Марсель Таһиров: «Сабан туенда чикләү юк, мәйдан һәркемгә җитә»

Сабан туе мәйданына теләгән һәркем чыгып көрәшә алсын! Татарстанның көрәш федерациясе районнарга әнә шундый тәкъдим белән хат юллаган. Федерациянең башкарма директоры Марсель Таһировның батырлар һәм бүләкләр турында фикерен белештек.

– Сабан туе – туганлашу, дуслашу, халыкны берләштерү бәйрәме. Теләгән һәркем бил алышсын,  бәйрәмдә үпкәләшүләр булмасын дип районнарга хат юлладык, – ди Марсель Таһиров. – Батырлар бер Сабан туеннан икенчесенә йөреп, бүләк җыя дисезме? Узган атнада гына дистәгә якын авылда бәйрәм узды. Бу әле мин белгәне генә. Бу ялларда бөтен Татарстанда бәйрәм итәләр. Мәйдан һәркемгә җитә. Шуңа күрә күпме көрәшә алалар, шуның кадәр бил алышсыннар. Бернинди чикләү дә була алмый. Бу хакта, гомумән, сөйләшүнең дә мәгънәсе юк. Әйе, авыл бәйрәмендә шунда яшәгән, тир түккән егетләр батыр кала алмый, чөнки профессионаь спортчы дәрәҗәсендәге көрәшчеләр килеп, барысын да егып сала, бу гадел түгел дигән фикерләр дә ишетелә. Бер яктан караганда, монда күпмедер дәрәҗәдә хаклык та бар. Шуңа күрә кайбер якларда авыл егетләрен һәм кунак булып килгәннәрне аерым көрәштерәләр. Икенче яктан, шөгыльләнәм дигән кешегә шартлар җитәрлек бит хәзер. Әзерләнсеннәр, бил алышсыннар.

Cабан туйларында батырларга бүләкне дә мулдан өләшәләр. Олы бүләк гаделлеккә зыян салмыймы?

– Беләсезме, бүләкләр белән элек тә, хәзер дә кызыксынган юк. Барысы да гадел булсын өчен болай эшләр идем: һәр үлчәү авырлыгында җиңүчеләргә бер үк бүләк бирәсең. Әйтик, 30 мең сум акча. Баш батырның иңенә исә тәкә саласың, – ди Марсель Таһиров. – Ни генә әйтсәләр дә, шөкер, келәмгә чыгып бил алышырлык егетләр күп бездә. Узган атнада Минзәлә районындагы Калморзада Авыл көне узды. Күрше-тирәдәге 6 районнан җыелган 75 егет бил алышты анда. Хәтта җиңелгән малайларның да һәрберсенә 500әр сум акча өләштеләр. Карап торам: бер-берсен этә-төртә келәмгә чыгаралар. Менә бу – үрнәк алырлык вакыйга. Мәйданга чыккан һәр кешенең бүләк аласы килә. Балаларның бигрәк тә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү