«Тотып бетермисез, димәк…»

Әлеге сүзләрнең нәрсә уңаеннан әйтелгәне турында бераз соңрак, иң әүвәл парламентыбызның утыз икенче утырышында каралган башка мәсьәләләргә күз салыйк.

Бер уйлаганда, депутат Олег Коробченконы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры итеп билгеләп куюны килештерү алай артык зур мәсьәлә түгел, чөнки ул – инде сөйләшенгән, килешенгән һәм төймәгә генә басасы калган эш. Шулай да аның бу вазыйфага билгеләнүе очраклы түгел, дип әйтәсе килә. Сессия утырышларында да авыз йомып утырмады ул, теге яки бу мәсьәлә буенча  үз фикерен әйтә, белеп әйтә килде. Аннан соң Олег Коробченко – үз бизнесын нульдән башлаган, үз тырышлыгы белән аякка баскан шәхес. Һәрхәлдә, аны якыннан белүчеләр шулай ди. Татарстан сәнәгатендә дә үз акылыбыз, үз көчебез белән аякка басасы тармаклар бар әле, уңышлар телик аңа.

Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында без әледән-әле язгалап торабыз, чөнки ул үзе дә әледән-әле үзгәрүче тере организм кебек. Комитетлар, сессия утырышларында республикабызның финанс министры Радик Гайзатуллин чыгышын тыңлаганда: «Их, акча санаган саен артса иде ул!» – дип куйган чаклар да була үзе. Әмма, мәсәлән, керемнәр буенча бүген без Россия субъектлары арасында бишенче урыннан җиденче урынга төшкәнбез икән. Шулай да, министр әйтүенчә, физик затларга салым кеременең уңай динамикасы күзәтелә һәм бу икътисадта уртача хезмәт хакы үсешен тәэмин итә.

Бюджетның керем-чыгым өлешләре, кайсы тармакка күпме акча бирелүе турында саннар китереп тормыйк. Ә менә казна акчасының 60 проценты социаль өлкәгә җибәрелүен әйтү кирәктер дип саныйбыз. Парламентның Бюджет, салым һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин әйткәнчә, социаль тәэминат, халыкка төрле түләүләр күләме узган 2020 ел белән чагыштырганда, 3,6 процентка арткан. Беренче чиратта торган чыгымнар 200 млрд сум булган.

Бер уйлаганда, узган финанс елы артык зарланырлык түгел, без пандемия шартларында яшәргә дә өйрәнеп беттек. Өйрәнеп кенә беткән идек, яңа афәт-санкцияләр чорына килеп кердек. Димәк, ирешкән уңышларга шатланып кул чабып утыра алмыйбыз. Шунысын да әйтик: узган елны профицит белән тәмамлаганбыз, ягъни керемнәр күләме чыгымнардан артып, 11 млрд 601 млн 661 мең 500 сум тәшкил иткән. Бу саннарны министр Радик Гайзатуллин әйткәнчә тиененә кадәр диярлек яздык. Бу «артык» акча быелгы бюджет кытлыгын капларга тотылачак икән…

Кыскасы, акчаны санап тоту әйбәт инде ул, әмма, сак тотуга килгәндә уйланырлык урыннар бар. Утырышта Республика Хисап палатасы эшчәнлеге турында нотык тыңладык. Хисап палатасы рәисе урынбасары Альберт Вәлиев кимчелекләрне, финанс тәртибен бозу очракларын атады үзе, әмма анализ гомумирәк сүзләр белән ясалды кебек.

Хисап чорында, ягъни узган ел 45 тикшерү уздырылган. Закон бозу очракларын акчага әйләндерсәң, 3 млрд 427 млн сумлык зыян килеп чыга икән. Җинаятьләрнең иң күп өлеше – 51 проценты – идарә, дәүләт һәм муниципаль милек белән эш итүгә кагыла. Икенче урында (32%) – бухгалтерия учеты, диделәр. Казна акчасын башка максатларда файдалану күләме – нибары 3 млн 400 мең сум гына. Бер уйлаганда, дәүләт акчасына контроль дә көчле кебек. Хәтта 2005 елда Президент фәрманы белән дәүләт финанс контроле мәсьәләләре буенча Ведомствоара координация советы да оештырылды. Әмма Камалның «Банкрот» пьесасы герое Сираҗетдинча һаман: «Каравыл, талыйлар!» – дип кычкырасы килеп киткәли.

Узган елгы тикшерү нәтиҗәләре буенча 5 җинаять эше кузгатылган. Әмма бу эшләрнең кемнәргә карата кузгатылганы билгесез. Дөресрәге, без аны  ишетә алмадык. Шуны уйлап куям: бәлки, акчага бәйле кыңгыр эшләр, төп фигурантлар турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша җәмәгатьчелеккә җиткереп барыргадыр, халык үз «герой»ларын белсен, диюем.

Альберт Вәлиев тикшерү нәтиҗәләре буенча әзерләнгән документларны прокуратурага  тапшырачакларын һәм җинаять эшен тикшерүнең барышын контрольдә тотачакларын әйтте үзе. Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исә: «Тотып бетермисез, димәк», – дип төрттерде. Димәк, кайдадыр нидер эшләп җиткерми. Урлау, ришвәт дигәннәре дөньяның бөтен илләрендә дә бар, аерым бер ил – Россиядә генә коммунизм төзеп булмас, ахрысы.

«Коммунизм» димәктән, утырышта шактый хисләнеп, коммунист депутат Хафиз Миргалимов чыгыш ясаган иде. Беренчедән, ул Татарстан сайлау кодексына һәм аерым законнарга үзгәрешләр кертү турындагы закон проектыннан риза түгел иде. Ул дистанцион электрон тавыш бирү, ягъни үз сүзләре белән әйтсәк, «диванга ятып, төймәгә басып тавыш бирү»  дөрес түгел, дип бара, сайлауларның гадел, ачыктан-ачык булу принцибы бозыла, ди. Хафиз иптәш һәркемнең, сайлау участогына килеп, бюллетень алып сайлавын хуплый, моны бердәнбер дөрес юл дип саный. Закон проекты буенча чыгыш ясаучы депутат Альберт Хәбибуллин аны тынычландырырга омтылды, электрон тавыш бирүнең бердәнбер мәҗбүри алым түгеллеген әйтте. Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да, тормыш бер урында тора алмый, закон бозыла дип алдан ук тавыш куптару да кирәк түгел дигән фикердә. Ул пачкалап-пачкалап ялган бюллетеньнәр ыргытуга бәйле гаугалы сайлауларны да искә төшерде әле. Кыскасы, әлеге закон проекты турында фикерләр төрле иде, шуңа күрә ул хәзергә беренче укылышта кабул ителде.

Ә проектка бәйле тәкъдимнәр киләсе сессия утырышына хәтле, ягъни бер ай эчендә парламентка керергә тиеш. Хафиз Миргалимов Георгий тасмасына кагылышлы федераль закон турында да илһамланып сөйләде. Бу закон Георгий тасмасына аерым статус бирү турында булып, Татарстан парламенты аңа үз фикерен белдерергә тиеш иде. Кыскача әйткәндә, беренче мәртәбә 1768–1774 еллардагы рус-төрек сугышларында ук күренә башлаган бу тасма бүген рәсми рәвештә, ягъни закон нигезендә батырлык символына әйләнергә тиеш. Әлбәттә, моңа каршы килүче булмады, тарихының шактый өлеше сугышлардан торган ил өчен Георгий тасмасының «законлы яшәве» кирәктер дә.

Инде килеп, Россия Җинаять кодексына үзгәреш кертү буенча Татарстан Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы турында берничә сүз. Асылы шул: Россиядә наркотиклар белән бәйле җинаять кылучыларга карата җәзалар бик кырыс, хәтта, гомерлеккә төрмәгә дә ябып куярга мөмкиннәр. Ә федераль закон бу төр җинаятьтә катнашкан йөкле хатыннарга, күпбалалы аналарга, балигъ булмаганнарга, инвалидларга карата артык йомшаклык күрсәтә, аларга шартлы рәвештә җәза бирелергә мөмкин. «Наркобароннар» шушы йомшаклыктан файдалана да инде. Утырышта чыгыш ясаучылар фикеренчә, әгәр накротиклар таратуда катнашучыларның барысына да җәзалар кырысландырылса, наркотикка бәйле җинаятьне оештыручылар без санаган төркемгә кергән гражданнарны: «Сезгә берни дә булмаячак», – дип, җинаятькә тарта алмаячаклар. Әйтүләренчә, бу төр җинаятьләр бандитизмга бәйлеләренә караганда киңрәк колач ала бара икән.

Фәрит Мөхәммәтшин үзебезнең закон проектын хуплау ягында. Әле ул Россия Думасында да каралачак һәм анда янә кайбер үзгәрешләр кертергә мөмкиннәр.

Татарстан парламентының закон чыгару инициативасы кабул ителде. Хәзергә шулар.

Риман Гыйлемханов

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү