Очкыч булмаса, поезд бар: илдәге хәлләр, авыру, бәя дә ял итәргә теләүчеләрне туктатмый

Ял дигәндә, аяк идәндә! Бу мәсьәләдә адәм баласын ил-көндәге хәлләр дә, кесә ягының такыр булуы да, чир-мазар да туктатып кала алмый. Россия туроператорлар ассоциациясеннән хәбәр итүләренчә, бүген халык арасында иң популярдан саналган Төркия курортларына билетларны җәй уртасына гына алып була. Кырымга илтүче туры рейсларга билетлар инде җәй азагына да калмаган диярлек.

Казанда яшәүче Валентина Брагина да инде булмый дигәндә генә Кырымга билет эләктереп кала алган. «Казаннан Симферопольгә июньнең егермеләрендә китәрмен дип планлаштырган идем. Әмма поездга билетлар калмаган булып чыкты. Алдагы көнне мин караганда гына 50 билет бар иде. Шаккаттым. Бер тәүлек тынчу автобуста барасы булыр инде дип борчылган идем, кызым 18 июньгә бер билет табып бирде. Исән-сау йөреп кайтырга язсын инде», – ди Валентина ханым.

Илкүләм халык фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) белгечләре уздырган соңгы сораштыру нәтиҗәләренә ышансаң, быел Россия халкының 7 проценты гына җәйге ялын чит илдә уздырырга җыена. Респондентларның 60 проценты исә үзебездә генә ял итәргә планлаштыруын әйткән. Рәсми саннардан аңлашылганча, быел эчке турларга сорау 35 процентка арткан. Краснодар крае, Кырым, Санкт-Петербург, Казан, Төмән һәм Мәскәү шәһәрләрендә ял итәргә теләүчеләр саны аеруча күп, ди белгечләр.

Кырым – араларында иң популяры. Мәскәүдән Кырымга туры рейсларга билетны җәй ахырына кадәр алып бетергәннәр. Кырымның туризм министры Вадим Волченко сүзләренә караганда, сорау зур булу сәбәпле, поездларга өстәмә составлар тага башлаганнар. Моннан тыш монда илтүче диңгез юлы, автобус рейслары санын да арттырганнар. Быел биредә ял итәргә теләүчеләр саны күп булса да, Кырым турларына сорау, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 20–30 процентка кимрәк, ди белгечләр. «Кырым отельләрендә бер көн яшәү уртача 2,5–2,6 мең сумга төшә. Кеше, гадәттә, анда 10–11 көн ял итә. Ике кешегә ун көнлек ял биредә якынча 50 мең сумга төшә», – ди башкаладагы туризм агентлыгы белгече Эльвира Гатауллина.

Билгеле булганча, махсус операция башлану белән Россиянең көньягына һава юллары ябылды. Аерым алганда, бүген  Краснодар, Анапа, Геленджик, Ростов-Дон, Брянск, Воронеж, Белгород, Курск, Липецк, Симферополь һәм Элиста шәһәрләренә һава юлын сайлау мөмкин түгел. Россия туроператорлары ассоциациясе вице-президенты Сергей Ромашкин сүзләренә караганда, бүген күпләр Кырымга поездда яки үз машинасында баруны өстенрәк күрә. Автобус турлары исә алай ук зур кызыксыну уятмый. Күпләр автобуста сәяхәт иткәндә юлның артык озын булуыннан, автобусларның уңайсызлыгыннан зарлана. Халыкны бу транспорт төрендә юл һәлакәтенә очрау куркынычы зуррак булу да куркыта.

Әмма белгечләр июль аенда Кырымга автобуста барырга теләүчеләр саны да артыр дип фаразлый. Казаннан Кырымга автобус турлары бер кешегә 15250 сумнан башлана. Балалар өчен  ике атналык сәяхәт 14770 сумга төшәчәк. Поездны өстенрәк күрүчеләргә плацкарт өчен – 5712, купега 9144 сум акча чыгарып салырга туры киләчәк.

Бүген Сочи отельләрендә буш номерлар юк диярлек. Хәзерге вакытта алар 80 процентка тулы, ди белгечләр. Биредәге популяр ял итү урыннарында да җәй ахырына кадәр буш урыннар юк икән инде. Россиялеләр аларга кыш азагында ук бронь ясап куйган. Белгечләр сентябрь азагына кадәр Сочи курортлары 4,5 миллион кеше кабул итәр дип фаразлый.

– Сочида өч йолдызлы кунакханәдә ике кешегә бер атна ял итү уртача 60 мең сумга төшә. Монда юл чыгымнары белән иртәнге аш кергән. Анапада исә нәкъ шундый ук шартларда ял итү уртача 42 мең сумга төшәчәк», – ди Эльвира Гатауллина. Июль аенда бу хаклар тагын бераз күтәрелергә мөмкин дип фаразлый белгеч.

Бүген россиялеләр арасында популяр булган Төркиягә билетларны да җиңел генә табам димә. Алар җәй уртасына кадәр сатылып беткән. Белгечләр Төркиядә ял итәргә теләүчеләрнең күплеген башка илләргә чыгу мөмкинлеге чикле булу белән аңлата. Төркиядә ике кешегә ун көн ял итү уртача 150 мең сумга төшә. Бу узган елгы хаклар белән чагыштырганда 20 процентка күбрәк.

Россиянең туроператорлар ассоциациясе мәгълүматларына караганда, бүген биредәге курортларга илнең 17 шәһәреннән сигез төрле авиакомпания очкычларында барып җитеп була. Чагыштыру өчен: пандемиягә кадәр бу юнәлештә 18 авиакомпания хезмәт күрсәткән. Июньнең беренче атнасында Төркиягә Россиядән барлыгы 100 меңнән артык турист утырган 452 рейс килгән. Туроператорлар ассоциациясе белгечләре июнь азагына кадәр биредә барлыгы 500 меңнән артык россияле ял итәр дип фаразлый. Бу 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 42 процентка азрак. Белгечләр моны чикләүләр аркасында бик күп кенә һава юллары, рейслар саны чикләнү нәтиҗәсе дип бәяли. Төркия курортларына сорау исә чынлыкта элеккечә үк зур, дип ышандыра алар.

«Күп кенә туроператорлар Төркиягә билетларны июль азагына кадәр үк сатып бетергән. Туристларны бәяләрнең артуы да куркытмый. Бүген алар путевкаларны теләсә-нинди бәядән сатып алырга да әзер. Бүген Төркиягә юллама сораучылар саны тәкъдимгә караганда күп мәртәбә зуррак», – диелә ассоциация хәбәрендә.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү