Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белән очрашты. Очрашу Мәскәүдә министрлык бинасында узды. Анда Татарстан ягыннан Премьер-министр урынбасары Роман Шәйхетдинов, мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов катнашты.

Чара барышында Иннополис университетын һәм тулаем Иннополис шәһәрен үстерү, инфраструктура объектларын, шулай ук технопарклар төзү, белгечләр җәлеп итү мәсьәләләре каралды.

Исегезгә төшерәбез: Валерий Фальков Иннополис университетының Күзәтчелек советы составына керә.
Моннан тыш очрашу вакытында кайбер уртак программаларны тормышка ашыру мәсьәләләре, Татарстанның Фән һәм югары белем министрлыгы белән хезмәттәшлеге буенча башка юнәлешләр каралды.


Фикер өстәү