Россиядә кулланучы кредиты алуга ихтыяҗ март аеннан иң югары дәрәҗәгә җиткән. “Хоум кредит” банкы үткәргән сораштыру нәтиҗәләре әнә шундый, дип яза ТАСС.
Кредит оешмасы материалларыннан күренгәнчә, сораштыруда катнашучыларның 12%ы кулланучы кредитын хәзер үк алу теләген белдергән. Чагыштыру өчен: апрель урталарында бу күрсәткеч 8 процент кына булган.
Кулланучы кредитына бигрәк тә 25-34 яшькә кадәргеләр (16%) мохтаҗ. Төбәкләргә килгәндә, Төньяк-Кавказ федераль округында яшәүчеләр арасында (19%) кредит алуга ихтыяҗ аеруча зур.
“Хоум кредит” банкы белгече әйтүенчә, моның сәбәбе төп ставканың кимүенә бәйле. Шуның нәтиҗәсендә кредитлар халык өчен арзангарак төшә.
Сораштыруда 18-55 яшькә кадәрге 450 ир-ат һәм 55 хатын-кыз катнашкан.