Театраль Cабантуйда машина батырга түгел, ә театрга биреләчәк

18 июньдә Татарстандагы дәүләт театрлары артистлары бер мәйданда очрашачак. Очрашачак та, милли көрәш, гер күтәрү, капчык киеп сикерү, чүлмәк вату, капчык сугышы һәм башка ярышларда көч сынашачак. Сәбәбе – XIV Театраль Cабантуй.

Быел ул Минзәлә шәһәренең Урман чишмәсе янындагы мәйданда узачак. Бәйрәмгә теләгән һәркем чакырулы. Оештыручылар «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында аның быелгы үзенчәлекләре турында сөйләде.

Тинчурин театры җитәкчесе Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә, бәйрәмнең нәкъ менә Минзәләдә узуының сәбәпләре берничә. «Данлыклы татар театры булган җирлектә Театраль Сабантуй булмыйча кала алмый. Минзәлә театры безне күптән үзләренә чакыра, бәйрәмне уздырырга атлыгып торалар. Минзәлә халкы да бик көтә бу чараны», – диде ул.

Быел Театраль Сабантуй программасында үзгәрешләр дә бар. Башка елларны көрәшкә артистларга гына керергә рөхсәт бирелсә, быелдан театр коллективында эшләгән һәр хезмәткәр бил алыша алачак. Абсолют батыр мәйданнан тәкә белән кайтып китәчәк. Башка еллардан аермалы буларак, быел төп бүләк – машина Сабан туе батырына түгел, ә ярышларда иң күп балл җыйган театрга биреләчәк.

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә театры җитәкчесе Илнур Гайниев, беренче эш итеп, Сабан туе узачак мәйданны мактады. «Ык һәм Минзәлә елгасы буенда урнашкан бик матур мәйданчыгыбыз бар. Аның белән чын мәгънәсендә мактана алабыз. Бу мәйданчыкта һәр театр үз ишегалдын булдырып, бәйрәм кунакларын каршы алачак», – дип сөйләде ул.

Минзәлә районы башкарма комитетының яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин исә ярышларга кагылышлы ниятләре турында сөйләде. «Минзәләлеләр «мөгез чыгарырга» тиеш бит инде. Күпчелек уеннарның тәртибе үзгәрешсез калса да, берничәсен су өстендә уздырып, артистларны бераз чылатып алырга уйлыйбыз», – диде ул.

Сүз уңаеннан, Театраль Сабантуйның узган елгысында Минзәлә һәм Буа театрларына тиңнәр булмаган иде. 14 уенда призлы урын алды алар. Абсолют батыр исеменә дә Минзәлә театры артисты Нәфис Гайнуллин ия булды.

Театраль Сабантуй – фактларда:

– Татарстанда Театраль Сабантуй Тинчурин театры инициативасы белән 2005 елдан бирле уздырыла.

– Беренче Сабантуй Биектау районының Әлдермеш авылында узган.

– Сабантуйның программасында 13 ярыш үткәрү каралган, быел әлеге исемлеккә волейбол да кертелгән.

– Сабан туенда ел саен өч меңнән артык мәдәният һәм сәнгать коллективлары вәкилләре катнаша.

 

 


Фикер өстәү