Сәясәт белгече Марат Бәширов: «Ел ахырын көтәргә кирәк. Үзгәрешләр булырга мөмкин әле»

Без әле кая барабыз? Дөньяда ниләр бар? Бу сорауларга җавапны сәясәт белгече Марат Бәширов белән эзлибез.

– Марат әфәнде, махсус хәрби операциянең кайчан бетәчәге турында көн саен диярлек яңа фикерләр ишетелә. Бу хакта сез ни уйлыйсыз?

– Операцияне тәмамлау вакытына караганда солдатларыбызның гомере әһәмиятлерәк. Безнең өчен иң мөһиме әнә шундый карарга килү. Шуңа күрә операциянең тәмамлану вакыты турында гомумән ниндидер фаразлар ясау ягында түгел мин. Нинди максатларга ирешәчәкбез? Югалтулар, яраланучылар азрак булсын өчен нинди чаралар күрелә? Әлбәттә, хәрби максатлар да бар. Әмма кешеләрнең гомерен саклап калырга кирәк. Иң мөһиме әнә шул. Ашыгасы җир юк. Вакыт безнең файдага эшли.

– Операция тәмамлансын өчен ике кешенең утырып сөйләшүе кирәк дигән фикер дә еш ишетелә. Ә Россиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров фикеренчә, Зеленский Путин белән исеме өчен генә очрашырга тели. Гомумән, мондый очрашу узарга мөмкинме?

– Берничә көн элек яклар арасында һәлак булган кешеләрнең мәетләрен алмашу булды. Димәк, ниндидер элемтәләр бар. Хәтерләсәгез, Истанбулда узган очрашуда Россия вәкилләре каршы якка үз таләпләрен җиткерде инде. Киев дәшми икән, димәк, бу хакта барыннан да бигрәк Вашингтонда сөйләшергә теләмиләр. Моны шулай дип аңларга мөмкин. Чөнки «Украина кейсы» АКШка, төгәлрәк әйтсәк, Байден әфәнденең Демократия партиясенә  конгрессны контрольдә тоту өчен көрәшкәндә кирәк. Аларда быел 8 ноябрьдә сайлау уза. Әлегә демократларның өстенлеге бар, әмма ул бик тә тотрыксыз. Украина мәйданында җиңелү демократларның тавышын киметергә мөмкин. Барысы да республикачылар партиясенә уңыш юрый. Украинаның җиңелүе ахыр чиктә Байденга карата импичмент игълан ителүнең башы булырга мөмкин. «Украина кейсы»ның асыл мәгънәсе әнә шуннан гыйбарәт.

– Соңгы арада Украина портларында туплаган ашлык турында сүз күп булды. Каршы якта Россияне хәтта дөньяда ачлык китереп чыгарырга тырышуда гаепләүчеләр дә бар…

– Россия Украинага ашлык чыгаруга комачау итми. Киресенчә, моның өчен ниләр эшләргә кирәклеген тәкъдим итә. Украинада сакланучы ашлыкның зур өлеше сатылган инде. Аның өчен алар акчасын да алган. Шуңа күрә җаваплылык та – Киев ягында. Әмма Россия бу хәлне диңгезне, барыннан да бигрәк Одесса тирәсендге яр буе турында сүз бара, минадан чистарту өчен файдаланыр дип куркалар. Шул ук вакытта быел җыеп аласы ашлыкны да каядыр куярга кирәк. Элеваторда сакланучы ашлык инде төяп озатылган булырга тиеш иде. Ә хәзер яңа уңышны урнаштырырга кирәк.

– Инфляция контрольгә алынды, бәяләр артудан туктады, эшсезлек күрсәткече иң түбән дәрәҗәгә төште. Мондый хәбәрләрнең асылы нидән гыйбарәт? Россия икътисады яңа шартларга яраклаша алдымы, әллә бу сүзләрне сәяси белдерү буларак кабул итәргәме?

– Саннардан беркая да качып булмый. Инфляция күтәрелү булды, ә хәзер тукталды. Бәяләр артуны үз кесәбездә тойдык. Шул ук вакытта дәүләт халыкның иң аз якланган катлавына ярдәм итү чараларын эзли. Моның өчен акча да бар. Ә бу бик мөһим. Әмма шунысын да онытырга ярамый: махсус хәрби операция башланга әле 3 айдан аз гына күбрәк вакыт узды. Миңа калса, икътисадка кагылышлы ниндидер нәтиҗәләр ясарга, ничек яшәячәгебезне, бәяләрне, башка күрсәткечләрне фаразларга иртәрәк. Моның өчен ел ахырын көтәргә кирәк. Үзгәрешләр булырга мөмкин әле.

– Бу атнада без Россия көнен билгеләп үтәбез. Быелгы вакыйгалар бәйрәмнең мәгънәсен аңларга этәрәме?

– Үзебез бик төрле булсак та, бер илдә ничек яшибез? Ил тирәсендәге вакыйгалар безгә менә шул мөһим сорауга җавап эзләргә мөмкинлек бирә.

Әңгәмәдәш – Илнар Хөснуллин

 


Фикер өстәү