45 ел элек булган коточкыч хәлне үз күзләре белән күргән кеше ХАТИРӘСЕ

«Урак һәм чүкеч» заводы 1976 елда  «Аккош» күле янында урнашкан  «Ялкын» пионер лагеренда 125 еллыгын билгеләп үтте. Җиңүчеләрне котлау өчен бер елдан уңайлы теплоходта сәяхәт оештырырга карар кылдылар.  Сентябрь аенда  Чаллыга барасы булдык. Яңа шәһәр урамнарында йөрисе, даны илгә тарала башлаган куәтле КамАЗ берләшмәсе белән якыннан танышасы,  үзебезнең заводта ясалган конвейерларның гамәлдә ничек эшләвен үз күзләребез белән бик тә күрәсе килә иде.

Шулай итеп,  социалистик ярышка нәтиҗә ясалды, җиңүчеләр билгеләнде. Чаллыга баручылар исемлегендә 130га якын кеше бар иде. Кайберәүләргә  хатыннарын, ирләрен, балаларын да алырга рөхсәт иттеләр.  25 сентябрь көнне әбәттән соң өчләр тирәсендә  Елга портына җыела башладык.  Ике  сәгатьтән Идел буйлап түбәнгә таба кузгалып киттек. Каюталарга кереп урнаштык. Сәяхәт бик күңелле башланып китте. Күңел ачу чаралары да  үткәрелде. Рәхәтләнеп ял иттек. Төн уртасында гына йокларга яттык. Иртәнге икеләр тирәсендә көчле бәрелүдән кинәт уянып киттем. Бераздан бу хәл янә кабатланды. Юлдашым Харис та уянды, тәмәке тартырга чыкмакчы булды. Аяк киемен эзли башлады, тапмады. Утны кабызып җибәрде һәм без…  өнсез калдык. Аяк киемнәре, носкилар суда йөзеп йөри. Теплоход уң якка янтая башлады.  Тиз генә  киемнәребезне алдык та,  баскыч буйлап, югары палубага күтәрелдек. Кешеләр уяна башлады. Теплоход  янтаюын дәвам итте. Бөтен дөнья караңгылыкта, әйләнә-тирәбездә су, ут сүнде, двигательнең тавышы ишетелми башлады. Без бата башладык. Йөрәкләрне тетрәндереп, SOS сиренасы яңгырады. Елау, кычкыру, сүгенү тавышлары арта барды. Халык паникага бирелде.

Килеп чыккан хәлгә дөрес юнәлеш бирү өчен тиз генә штаб оештырылды. Балаларны, хатын-кызларны, өлкән яшьтәгеләрне  югары палубага урнаштырдык. Теплоход командасы якында булган йөзү җайланмаларын ярдәмгә чакыра башлады. Атабайда Иделнең икенче ярына автомобильләр чыгару белән шөгыльләнгән паром  ярдәмгә килде. Ул килеп җиткәндә, яктыра башлаган иде инде. Без ярдан – 1–1,5 чакрым ераклыкта. Көннәр салкын тора иде ул вакытта,  су да  бик салкын. Паром, бик оста гына маневр ясап, безне елганың тирәнрәк урынына чыгарды. Батып баручы бортны канаты белән эләктереп, Чистай шәһәренә юл тотты. Юл уңаенда безгә тагын бер кечкенә паром килеп кушылды. Ул да бортның икенче ягыннан трослар белән тарттырып барды. Чистай шәһәренең причалына килеп туктаганда, төшке аш вакыты җитә иде инде. Безгә, сезне каршы алырлар, ашатырлар һәм җылы залга урнаштырырлар, диделәр. Халык, чыннан да, бик туңган һәм кайнар чәйгә мохтаҗ иде. Әмма…

Теплоходны паром белән бергә дебаркадерга куяр урынга,  ни өчендер бер-берсеннән аерырга булдылар. Ычкындырып җибәрүләре булды,  янә бата башладык. Зур кыенлык белән теплоходны, кыегайган хәлдә, буксир ярдәмендә причалга бәйләп куйдылар. Безгә ботка һәм кайнар чәй тәкъдим иттеләр. Аларны егыла-егыла үзебез таратып йөрдек. Пристаньда бик салкын иде. Шуңа туристларның күбесе теплоходта калды. Алар инде хәлдән тайган, нык арыган иде. Күңел әрнеде. Менә сиңа ял иттек, дөнья күрдек…

Күпмедер вакыт узды. Икенче теплоходның килүе турында хәбәр иттеләр. Монысын бушатырга куштылар. Буксирга алып, икенче урынга бәйләп куйдылар. Елга порты хезмәткәрләре белән сөйләшкәндә, алар: «Күлмәк киеп тугансыз», – диделәр. Әгәр паром вакытында килеп җитмәсә, без, һичшиксез, су төбенә киткән була идек. Соңыннан ул тишекләрне күрдем мин:  уң яктагы төптә ике урында «корсагы ертылган» иде.

Ниһаять,  өч палубалы «Белоруссия» теплоходы килеп туктады. Җитәкчебез килеп чыккан хәл өчен гафу үтенде һәм  Чаллыга сәяхәтебезне дәвам итә алабыз, дип белдерде. Ләкин бөтенесе бер авыздан өйгә кайтасы килүләрен әйттеләр. Шулай итеп, без Казанга  юл алдык. Каршы алучылар аз иде. Чөнки ул чагында кәрәзле телефоннар юк иде бит. Кайтуыбызны белмәделәр. Өемә кайтып керү белән кызым Чулпанны кочаклап алдым. Ничек аны алып бармаганмын дип куандым.

Ни өчен чак кына фаҗига китерми калган шундый хәл килеп чыкты соң? Бу сорауны үземә кайта-кайта бирәм. Минемчә, сәбәбе берничә.

Беренчедән, капитан хатасы. Төнлә штурвалда тәҗрибәсе аз булган  яшь судно йөртүченең үзен генә калдырган. Штурвалда, рулевой белән бергә, хәрәкәт юнәлешен һәм йөзү фарватерын билгеләүче штурман торырга тиеш. Икенчедән, сигнал калкавычының, маякларның тиешле күләмдә булмавы, маршрут картасына үзгәрешләр кертелүе  турында оператив мәгълүматның җитешмәве. Ә ул кирәк, чөнки 1952–1956 елларда Куйбышев сусаклагычын су белән тутырганда фарватерларны һәм су басып китә торган зоналарның барысын да чистартырга өлгермәделәр. Ул 6450 квадрат чакрым мәйданны били. Халык яшәгән 149 авыл, 12 меңгә якын йорт, корылма, зиратлар, чәчүлек кырлары һәм урманнар су астында калды. Су астында калган урманнарны вакытында кисмәделәр. Агачларның кәүсәләре тырпаеп тора. Халыкта андый агачларны «корыч шәм”нәр дип атыйлар. Безнең теплоход нәкъ менә шундый «шәм”гә юлыкты. Өченчедән,  суга баткан суднолар, йөк төягән баржалар, саллар, көймәләр, йөзеп йөргән бүрәнәләр дә зур куркыныч тудыра.

Татарстан  Экология министрлыгы хисабыннан күренгәнчә, экологлар шуңа бәйле 99 суга бату очрагын теркәгәннәр. Алар быел җәйге чорда елга төбеннән 77 төр әйбер күтәрергә ниятлиләр. Минемчә, бу экологлар эше генә түгел, ә бәлки, баткан йөзү җайланмаларының хуҗалары эше дә… Кешеләрне, йөкне дә кирәгеннән артык төямәскә кирәк. Давыл вакытында һәм яннан көчле җил искәндә йөзү кагыйдәсен белмәү – минемчә, соңыннан «Булгария» дип йөртелә башлаган «Украина» теплоходының (2011 елның 11 июлендә 13 сәгать 30 минутта) су төбенә китүендә төп сәбәпләрнең берсе булды. Бу вакыйгага инде 11 ел вакыт узып китте, шунда 122 кешенең гомере өзелде. Әлеге фаҗига дә без аздан гына батмый калган урыннан ерак түгел  булды. Без аны әле бүгенгәчә оныта алмыйбыз. Искә төшкән саен һәр ике фаҗига дә сискәндереп куя.

        Гәрәфетдин Хисаметдинов. Казан

 


Фикер өстәү