Кафе тотучы Минзилә Фахертдинова: «Хәзер туйлар элеккеге кебек кенә узмый шул»

Кукмара районының Вахит авылында гомер итүче Минзилә Фахертдинова яшәү ямен эштә тапкан. Ял итеп утыра алмыйм, ди ул. Якыннары да шакката. Бар нәрсәгә дә өлгерүнең сәбәбе –  тырышлык һәм аз йоклау.

– Эшеңне ярату әллә нинди көчләр бирә икән ул, – ди «Туган як» кафесы җитәкчесе Минзилә ханым. – 2011 елда ике гаилә үз эшебезне башлап җибәргән идек. Дөресрәге, ирем бер туганы белән кафе ачты. 2015 елга кадәр ике ир, ике хатын эшләдек. Аннары абыйлар, кибет ачып, шунда күчте, кафе безгә булды. Иремнең башка юнәлештә эше булгач, кафены миңа калдырды.

Үзенә генә калгач, Минзилә ханым эшкә чума. Авыл җирендә урнашкан кафеда Казаннан кайтып, Киров өлкәсеннән килеп тә бәйрәм уздыралар икән. Саба, Мамадыш, Балтач районнарын әйтеп тә тормыйм. Уңыш сере нидә соң? Ни өчен бу кафеда бер бәйрәм уздырган кешеләр туган-тумачаларын да монда алып килә?

–  Бар эшне тәртипләп тору кирәк. Ягымлы йөзеңне, тәмле сүзеңне кызганмасаң, кеше ярата. Кафедагы ризыкларның тәмле генә түгел, матур итеп киселгән, тезелгән булуы да мөһим минем өчен. Халык зарланмый, бик яраталар, – ди ул. – Баштарак кафега йөрүче булырмы дигән идем. Юкка борчылганмын икән: кешеләр бик теләп йөриләр. Интернеттан карап, үзебезнең залларны матурлыйм. Кешедә булмаган җиһазлар алып кайтабыз. Өстәл япкычларын Дагыстаннан кайтарттым.

Минзилә ханым, клиентлар мине интернет аша таба, ди. Баксаң, ул үзе дә социаль челтәр аша кешегә мул табыннарны, туй күренешләрен, никах, туган көннәрне күрсәтә икән.

– Интернетта күргән идем, дип тә киләләр. Без яшьләргә ярарга тырышабыз. Фотога төшәр өчен матур урын да әзерләп куйдык. Кияү белән кәләш өстәлен аерым иттек. Кафены өч ел саен үзгәртеп, ремонт ясап торабыз, – ди ул.

Яшьләр дигәннән, аларга нинди табын кирәк соң? Минзилә ханым, яшьләрнең төрлесе бар, ди. Кайберләре ашамаска да риза, алар акчаны юк-барга күбрәк тота икән.

– Әти-әниләргә бай табын кирәк. Хәзер туйлар элеккеге кебек кенә узмый шул. Чыгымы күп. Зур итеп мәҗлес үткәрәләр. Яшьләр әти-әниләренең йөзенә кызыллык китермәсен иде. Тормышта төрле хәлләр була, сабыр итәргә, корган ояны туздырмаска кирәк, – ди Минзилә ханым.

Үзе дә 17 яшендә төп йортка килеп булып төшкән ул. Каенанасы белән 22 ел матур итеп яшәгәннәр. Әле дә иренең әнисен сагынып искә ала. Кадерләп тәрбияли алганына да сөенә.

– Иремнең туганнары белән тату яшәдек. Хәзер дә, Аллага шөкер, бик якын йөрешәбез. Үземнең биш туганым да авылда яши. Алты бертуган кыз авылда тормыш корып калдык. Бергә яшәүнең рәхәтлекләрен белсәгез иде! Туганнан да якын кеше юк бит ул, – ди Минзилә ханым.

Ире Мәксүтнең дә бер тик торганы юк икән. Көнозын эштә, ди хатыны. Алар өйгә йокларга гына кайта. Әмма шуңа да карамастан, гаилә җылысын саклый алалар. Үзләреннән балалары, оныклары өзелми. Кунаклар да еш килә. Авылда шәһәрчә яши алар. Тормышның бар ямен күрә беләләр. Бакча артларындагы күлләрендә коенып, мунча керәләр. Бакча уртасында зур самавыр бөтен авыл халкын кунакка дәшеп тора. Кешедән берни кызганмыйлар. Мәксүт абый, оныкларын гына түгел, урамда очраган сабыйларны да туңдырма белән сыйлап кайтара икән. Тапкан малының игелеген күрүнең дә хикмәте – башкаларны сөендерү. Фахертдиновларның да бәхет серенең тагын берсен ачтык. Ярату кирәк. Бер-береңне, туганыңны, күршеңне, туган җиреңне…

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү