Казан Сабан туена бүләкне Рөстәм Миңнеханов та тапшырачак

17 июнь, 11.00 сәгатьтә Казанда махсус маршрут буенча Сабан туена сөлге җыю йоласы узачак. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында сөйләделәр.

Казан һәм Татарстанның ресторатор һәм отельерлар ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов сүзләренчә, елдан-ел шәһәр халкы һәм җитәкчеләр бүләк җыюда активрак катнаша. “Бүләк җыючылар милли уен коралларында уйнап, милли җырлар башкарып, матур атларда башта Кремльгә керәчәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бүләген тапшырачак”, – диде ул.

Маршрутның икенче ноктасы – Опера һәм балет театры. Анда Хөкүмәт йортыннан, Бөтендөнья татар конгрессы, республика парламенты, Мәдәният министрлыгы, опера театрының үзеннән, Ирек мәйданындагы предприятиеләрдән бүләк җыю ниятләнә. Аннан “Туган авылым” комплексына юл тотачаклар. Бүләк җыюның соңгы ноктасы – Иске татар бистәсе. Сөлге җыю Камал театры янындагы мәйданда концерт программасы белән тәмамланачак. Сабантуйга бүләген теләгән һәркем тапшыра ала.


Фикер өстәү