Рөстәм Миңнеханов эшкуар Рөстәм Хәйретдин белән очрашты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фин-төрек Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе, Novroll LLC компаниясенә нигез салучы һәм генераль директоры Рөстәм Хәйретдин (Rostem Heiredin) белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Мәгълүмат технологияләре өлкәсендә, шул исәптән мәгълүмат иминлеге өлкәсендә потенциаль хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Очрашуда Татарстан Инвестиция-венчур фонды җитәкчесе Айнур Айделдинов та катнашты.


Фикер өстәү