгыятьләрдә тиз генә булдыру мөмкин түгел, бикләнеп яшәгән хәлдә бөтенләй дә мөмкин түгел. Изоляциядән чыгу юлларын эзләү – сәясәтчеләр һәм дипломатлар эше, без аларның эшенә кысыла алмыйбыз. Әмма кәгазь тартма буярлык төсле буяулар да таба алмаслык хәлдә калмас өчен, киләчәктә ниләр эшләргә дигән сорауга бергәләп җавап эзләргә була.

Ни өчен шөрепләргә кадәр чит ил икътисадларына бәйле булдык дигән сорауның җавабы бар һәм бик гади. Бердән, табигый ресурслар инәсендә бик каты утырдык. Үзебезнекен җитештерүгә бер дә ихтыяҗ булмады, читтән сатып алу арзангарак төште. Икенчедән, бер Россия генә түгел, технологик яктан алга киткән Япония һәм Кытай да, Көнбатыш дәүләтләре дә шулай яши, соңгы продуктны чит илләрдән алган комплектлаучы детальләрдән җыялар. Аерма шунда гына: алар комплектлаучыларның бер өлешен, бөтен дөнья өчен дип, үзләрендә җитештерәләр. Бүгенге глобаль икътисад ул аркау һәм буй җепләр аралашып беткән тукыманы хәтерләтә. Җепләрнең кайсын гына алсаң да, тукыма тарала да төшә. Безнең икътисадның ни өчен авыр хәлдә калуын аңлыйсыздыр инде шуннан соң.

Икътисади бәйләнешләрнең өзелүе Украина конфликтыннан күптән алда, хәтта Ковид-19га кадәр үк мәйданга чыкты. АКШта президент сайлавында Трампның җиңүе зур җимерелүнең башы булырга тиеш иде. Мин 2016 елда Трамп җиңүгә үк «Трамп революциясе» дигән язма бирдем һәм газетада олигарх-президентның глобаль капитализмга кабер казучы буларак мәйданга килүен игълан иттек. Аннан бераз гына алдарак Бөекбритания Евросоюздан чыга башлагач, «Брексит артында ни ята?» дигән язмада: «Дөнья кайчандыр СССР таркалган, социалистик система җимерелеп төшкән чактагыдан да хәтәррәк чорга кереп бара», – дип белдердек һәм кредитларга нигезләнгән финанс капитализмының җимереләчәген бер дә курыкмыйча игълан иттек. Безнең архивта тагын «Доллар белән бәхилләшү» (Россиядә бүгенге вазгыятьнең туачагын, Көнбатыш – Россия конфликтының котылгысызлыгын 2017 елда фаразлаганбыз), «Кризисны кәгазь язып җиңү» (федераль хөкүмәт планнарының тормышка ашмыйча җимерелеп төшәчәген әйткәнбез берничә ел элек) һәм теманы яктырткан башка күп язмалар бар. Әйтеп карагыз: безнең интуиция ялгыша, сиземләвебез дөрес түгел дип.

Федераль хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин 26 майдагы утырыштан соң берничә мөһим әмер бирде. Бу язмада без шуларның икесенә генә кагылабыз. Беренчесе – Минпромторг, Минфин һәм Минэкономразвития дип аталган өч федераль министрлыкка сәнәгать ипотекасы дип аталган өстенлекле ипотеканың параметрларын эшләп гамәлгә кертеп җибәрү. Җитештерүчеләр девелоперлардан җиңел генә җитештерү мәйданнары сатып ала алсын өчен хезмәт итәргә тиеш бу чара. Икенче төрле әйткәндә, девелоперлар индустриаль парклар төзиләр, ә җитештерүчеләр арзанлы банк кредитына шуларны сатып алалар да кирәкле станокларны урнаштырып, импортны алыштырачак товарларны штамплый башлыйлар.

Икенче чара – Финанс министрлыгы АО «МСП Банк» дигән банкның капиталын бюджеттан акча бүлеп үрчетә. Бу банк эшмәкәрләргә өстенлекле ставка белән кредитлар бирергә тиеш.

Нәрсәдер җитештерү өчен финанслар кирәк һәм хөкүмәт җитештерүчеләргә акча агымын юнәлтеп дөрес эшли, билгеле. Әмма гафу итә күрегез инде: югарыда әйтелгән финанслау ысуллары яхшы нәтиҗәләргә китермәячәк. Аның беренчесен бизнес-омбудсмен Борис Титов ТАСС агентлыгына ясаган белдерүендә тәнкыйтьләп өлгерде инде. Без ниятнең ни өчен уңай нәтиҗәләргә китермәячәген дәлилләргә тырышырбыз. Без – дилетантлар, билгеле, әмма калькулятор белән эш итә беләбез. Аннан, соңгы ике елда автор төзелеш белән мавыга һәм ул кичергән кыенлыкларның төп сәбәпчесе – өстенлекле ипотека. Ипотека булмаса, гомумән йорт төзү күпкә арзангарак чыгар иде. Аннан соң глобаль капитализм кризисының төп сәбәбе – процентлы кредитлар бит инде. Кредит биреп (өстенлекле булса да), икътисадны җанландыру туберкулезны диабет белән дәвалауга охшаган. Күз алдыбызга китерәбез әйдә: сәнәгать предприятиеләре өстенлекле кредит алып девелоперларга күчемсез милеккә заказ бирделәр, ди. Соңгылары нишлиләр? Ихтыяҗ арту сәбәпле, бәяләрне күтәрәләр. Бу котылгысыз. Бәяләр болай да тешли торган югары әле. Тагын бәя өстәгәч, бизнес күрәчәк: сатып алынган мәйданда нәрсәдер җитештерү алтын бәясенә төшәчәк. Әле тагын җиһазлар да кирәк бит, аларын да процентлы кредитка аласы һәм соңыннан процентлар түләп җәфаланасы. Әле тагын бик аз булмаган салымнар да җитәрлек. Шуңа күрә өстенлекле сәнәгать ипотекасына бирелгән акчаның бер өлешен банк депозитларында тапсак та гаҗәпләнмәскә кирәк. Моңарчы күп тапкыр шулай булды.

Вазгыятьтән чыгуның юлы бар. Россия глобаль капитализм белән кендеген өзәргә мәҗбүр булды бит инде. Доллар безнең өчен генә фантикка әйләнде, икътисади бәйләнешләр чылбырыннан безне көчләп өзделәр. Шулай булгач, рибачы банклардан да баш тартырга һәм инвестицион банклар челтәренә күчәргә иде. Банк бу очракта кредит бирми, ә теге яисә бу проектны финанслый, табыш – булса уртак, югалту – булса уртак. Берәү дә процент түләми. Менә бу очракта банкирлар җитештерү мәйданының сыйфатлы һәм арзанлы булуын кайгыртачак та инде. Девелопердан сатып аламы ул аны, үзе төзиме, исәпләп-үлчәп эш итә. Финансчылар да үзкыйммәтнең түбән булуын кайгырта ягъни. Соңгы продуктның сыйфатлы һәм көндәшлеккә сәләтле булуы өчен дә борчылалар. Белгечләр хәзерләү һәм аларга түләү системасы тамырдан үзгәртелеп корыла, чөнки шуннан башка технологик продукт эшләү мөмкин түгел. Мәгариф реформалары менә шулай тормышка ашырыла ул. Депутатларның амбицияләренә нигезләнеп түгел. Партнерлык икътисады дип аталган икътисад мәйданга килә. Ул мәйданга килсә, хөкүмәт импортны алыштыру программалары төзү белән мавыкмый инде, социаль программалар белән генә шөгыльләнә. Бизнесны тикшерүче күпсанлы чиновниклар армиясенең дә кирәге калмый. Россия шундый икътисадның флагманы була алыр идеме? Була алыр иде. Булачакмы? Гафу итегез, юк. Монысы башка тема инде аның.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү