«Мәңгелектә килә каласы»: якташлары Рөстәм Зәкуанны искә алды

Май ахырында Арчаның Симетбаш авылына чакырдылар. Клуб мөдире Зилә Шәрәфиева шалтыратты. «Якташыбыз Рөстәм Зәкуанны искә алу кичәсе үткәрәбез, кайта  алырсың микән?» – ди. Ничек кайтмыйм ди инде! Тик менә «якташыбыз Рөстәм» диюе генә бераз аптыратты. «Бәй, Рөстәм Азнакайныкы бит ул», – дим.

“Азнакайныкы да”, – дип кенә куйды Зилә. Рөстәм аны Симетбашның «старостасы» дип йөртә һәм Зиләгә мондый вазыйфа бик ошый иде бугай. Чөнки авылда нинди генә эш башланса да, оештыру мәшәкатенең шактые аның җилкәсенә төшә иде. «Староста» дигән сүз тәки ябышып калды бугай Зиләгә, телефоннан шалтыратып: «Староста, ни хәлләр сездә?» – дип соравыма бер дә аптырамый ул.

Якташлыкка килгәндә, арчалылар Рөстәмне үз кеше санап, «безнең Зәкуан» дип йөрттеләр. Шуңа күрә 61 яшендә бакыйлыкка күчкән Рөстәм Зәкуановны искә алу кичәсенең Арчада узуы табигый. Өч авыл – Симетбаш, Кышкар, Кишет авылларының клубта, китапханәдә эшләүче кызлары үзләре оештырган иде бу кичәне. Аңа «Мәңгелектә килә каласы» дигән исем дә кушканнар. Кишет кызы Надия Йосыпова кичәне иң әүвәл үзләрендә уздырырга ниятләгән, әмма Симетбаш ягына күңеле тарткан. Ни дисәң дә, шушы авылда Рөстәм тагын бер нигез корган иде. Симетбашның, арчалылар әйтмешли, легендар егете Лотфулла Шәфигуллин Рөстәмгә: «Пенсиягә чыккач гаиләң белән безнең авылда яшәрсең, калган гомерне бергә үткәрербез», – дигәнрәк сүзләр әйткән булган. Кредит алып, йорт салды Рөстәм Симетбашта, тик анда яшәргә генә насыйп булмады.

Заманында «Таттелеком» элемтә оешмасын җитәкләгән Лотфулла Нурислам улы белән эшләгән еллары Рөстәм тормышында аерым урын алып тора. Татарның тарихын, мәдәниятен-сәнгатен, күренекле шәхесләрен халык хәтеренә уеп калдыру өчен ни генә эшләмәделәр алар?! Җиде музей гына ачтылар һәм бүген җидесе дә матур гына эшләп килә. Истәлек ташлары кую, чишмәләр ачу һәм төзекләндерүне санап та тормыйм.

Иске Кишет егете, Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин нигезендә менә дигән музей ачтылар алар. Дөресен әйткәндә, Герой инде әкренләп онытыла бара иде. Бүген Арча хәрби комиссариаты аша армиягә алынучылар Герой нигезеннән ватанны сакларга китәләр. Сугыш ветераннары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан солдатлар да еш килә монда. Рәсми тел белән әйтсәк, яшьләргә патриотик тәрбия бирү эшен «Таттелеком»ның элекке хезмәткәре, запастагы полковник Рөстәм Гомәров һәм хәрби комиссар Алмаз Борһанов алып бара. Әлеге шәхесләрнең исемнәрен махсус телгә алам, чөнки халык хәтеренең никадәр озын (йә кыска) булуы аерым кешеләргә бәйле. Мин аларны бер дә икеләнмичә, «фидакарьләр» дияр идем. Дәрдмәнднең:

«Атам-анам йорты өчен

Булса мең җаным фида,

Туган-үскән җирем өчен

Соң тамчы каным фида», –

дигән шигъри юллары кайчак алар турында язылган кебек булып китә.

Рөстәм Зәкуанны соңгы тапкыр күрүем искә төште. Яман авыру үзенекен иткән – йөзе сары иде инде аның. Тик сер бирмәскә тырыша. Хатыны Гөлфәния дә: «Миллиметрлап булса да алга барабыз, Риман абый», – диде. Моны күңел юату өчен әйткәне аңлашыла иде. Хәер, ул вакытта ниндидер могҗизага үзем дә ышанган идем. Рөстәм дә: «Абзый, бер операциягә кереп чыгасы калды, башкарасы эшләр муеннан, бергәләп эшләрбез», – дигән иде. «Бергәләп эшләү» дигәне минем әлеге егетләрнең изге гамәлләре турында газета-журналлар өчен язмалар әзерләү инде. Әмма операция  өстәле дустым Рөстәмнең гомер юлында соңгы станса булган икән.

Симетбашта узган кичәдә чакырып китергән кешеләр юк иде, барысы да Зәкуанны ихлас яратканнар, хөрмәт иткәннәр. Аларның истәлекләрендә яңадан терелде Рөстәм, әйтерсең лә үзе дә шунда утыра иде. Вакыты-вакыты белән тирә-ягыма  карап, сискәнеп тә киткәләдем. Үзем гел «Мәңгелектә килә каласы» дигән сүзләр турында уйландым. Бу шигъри юлларны язганда, Рөстәм күркәм эшләре белән мәңгелектә калу турында хыялланмагандыр, әлбәттә. Тамак кырып, мыек борып, күкрәк сугып йөрү аңа, гомумән, хас түгел иде. Лотфулла Нурислам улы да, Рөстәм дә һәр эшкә: «Моны кемдер башкарырга тиеш бит инде», – дип тотындылар.

Аларга карап күпләр сокланды, әмма «акчалары күптер» диючеләр дә булды. Болары – рухи хәерчелек коллары иде. Хикмәт бит акчада гына түгел, аны кая, нинди эшләргә тотуда.

Арчага барып, бер атна узгач, Азнакайга, Рөстәмнең туган авылы – Үчәллегә юл тоттым. Авыл уртасындагы клуб каршында Рөстәм Зәкуанов истәлегенә стела ачыласын ишеткән идем инде. Без Гөлфәния белән хәбәрләшеп яшибез, ул бер көн алдан авылга кайтасын, кунакларны каршы аласын әйтеп куйган иде. Шуның өстенә Азнакай хакиме Марсель Шәйдуллин имзасы белән редакциягә чакыру да килгән иде. Анда «хөрмәтле кунак буларак» мине көтеп калулары турындагы җөмлә янә уйга калдырды. Азнакайга кем буларак кайтам соң мин? Рөстәм исән чакта Азнакай юлларын бергәләп шактый еллар таптадык без. Аның белән сәфәр чыгу үзе бер рәхәт иде. Күңел капкаларын киереп ачып дигәндәй, тормыш, яшәү мәгънәсе турында рәхәтләнеп сөйләшә идек. Телендә гел эш иде аның, күңелдәге уйларын шигырь юлларына салырга вакыт таба алмый интекте. Шуңа күрә аның иҗаты соңгы елларда гына ургылып чыккандыр да. «Соңгы еллар» дигәнем аның Дәүсовет депутаты булып торган чорына кагыладыр, мөгаен. Депутатлыкны бик ошатмады ул. Аңа тотып эшли торган, кеше күзенә күренә торган эш кирәк иде. Әмма нәкъ шул елларда иҗат өчен вакыт табыла башлагандыр да инде. «Депутат эшен яратмады» дип яздым язуын, әмма Рөстәм «үз урыныннан файдаланып» авылларның гомерен озынайту өчен җиң сызганып эшкә кереште. Үчәлледә «Җәмәгать үзәге», ягъни клуб төзетүдә, өйләргә су кертүдә аның өлеше гаять зур булды. Стела кую тантанасына җыелган халык Рөстәмнең игелекләрен искә төшереп, рәхмәт укыды.

Ә халык бик ишле иде әлеге тантанада. Район хакиме Марсель Шәйдуллин әйтүенчә, авыл Сабан туена да бу хәтле кеше җыелмый икән. Үзең нинди – дусларың шундый була инде ул. Рөстәм янына халык үзе килгән, чакыру-фәлән көтеп тормаган, аңа хөрмәт-ихтирам хисләрен белдерү, рәхмәт әйтү өчен җыелган.

Мәңгелектә яшәүнең бер галәмәте әнә шул халык күңелендә саклану була инде.

Мин Рөстәм Зәкуанның шагыйрь буларак иҗаты турында берни дә язып тормыйм. Аның 200ләп шигыре җырга салынганын әйтсәм, аңлаган кешегә аңларлык булыр. Атаклы Чатыртауга менгәндә «болытларны юрган итеп, яшел мендәргә баш кую»ны шигъри юлларга салган Рөстәм дус үзенең җырларында, шигырьләрендә дә яшәр әле.

Мин бүген аның тормыш юлын да язып тормыйм. Татарстан, аның халкы, авыллары яшәсен, милләт тарихы онытылмасын дип яшәүчеләр бездә артык күп түгелдер дип кенә әйтәсе килә. Рөстәм Зәкуан әнә шул сирәк шәхесләрнең берсе иде.

Азнакайдан кайткач, сабакташым, Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров белән сөйләшеп алдым. Рөстәмне бик хөрмәт итүче егет ул Зиннур. Арчада, Азнакайда шагыйрь дустын хөрмәтләп искә алулары турында сөйләгәч, гыйбрәтле генә сүзләр әйтеп куйды. «Кешенең кылган барлык эшләре – яхшысы да, яманы да гамәл дәфтәренә язылып барыла. Рөстәмнең бер генә дәфтәре, изге гамәлләр дәфтәре генә бар дип уйлыйм. Мәңгелектә калу шул була инде ул», – диде.

Быел 25 майда Рөстәм Газизҗан улы Зәкуановка 65 яшь тулырга тиеш иде. Ни кызганыч, язмамда гел үткән заман фигыльләрен генә кулланырга туры килде.

Аның туган көне уңаеннан рәсми чаралар узмады. Бәлки, кирәге дә булмагандыр. Иң әһәмиятлесе, аны дуслары, хезмәттәшләре, авылдашлары, җыеп әйткәндә, халык үзе зурлады. Минемчә, бу – иң зур бәһа.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү