Риман Гыйлемханов: Без ана телебездән үзебез көләбез, аны санга сукмыйбыз

Телебезне баету, аның камиллеген саклау, кулланылыш даирәсен киңәйтү өчен тырышабыз үзе, төрле юлларын эзләп баш ватабыз. Мәсәлән, элмә такталардагы хаталарны табу буенча бәйгеләр дә оештыра башладык. Хаталарны иң күп тапканнарга кыйммәтле бүләкләр вәгъдә иттек. Әмма күңелдә авыр тойгылар калды. Ни өчен соң әле без һаман да нәтиҗә белән көрәшәбез?

Татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү турында закон да кабул иттек. Әмма закон гамәлгә керә алмый азаплана. Моңа кем гаепле? Шактый ук дәрәҗәдә үзебез. Шул ук элмә такталарны гына алыйк. Хаталар белән язарга безгә Мәскәү кушмый бит!

Күптән түгел Азнакайга барып кайттым. Юл өстендәге Сарсаз авылы уртасында матур гына күрсәткеч такта тора. Анда «Аръяк елгасы» елгасы» дип язылган. «Аръяк елгасы» дигәне генә җитми микәнни? Бу «аның исеме – Рәшит исемле» кебегрәк булып чыга инде.

Казанның 3 нче троллейбус маршрутында «Остановка по востребованию»не «Сорау буенча тукталыш» тукталышы» дип игълан итәләр. Телне кадерсезләү шушы була инде ул. Ана телебезне үзебез чүплибез, пычратабыз, матур яңгырашын юкка чыгарабыз.

Күрсәткеч такта, элмә такталардагы керделе-киттеле сүзләр һәм сүзтезмәләр бит ялгыш җибәрелгән хата түгел, хаталы язу системага әйләнде. Әгәр хата системага әйләнә икән, моны закон бозу дип бәяләргә мөмкин түгел микән дигән шик бар. Әгәр шулай икән, димәк, закон бозучы җавапка тартылырга тиештер.

Хакимият органнарында элмә такталар өчен җавап бирүчеләр бар. Әгәр алар рус кешесе икән, татар белән киңәшмичә калмыйлардыр. Заманында районнарда элмә такталар буенча, хәтта тәрҗемәчеләр булдыру турында да сүз чыккан иде. Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында хаталарны төзәтергә ярдәм итү өчен «Халык контроле» дә оешты. Белүемчә, институт шактый зур эш башкарды, әмма хаталар кала бирә. Алай гына да түгел, хаталы язулар арта тора.

Галимнәр әйтүенчә, кайбер элмә такталардагы хаталарны төзәтеп булмый. Сүздә татар хәрефләре булса, рус телендә транскрипциягә килгән хәрефне куялар үзе. Рус кардәшләргә татар алфавитындагы берничә хәрефне әйтү, үзләштерү кыен, ахрысы, шуңа күрә, мәсәлән, авыл исемнәрен ничек кенә язып бетермиләр.

Беркөнне «ВТ» кызлары бер районның бер авылы исеме ничек языла икәнлеге турында баш ватып утыралар иде. «Риман абый, синең булмаган районың юктыр, фәлән районда шундый авыл бармы?» – дип сорадылар. Кайсы район һәм авыл турында сүз барганы онытылган, шуңа күрә «фәлән» дип язам. Менә шул кызлар әйткән фәлән авылны белмим булып чыкты.

Административ бүленеш китабын да актарып карадык, андый авылны таба алмадык. Шуннан районга шалтыраткан идек, ул авыл бөтенләй башкача атала икән.

Элмә такталардагы хаталарны эзләү, бер уйлаганда, вак эш кебек. Әмма шул ук вакытта без ана телебездән үзебез көләбез, аны санга сукмыйбыз булып чыга, татарга ярамаган тагын, янәсе.

Шуны уйлап куйдым, әгәр русча атамалар хаталар белән язылса, киң җәмәгатьчелек моңа нинди күз белән карар икән? Белмичә яки белә торып кылынган хаталар өчен кемдер җавап бирергә тиештер бит инде, диясе килә.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү