Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов VK компаниясенең генераль директоры Владимир Кириенко белән очрашты

Очрашу Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Татарстан стенды янында узды.

“Безгә илебезнең ИТ- индустриясе лидерлары белән тыгыз хезмәттәшлекне җайга салу бик мөһим. Шуларның берсе – VK”, – дип билгеләп үтте Президент, компания җитәкчелеген сәламәләп.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, хәзерге вакытта республиканың ИТ-индустриясендә 3 меңләп компания һәм 40 меңнән артыграк белгеч эшли.

Очрашуда “Компания ВК” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте чишелешләрен Татарстан территориясендә үстерү мөмкинлекләре каралды. Аерым алганда, “Вконтакте” социаль челтәрен дәүләт порталларыннан файдаланучылар санын арттыру, аларны дәүләт хезмәтләре күрсәтү сервисларына җәлеп итү өчен куллану мөмкинлегенә тукталып үтелде. Компания шулай ук татар телен һәм кадр артындагы тәрҗемәне тану, синтезлау өчен ясалма акылдан файдалануны тәкъдим итә.

Моннан тыш очрашуда “Иннополис” махсус икътисади зонасы территориясендә уртак проектларны тормышка ашыру мөмкинлекләре, аерым алганда, ICL компанияләре төркеме белән берлектә Эшләнмәләр үзәген булдыру мөмкинлеге турында сүз барды.

Компания шулай ук Иннополис университеты белән мәгариф һәм фәнни проектлар буенча берлектә эшләргә әзер. Аерым алганда, фәнни эшчәнлек өчен уртак кафедра булдыру, хезмәткәрләренең белемен чарлау һәм аларга стажировка үткәрүне оештыру мөмкинлеге күздә тотыла.
Очрашу ахырында Татарстан Хөкүмәте белән “Компания ВК” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте арасында мәгариф һәм фәнни-техник хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.


Фикер өстәү