Рәхәт бәхет: Түбән Бәрәскәнең яшьнәп яшәвенең сере нидә?

Колхоз авылны яшәтеп тә, яшәртеп тә, һәрьяктан тәэмин итеп тә тора. Бар булганы – бергә, югы – уртак. Әтнәнең «Ленин» исемендәге нәселле терлек заводында мөмкин хәл бу. Аңа Түбән Бәрәс­кә, Бәрә­зә, Өшкәтә авыллары керә. Эшлә генә, туган ягың, гаиләң, авылың дип яшә генә, шартларын тудыралар. Колхозы булгач, биредә әле дә нәрәт җыела дигән сүз инде.

«Китапта сөйләнгән коммунизм сездә икән», – дибез Илгиз Вилдан улы Хәйруллинга. Ул инде бу сүзләрне безнең авыздан гына һәм бер генә мәртәбә ишетмәгәндер. Ә без кабатладык. Сораштык та, тагын бер кат сокландык та.  «Ленин» белән җитәкчелек итүенә 32 ел икән инде. Үзебезчә яратып  әйтсәк, колхоз арбасын тартучы тырыш эш аты ул. «Эшләр барамы соң?» – дигән сорауга да, шөкер, дип кенә тора хуҗа. Без авылга кунак булып төшкән вакытта чәчү эш­ләре гөрләгән мәл иде.

– Авыл хуҗалыгы тармагы – шахмат уены ул. Шундый кызыклы! Ясыйсы адымыңны бер генә түгел, өч адым алдан уйларга кирәк. Табигать кешегә яраклашмый, без яраклашырга тиеш. Шөкер, моннан берничә дистә еллар булган кебек, эчүче кешеләр юк, – ди Илгиз әфәнде.

Чәчүдә дә, фермада да бер генә дә яллап эшләүче хезмәткәрләре юк икән. «Барысы да – үзебезнеке. 250 колхозчыбыз бар. Байлык бит бу!» – ди Илгиз Хәйруллин.

«Ленин» колхозы буенча уртача хез­мәт хакы – 34 мең сум. Сыер савучылары 40–45 мең сум алып  эшли. Акчаны хезмәтенә күрә артыграк түләгән чаклар да була. Монда инде кешенең тырышлыгыннан да тора.

Сөт тапшыру буенча башкалар кызыгырлык саннары бар. Бу юнәлештә генә дә халыкка гомумән алганда 6 млн сум күләмендә керем килә. Аена берничә йөз мең сум табыш алучы гаиләләр дә дистәдән артык. Әмма сөтнең литрын ничә сумнан тапшырганнарын Илгиз Вилдан улы сер итеп сак­ларга кушты. Сыйфат югары булса, зур табыш алырга бик мөмкин, кыскасы. Ә алар сыйфатка бик зур таләпләр куя.

Колхозны уртак дип әйтергә ярата ул. Һәм һәр салада колхозлар булырга тиешлеген дә искәртә. Гомумән, стимул, теләк булганда, кешене кызыксындыра белгәндә, күмәк эшләүнең файдасы булуын да, табыш алуны арттырырга мөмкин икәнен дә дәлилли җитәкче.

Колхоз, кирәк икән, техникасын, терлек азыгын, хәтта шәһәргә барыр өчен җиңел машинасын да биреп тора. Мәчет, мәктәп, клуб төзелешенә акчалата ярдәм итә. Кыскасы, кул кулны юа дигәндәй, авыл – колхозны, колхоз авылны тулыландырып көн күрә.

Юлдашыбыз Сәрия Хәйруллина авылны күрсәтә. Төзек, матур, юллы, сулы, газлы, кыскасы, бар нәрсәсе булган салаларны күрү куандыра. Шуңа өстәп, бай тарихлы! Сүз уңаеннан, Сәрия ханым авыл тарихын барлау, шәҗәрәләр төзү белән дә мавыга. Яшеллеккә күмелеп утырган кыр-болыннары күпме. Авыл күрке – таш мәчетләре бар. Чишмәләре төзек. Авылда яшәүчеләрнең бик күп­ләрендә сыер саны бердән артыграк.

Авылның бер урамына килеп җиткәч, Сәрия ханым төзек йортларга төртеп күрсәтә. «Хәкимуллиннар бу. Өч уллары да авылда калды. Бер урамны тутырып, гөрләтеп, үз куышларында яшиләр. Алар – авылның чын фанатлары», – ди.

Гаилә башлыкларын очрата алмасак та (эш кызган мәл бит!), хуҗабикәләрнең хәлен белешеп чыктык. Хәкимуллиннарның төп нигезендә – унышар сыер, хәзер балалар да биштән кимне асрамый.

– Шәһәрдә ятканчы, монда рәхәтләнеп эшлибез. Авылыбыз­дагы шартлар каланыкыннан ким түгел. Без кирәк җир­гә йөреп торабыз. Үкенмибез. Бәхетле авылда яшибез, – диләр Ми­ләүшә белән Рәзинә.

Җир кешеләре

Гадәттә, сәфәр чыккан саен, авыл җирендә яшәп, шөгылен кәсеп итүчене эзлибез, кул остасы, берәр һөнәргә хирыс кеше юкмы, дип сорашабыз. Бу юлы да искәрмә ясап тормас идек, әмма салада ­андыйларны табып булмады. Кәсепләре – җир эше. Хәер, колхоз эш белән тәэмин итеп торгач, ниндидер өстәмә мавыгу кирәкмидер дә инде ул. Шуңа да без кыр машиналары гөрелтесен ишетеп, шунда юл алдык. Җир кешеләре белән арала­шырга. Аз сүзле, әмма үтә дә тырыш кешеләрне күрергә.

Әнәс Хәйруллин 7 ел агроном булып эшли. «Быелгы чәчү иң авыры булгандыр. Башка елларда алай ук булмый торган иде. Сузылды, яңгыры да яуды. Тыныч күңел белән каршы алган җәй юктыр. Һәр эштәге кебек, агроном хезмәтен дә күңелең бе­лән бирелеп башкарырга кирәк. Эшнең дәрте, рәхәте, басуның фәлсәфәсе бар», – ди ул.

Тамырлары белән шушы авылга береккән ул. Әтисе дә гомере буе колхозда хезмәт куйган, әнисе алдынгы сыер савучы булып эшләгән. Әнәс абый кечкенәдән үк комбайнер ярдәмчесе булып, кул арасына кереп үскән. «Авылда калуым дөрес булган», – ди җир кешесе.

Инде хәзер үзе дә гаиләле. Хатыны да, Казан кызы булса да, салага кайтып төп­ләнүдән курыкмаган. 4 бала үстерә­ләр.
8 ел каенана-каенаталы йортта да яшәгәннәр, зур йорт җиткереп, башка чыкканнар.

– Мал-туар да асрыйбыз, 4 сыерыбыз бар. Хатынга, шаяртып: «Монда кайтып, сыер саварсың дип бер дә уйламаган идем» – дим. Елмая гына!  Минем алда авылда калыргамы-юкмы дигән сорау тормады. Балаларны да әллә ни үгетләмибез. Әмма авыл эшен белеп-күреп үскәч, җиргә тартылыр дип уйлыйбыз. Олысы театр училищесында укый. Уртанчы улыбыз шулкадәр эшсөяр. Берничә ел комбайнер ярдәмчесе булып эшли, – дип сөйли эш вакытыннан азга гына бүленеп Әнәс абый.

Раил Галләмов үзенең тормышын авылдан башка күз алдына да китерә ­алмый. Шушы сала егете бәхетен эзләп читтә йөрмәгән, монда башлы-күзле, эшле-ашлы булган. Хатыны – укытучы, үзе – кыр уңганы.

– Әй, Казанда торып карадым ла мин. Авыл хуҗалыгы институтының механика факультетын бетергәч тә, бер ел калада эшләдем. Әмма туган җиргә кайттым, – ди ул. – Эштән куркып яшәп булмый. Авыл җирендә туып-үскәч, техника бе­лән яшьтән үк дус булгач, сала тормышы үзенә тарткандыр инде, дим. Бала вакытта комбайн, тракторда йөрдек. Классташ­ларның, курсташларның кайсылары шә­һәрдә калды. Һәр кешенең үз урыныдыр. Минеке – авылда. Язын, җир шәйләнә башлауга чыгып китәбез, кара көздә, кар яуганчы йөрибез инде. Җирдә эшләгәч, табигать көйсезлекләре дә уйландыра. Язын: «Ничек чәчәрбез икән?» – дибез. Яңгыр булмаса, борчылабыз. ­Быелга да алай ук өметләр юк түгел.

– Авыл нәрсә соң ул синең өчен? – ­дибез.

– Монда рәхәт. Үз өем, үз җирем, дигәндәй. Шәһәр ыгы-зыгысы, эштән кайткач, машинамны кая куйыйм икән дип уйлыйсы юк (көлә). Мәңге бетмәс «бөке»­ләрегез дә юк! Эшләр эшең, торыр җирең булганда, нишләп авылда яшә­мәскә соң?! Колхоз җитәкчесе ярдәме бе­лән йорт салып чыктым, хезмәт ха­кын­нан да канәгать мин. Башка чыкканыбызга әле бер ел була гына. Киләчәктә, бәлки, мал-туар да асрап булыр, күз кү­рер. ­Зарланып яшәрлек бер генә сәбәп тә юк авылда. Әти-әни дә авылда калуыма сөенгәндер.

Басуда узган гомер

Кәримулла ага Әскәровның бөтен тормышы җиргә бәйле. Аның тәмен дә, кадерен дә яхшы белә, кыр тузанын да күп иснәгән, туфрак катысын да күп татыган ул. Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы исеме дә юкка гына бирелмәгән бит инде аңа. «Гомерем буе чылбырлы тракторда эшләдем. Эш стажым – 42 ел», – ди Кәримулла ага.

Тормыш дигәне дә яшьтән үк кыен ашаткан үзенә.

– Әби тәрбиясендә үстек. Әти-әниебез бик иртә китеп барды. Әти сугыштан кайткач үлде. Ул чакта миңа 4 яшь иде. Әни 1961 елда китеп барды, энекәш аннан
40 көнлек булып калды. Гаиләдә өч бала үстек без, – дип үткәннәрен барлый ул.

Армия хезмәтен Казахстанда узган Кәримулла ага. Ике ел хезмәт итеп кайтканнан соң, тракторда эшли башлый. 1970 елда үзе дә башлы-күзле була. Хатыны белән 51 ел торалар икән инде. Балаларын да трактордан ерак җибәрмәгән, техниканы белеп үсәләр. Кызлары хәзер Арчада үз тормышы белән яши. Уллары авылдан ерак китмәгән. Җәмгысы 7 оныклары бар бәхетле Әскәровларның. Өлкән оныкларының никахларын көтә­ләр. Оныклары да чәчү эшләрендә булышып үсә, кыр хезмәтенең ни икәнен беләләр.

Эшләгән дәвердәге кыенлыкларны исә яшьлек оныттырган, ди Кәримулла ага. «Сизелмәгән дә, эшләдек тә эшләдек инде без. «Юк» дип әйтә дә белмәдем. Авыл җирендә колхоз эше генә түгел бит әле ул. Төнлә колхоз эшеннән кайтасың да, башка хезмәткә алынасың. Кеше шикелле генә эшләмәгәндер дә инде. «Трактор ватылды», – дип кенә эшкә чыкмый калулар юк. Ватылган икән, төне буе төзәтәсең дә чыгып китәсең. Хәзерге тормышыбыздан канәгать без. Шушы яшькә җиткәнбез икән, ничек канәгать булмыйсың ди?! 74 нче яшь белән барабыз бит. Бергә укыганнарның күпмесе пенсия яшенә дә җитә алмады…» – дип уйлана ул.

Авылларының хәзерге торышына да канәгать алар, һәр сүз саен шөкер итеп торалар.

– Башка авылларны да күрәбез бит. Күпчелегендә колхозлар юк. Эш булмагач, кешесе дә юк, шунысы борчый, – ди Кәримулла ага. – Илгизебез дә бит, әнә, кешегә эш кирәк, эш булсын дип тырыша. Менә шундый җитәкче кирәк ул бар җиргә дә. Кеше өчен дип эшләгән, кешене кайгырта торган.

Яшьләр тегенди-мондый дип аһ-ух килер урынга, авыл агае, киресенчә, аларны мактый. «Безнең чорда да төрлеләре булгандыр. Кибет юлын үз иткәннәре, башкасы… Ә хәзерге яшьләр бүтән. Тырышлар. Мавыгулары, шөгыльләре бар. Эш яратсыннар, иң мөһиме шул», – дип уртаклаша Кәримулла ага

Авыл турында кызыклы мәгълүмат

  • Бәрәскә авылында 355 хуҗалык исәпләнә. Кеше саны – 800ләп. Мәктәпкә 75 бала йөри. Хуҗалыкларда 492 мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 273е – сыерлар.
  • Авыл турында XVI гасырда, 1539 елларда ук билгеле була инде.
  • 1910 елгы мәгълүматларга карасаң, авылда 500дән артык хуҗалык, 3000 тирәсе халык яши, 4 мәхәллә була.
  • Ә 1859 ел мәгълүматларын эченә алган белешмәдә Түбән Бәрәскә авылындагы 71 хуҗалыкта мөселман динендәге – 349 ир-ат, 332 хатын-кыз көн иткән, мәчет эшләгән, Югары Бәрәскә авылындагы 166 йортта – 743 ир-ат, 694 хатын-кыз гомер кичергән диелгән.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү