Чабышкылар әзерләүче Фазаел Вәлиев: «Артта калган ат холыксызлана, ә алда килсә, шатлана»

Республикада Сабантуйлар гөрли. Кыр һәм көрәш батырлары белән бергә милли бәйрәмнең төп күрке – атлар турында Мөслимдәге «Аргамак» ат спорты мәктәбенә баргач сөйләштек.

Хәйриячеләр ярдәме белән төзелгән спорт мәктәбе 2018 елдан бирле эшли. Шуннан бирле аны Фазаел Вәлиев җитәкли. Хәер, мәктәп ачу идеясе дә – 25 ел гомерен атлар белән бәйләгән, ат өстендә йөрү буенча өченче категориягә ия спортчыныкы.

– Ул вакытта мин Игенче авылында атлар тота идем. Элеккеге район башлыгы Рамил Муллин белән аралашканда: «Әйдәгез, Мөслимдә ат мәктәбе төзик әле», – дип мөрәҗәгать иттем. 2016 елның көзендә төзелеш башланды. Тора-бара үземдәге атларны бирегә алып килдем. Бераздан ул, балалар өйрәнсен дип, атлар алырга акча табып бирде. Бәхеткә, хәзерге җитәкчебез Альберт Хуҗин да атларны ярата. Ярдәм кирәк түгелме дип, сорап-белешеп кенә тора, – ди Фазаел Вәлиев.

Хәзерге вакытта биредә 16 ат тәрбияләнә. Аларның җидесе юртаклар һәм чабышкылар булса, калганнарында балалар йөри. Биредә 10 яшьтән алып 17 бала бушлай шөгыльләнә. Тренер белән атларны каршылык аша сикерергә дә өйрәтәләр.

– Халык атлар белән кызыксына. Колхоз-совхозлар булмагач, авылларда атлар юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә әлеге малга сусаганнар безгә килә, – ди Фазаел абый. – Элек ат иярләмәгән егетләр бик сирәк була торган иде. Сабантуйга чабышкы әзерләгән ир-егетләргә сокланып үстек. Шөкер, әле дә өмет бар. Мәктәпкә йөрүчеләр арасында атны шулкадәр яраткан, алар белән кызыксынган, киләчәкләрен шушы спорт белән бәйләргә теләүчеләрне күреп, күңел сөенә. Бик теләп йөрүчеләрнең нәтиҗәләре дә бар. Гомумән, балаларның һәркайсы үзенә беркетелгән атны ярата. Әгәр башка баланы утыртсаң, үпкәлиләр, елыйлар.

Атлар да сынатмый. Спорт ярышларында ирешелгән уңышлары да бар. Даими рәвештә катнашып киләләр. Әле менә быел да берничә Сабантуйга әзерләнәләр. Узган ел Бөтенроссия Сабан туенда Россиядә туган атлар арасында – беренче, Татарстанда туган атлар арасында икенче урын алганнар.

– Зур, көчле ипподром атлары белән ярышабыз без, – ди горурланып Фазаел абый. – Бу – шулай ук тырышлык, тәҗрибә, тәрбияләү, атларны дөрес сайлау нәтиҗәсе. Бер атыбыз ике яшендә Россия буенча – бер, Татарстан буенча ике рекорд куйды. Аны Мәскәүгә алып киттеләр. Быел нинди нәтиҗә күрсәтер икән, дип дулкынланып көтеп торабыз. Бик җитез бер пониебез да бар. Бер укучыбыз аның белән ярышларга йөри. Сынатмый. Балаларга күңелле булсын, белеп торсыннар дип, бер ишәк тә тотабыз.

Ат спорты мәктәбендәге атларның иң кыйммәтлесен 350 мең сумга сатып алганнар. Биредә татар токымлы ике ат та тәрбияләнә. Фазаел абый атларны бик ярата. Алар турында шулкадәр үз итеп, тәмләп сөйли. Атларның төсле төшләр күрүен дә, сәгатенә 60 км тизлек белән чабуын да, басып йоклауларын да, ас белән өсне бертигез дәрәҗәдә күрү сәләте турында да аерым бер рәхәтлек белән сөйләде ул. Аның әйтүенчә, ат хуҗасы белән үзләре генә белгән телдә аралаша, бигрәк тә күз карашыннан бер-берсен аңлыйлар икән. Атлар күз, борын, колак, ияк тирәсендә урнашкан төкләре ярдәмендә сизә. Тик нинди генә көчле булса да, бал кортларыннан курка, ди. Ә менә Сабантуйлар алдыннан аларга игътибар тагын да көчәя.

– Без аларга һәрвакыт туклыклы, сыйфатлы ризык бирәбез. Ярышлар алдыннан игътибарыбыз тагын да арта. Бу вакытта атларның холыклары үзгәрә. Көчле күнекмәләр эшли башлагач, ат үзен ярышка әзерләүләрен сизә. Кызып китүчән, ярсучан холыклыга әйләнә. Күңеле белән мәйданга ашкына башлый. Бу вакытта ашауларына кадәр үзгәрә. Ял итә-итә, салмак кына ашаган атларга тизлек өстәлә. 4 яшеннән ат үзенең артта яки алда килүен белү сәләтенә ия. Артта калган ат холыксызлана, борчыла. Алда килсә, шатлана инде, билгеле. Кешеләр дә шулай бит. Кайбер атлар кызу канлы була. Алары ашыга, – ди ат белгече.

Фазаел абый әйтүенчә, атның җитезлеге табигатьтән бирелә.

– Аларның кайсы ун яшькә кадәр яхшы йөри. Кайсы инде сигез-тугыз яшьтә үк карьерасын тәмамларга мөмкин, – ди ул. – Шулай да күпчелек чабышкылар өчен иң көчле, гайрәтле, җитез вакыт – 4–6 яшь. Нәселе яхшы булган атның киләчәге өметле. Йөртүчесеннән дә күп нәрсә тора, әлбәттә. Атны сиземләү кирәк. Ә күнекмәләр эшләгән вакытта аның холкын өйрәнеп бетәсең инде. Ул синең иң якын дустыңа әйләнә. Ә тугры дусны яратмау мөмкин түгел.

Зөһрә Садыйкова

 

 

 


Фикер өстәү