Казанга килүче туристлар саны арта

Быел Казанга килүче туристлар саны пандемиягә кадәрге чор – 2019 ел күрсәткеченә җитәргә мөмкин. Ул чагында Татарстан башкаласында 3,5 миллион сәяхәтче булып киткән.

Туризм буенча комитет директоры Дарья Санникова шулай дип белдергән. «Май бәйрәмнәрендә туристлар ташкыны 30 процентка артып, 200 мең кешегә җитте. Казанга ял көннәрендә генә түгел, гаиләләр, балалар белән иркенләп тә киләләр», – дигән ул.

Санникова әйтүенчә, бер килгән туристларда безгә кабат килеп чыгу теләген уяту бурычы тора. Хәзер Казанны сайлаган сәяхәтчеләрнең 60 проценты чамасы безгә кабат килә. Аларның өченче, дүртенче тапкыр килүләре күзәтелми.


Фикер өстәү