Ит ашасаң, тешкә керә: икътисадка азык-төлек бәяләре күзлегеннән караш

 Газета хәбәрчесе бүгенге тормышка азык-төлек бәяләре күзлегеннән объектив караш ташларга булды. Икътисадка төрлечә бәя бирергә мөмкин, әлбәттә. Әйтик, торак төзелешен нигез итеп алып, яшәешебезнең матди дәрәҗәсен чамаларга тырышып карарга була. Уртача хезмәт хаклары белән үлчәп карасаң да ярый. Сәнәгать җитештерүе индексын төп критерий итеп алсаң да, кызыклы саннар килеп чыга.

Соңгысы чыннан да кызык инде: комплектлаучы детальләр җитешмәү сәбәпле, заводлар туктап тора, бизнес ачыргалана-зарлана, активлыгын киметә, әмма Россиядә сәнәгать индексы шактый кызу темплар белән үсә. Үткән елның апреле белән чагыштырганда, ул, әйтик, 4,3 процентка арткан, ә гыйнвар – апрель темпы 6,9 процентлы ук үсештә. Юк, статистика шыттыра дип әйтергә җыенмыйбыз һич тә. Үсешне нигездә табигый казылмалар чыгару һәм аларның югары бәяләре тәэмин итә. Ә эшкәртүче сәнәгать тармаклары артка чигә. Автотранспорт чаралары җитештерү, мәсәлән, март аенда ук 45,5 процентка кимегән.

Татарстанның гыйнвар – апрель темплары Россиянең уртача күрсәткечен узып китә. Үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 9,3 процентлы үсештә. Апрельдә исә республиканың сәнәгать индексы 99,2 процент кына күрсәткән, ягъни кимегән. Апас районы сәнәгать җитештерүен 25,9 процентка гына калдырган. Арча районы индексны апрельдә 147,1 процентка җиткергән, Бөгелмә – 168,3кә.

Бу саннар гади кеше колагына бик аз нәрсә сөйли. Шуңа күрә, әйдәгез, азык-төлек бәяләре, аеруча итнеке аша тормышның матди дәрәҗәсен чамаларга тырышып карыйбыз. Азык-төлек бәяләренең март башында ничек сикергәнен, халыкның, паникага бирелеп, ничек үрсәләнүен хәтерлибез бит әле. Бер нәрсәне истә тотыйк: үткән ел авыл хуҗалыгы өчен авыр килде, азык-төлек инфляциясе котылыгысыз рәвештә югарыга үрмәләде. 2021 елның апрель – май айларында иткә бәя (сыер ите турында сүз алып барабыз) 365 сум булса, 27 декабрьдә инде 405,82 сум белән бәяләнде, ә быел 27 гыйнварда сыер итенең килосы 410,13 сумга җитте. Айлык ит инфляциясе – 1,06 процент.

Атланмайның бәясе исә декабрь белән чагыштырганда 17,41 сумга күтәрелгән, айлык инфляция 2,97 процент булган. Ягъни махсус хәрби операциягә кадәр үк азык-төлек бәяләре шактый сикергән. Гыйнвар ахыры – февраль ахыры бәяләре күтәрелеше дә итнеке – 1,57; атланмайныкы – 1,39 процент. Унынчы мартка инде итнең ике атналык инфляциясе 5,45 процентка җитеп, республикадагы уртача бәясе бер килога 439,49 сумга кадәр биеклек яулаган. Апрель уртасында сыер итен уртача 471 сумга гына алу мөмкин булган. 14 апрельдә Тукай районы базарында сыер итенең килосын 750 сумга бәяләгәннәр, Арчада – 405 сумга, Теләчедә – 375кә генә.

Атланмай апрель уртасында Спас районында һәм Казанда кыйммәткә сатылган. Килосы – 740–730 сумнар. Тәтештә – 523 сум гына. Июньдә ит бәяләре чагыштырмача тотрыкланган. Сыер итенең республикада уртача бәясе 8 июньдә – 474 сум 68 тиен. Бәя түбәнәйгән, атналык дефляция – 0,27 процент. Атланмай гына бер атна эчендә 1 процентка кыйммәтләнгән. Үткән елның маенда литры уртача 52,16 сум торган сөт бәясе быел 8 июньгә 66,35 сумга җиткән.

Ит һәм сөт кыйммәтләнсә дә, шикәр һәм тоз кебек үк сикерә алмаганнар, билгеле. 2021 елның 27 маенда килосы 50,95 сум булган шикәр комы быел 8 июньдә 84,7 сумга бәяләнә. Бәя июньдә бераз төшкән, бер атна эчендә 1,32 процентка арзанаю күрәбез. Шикәр комы март ажиотажы вакытындагыдан арзанаймаган диярлек. Паникага бирелеп, капчыклап шикәр алып калучылар «оттырдык» дип әйтә алмыйлар, «Әле ярый алып калганбыз», – дип тынычланалар. Районнарда исә бәяләр диапазоны таң калырлык. Шикәр комы килосының 8 июньдәге бәясе: Биектауда – 96,73 сум, Әлмәттә – 76 сум 98 тиен.

Районда теге яки бу азык-төлекнең күп җитештерелүе бәянең түбәнлегенә китерми. Киресенчә, «алтын чыккан җирдә кыйммәт йөри» дигән кагыйдә күбрәк күзгә ташлана. Иң күп сөт җитештерүче районнар базарында сөт кыйммәт. Теләчедә литры – 87,49 сум, Балтачта – 76,69; Әтнәдә – 74,65. Катгый кагыйдә түгел бу үзе. Кукмара базары сөтнең литрын 57 сумга гына бәяли.

Базар белән базар арасында бәяләрнең кискен аермасы ачылмаган сер булып кала бирә. Туңдырылган балыкның килосын Аксубай районында 340,24 сумга бәялиләр, мәсәлән. Әгерҗедә – 141 сум 61 тиенгә генә. Аерма – 2,4 тапкыр. Җитештерелгән продукциянең базарда кыйммәткәрәк сатылуы авыл хуҗалыгында хезмәт хакларының кискен үсешенә китерми. Татарстан буенча авыл хуҗалыгында уртача хезмәт хакы – 33 мең 400 сум, үткән елгы белән чагыштырганда 117 процент. Сөт җитештерү буенча лидерлар арасындагы Әтнә районында уртача айлык хезмәт хакы – 29 мең 744 сум гына, Кукмарада – 30 мең 64, Балтачта – 30 мең 749. Республика күрсәткеченнән байтак түбән ягъни.

Зәй районында уртача хезмәт хакы кимегән, үткән елның 90 проценты кадәр генә калган. Сарманда да шулай ук. Әлмәт районы үткән елгының 97 проценты кадәр уртача хезмәт хакы түли, әмма Әлмәттә хезмәт хакы күрсәткече республиканың уртача күрсәткеченнән күпкә югары – 38 мең 832 сум. Ә үткән ел 40 меңнән артык булган.

Шикәрсез торып була, тозны чеметеп кенә кулланабыз, шуңа күрә бу продуктларның бәясе күтәрелү тормышның матди дәрәҗәсенә йогынты ясаса да, куркыныч ук түгел. Итсез-сөтсез көн күрү кыен. Республикада мөгезле эре терлек саны елдан-ел кими. 2021 елда йөз гектар җиргә 17 баш мөгезле эре терлек туры килгән булса, быел 16 гына, терлек саны алдагы елның 94,5 проценты кадәр. 2014 елның апрелендә йөз гектар җиргә 19 баш мөгезле эре терлек туры килгән. Йөз гектарда мөгезле терлек асрауның потенциалы исә зур. Балтач районында шул мәйданда 53 баш мөгезле терлек асрыйлар, Әтнә районында – 59. Әтнәлеләр дәрәҗәсенә җиткерсәк, без республикада терлек санын 3,68 тапкыр арттыра алыр идек. Мөгезле эре терлек санын үткән елгының 23 проценты кадәр генә калдырган район бар, 56–68 процентка калдыручылар байтак. Сөт җитештерүдә интенсив юлдан бара Татарстан, ягъни баш саны кими – сөт җитештерү арта. Әмма җитештерү нигездә баш санын да арттырган районнар хисабына бара. Болар сыер санын да үстерәләр, бер сыердан сөт савып алуны да арттыралар. Терлекләрнең баш саны кимегәндә, ит җитештерүне арттыру мөмкин түгел диярлек. Ит җитештерү үткән елгының шул чоры белән чагыштырганда 99 процент кына.

Азык-төлек бәяләре үсешендә җитештерү күләме төп рольне уйнамый, әлбәттә. Бездә җитештерүче дип авыл кешесе түгел, эшкәртүчеләр санала. Соңгылары гадәттә сатып алу бәясен түбән куя, ә базар бәясен күтәрәләр. Эшкәртүнең үзкыйммәте арту белән аңлаталар кыйммәткә сатуларын. Бары тик авыл гына үзкыйммәтнең артуыннан зарланмый, түбән бәядән җитештерүне дәвам иттерә. Авыл хуҗалыгы җитештерүе үзен сәнәгать тармагындагыча тотса: җитештерүне киметеп, бәяләрне күтәрсә, без бик кыен хәлдә калыр идек. Йөз гектар җиргә мөгезле эре терлек санын 4 кенә башка калдырган районнар күләменә тигезләсәк, ит һәм сөт җитештерү күрсәткечен 4 тапкыр киметәчәкбез. Ит – шундый ризык бит инде ул: ашаганда тешкә кереп җәфалый, ашамасаң – төшкә кереп.

                                      Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү