Татарстан белән Үзбәкстанны нәрсә бәйли?

Аңлашырга бик җиңел, эшләргә юнәлешләр күп. Татарстан белән Үзбәкстан арасын якынайтып, Казанда ике көнлек эшлекле очрашулар узды. Төп чара Казан Ратушасында Татарстан Президенты катнашында үтте.

Аңа кадәр Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Үзбәкстан Закон чыгару палатасы Олы Мәҗлесенең  Россия Дәүләт Думасы белән хезмәттәшлек буенча җитәкчесе, Инновацион үсеш, мәгълүмати сәясәт һәм мәгълүмат технологияләре мәсьәләләре комитеты рәисе Илхом Абдуллаев җитәкчелегендә Татарстанга килгән Үзбәкстан парламенты депутатлары белән очрашты, тәҗрибә уртаклашты.

Казан Ратушасында исә Үзбәкстан парламенты белән элемтәләр оештыру буенча Дәүләт Думасы депутатлар төркеме һәм Россия  Дәүләт Думасы белән хезмәттәшлек буенча  Үзбәкстан Закон чыгару палатасының депутатлары төркеме күчмә утырышы узды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та чыгыш ясады.

Сүз уңаеннан, очрашып сөйләшүнең берничә истәлекле дата алдыннан узуы да аерым мәгънәгә ия булуын искәртте Президент. Бердән, илнең төп бәйрәме – Россия көне якынлаша, икенчедән, мөселманнар өчен изге көн – җомга, өченчедән, быел Россия һәм Үзбәкстан Республикасы арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 30 ел тула. Эшлекле аралашуны бәйрәм рухы да бизи, димәк.

– Россия белән Үзбәкстан арасындагы хезмәттәшлекне үстерүдә парламентара багланышлар аерым роль уйный. Үзбәкстан парламенты белән хезмәттәшлек итү буенча депутатлар төркеме составында безнең республикадан да депутатлар бар, алар да ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгытуга үз өлешләрен кертә, – диде ул. – Күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлекнең күркәм традицияләре безнең илләр арасындагы хезмәттәшлекнең ныклы нигезе булды. Бу катлаулы заманнарда безнең дәүләтләребез нәтиҗәле сәүдә-икътисади һәм мәдәни-гуманитар юнәлешләрдә эш алып баруны саклап калды.

Татарстан белән Үзбәкстан арасын товар әйләнеше дә ныгытып тора. Машина төзелеше, шиннар җитештерү, нефть юнәлеше буенча республика эш алып бара. Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан – Үзбәкстан арасындагы товар әйләнеше 193 млн доллардан артып киткән. Үсеш күрсәткече – 23,5 процент. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, әле алга таба үсәргә җирлек бар. Икътисади мөмкинлекләрнең барысы да файдаланылмый, дигән фикердә ул. Бу җәһәттән эшне куәтләп җибәрергә, хезмәттәшлекне арттырырга кирәк.

– Гомумән алганда, без Үзбәкстан белән күп өлкәләрдә хезмәттәшлек үсешен күрәбез. Моны тормышка ашырыла торган проектлар, эшлекле сәфәрләр, товар әйләнеше дә раслый. Бүгенге утырышыбыз да моңа этәргеч ясар дип уйлыйм, – диде Татарстан Президенты.

Сәнәгать һәм икътисад турында гына уйлап, гуманитар өлкәне дә читтә калдырмаска. Рөстәм Миңнеханов мәдәният, фән, мәгариф, спорт, туризм юнәлешләрендә дә эшчәнлек алып барырга кирәк дигән фикердә. Ике республиканың тел-мәдәният дигәне охшаш та бит әле. Бу уңайдан Татарстан җитәкчесе:

– Үзбәк телен белгән кеше татарчаны бик тиз өйрәнәчәк. Тел бик мөһим нәрсә ул. Үзбәкстандагы коллегаларым сөйләшкәндә дә без бер-беребезне аңлыйбыз, – диде. Кунакларның кайсылары киләсе очрашуларга татарчаны да отып киләчәген әйтте.

Үзбәкстан парламенты белән элемтәләр буенча депутат төркеме аппараты җитәкчесе, Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары киңәшчесе Наталия Красовская сүзләренчә, күчмә утырышның Казанда узуы да аерым мәгънәгә ия.

–  Хәзерге геосәяси шартларда республикаларга дәүләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту аеруча мөһим. Биредә җыелуыбызның максаты да шул, – диде ул.

Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко да, Үзбәкстан белән хезмәттәшлек итүнең яңа юллары күп, ди. Ул ике як өчен дә отышлы булачак.

– Үзбәкстан белән күптәннән дустанә мөнәсәбәттә инде без. Берләштерә һәм охшаш итә торган сыйфатларыбыз күп. Җиңел сәнәгать, белгечләрне өйрәтү, машина төзелеше, нефть җитештерү һәм эшкәртү кебек юнәлешләрдә эшчәнлек алып барыла. Үзбәкстанда Менделеев таблицасындагы барлык элементлар да барлыгын онытмыйк. Безгә бергәләп эшләргә кирәк. Ул эшчәнлек ике як өчен дә отышлы булсын. Үзара тәҗрибә, белгечләр белән уртаклашу мөһим. Туризм юнәлешенең дә зур үсештә булуын билгеләп үтәсе килә, – диде министр.

 


Фикер өстәү