Рөстәм Миңнеханов Казахстан Президенты Касыйм-Жомарт Токаев белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка эш сәфәре кысаларында Казахстан Президенты Касыйм-Жомарт Токаев белән очрашты.

Казахстан Президентын сәламләп, Рөстәм Миңнеханов аны Казахстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү мәсьәләсе буенча референдумны уңышлы үткәрүләре белән котлады, бу тарихи вакыйганың ил өчен мөһим булуын билгеләп үтте.

«Бүген Казахстан – Татарстанның алдынгы чит ил партнерларының берсе. Без безнең мәсьәләләргә игътибарыгыз һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруда һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булулары өчен рәхмәтле», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Узган ел Татарстан-Казахстан товар әйләнеше 629 млн. доллар тәшкил иткән. Яклар әлеге күрсәткечләрне арттыру һәм хезмәттәшлекне киңәйтү, шулай ук үзара тәэмин ителә торган товарларның номенклатурасын арттыру мөһимлеген билгеләп үттеләр.

Быел Россия Федерациясе һәм Казахстан Республикасы арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 30 ел тула.
«Күптән түгел Татарстанга визитымны зур канәгатьлек белән искә алам, Эшлекле активлык ягыннан бик бай булды», – диде Казахстан Президенты.

Касыйм-Жомарт Токаев хәбәр иткәнчә, уртак проектларның ничек тормышка ашырылуын игътибар белән күзәтә һәм аларны шәхси контрольдә тота.

Очрашу барышында Казахстан Президентына «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин үз проектларын гамәлгә ашыруның барышы турында хәбәр итте.

Очрашу ахырында Казахстанның Атырау өлкәсендә Каратон-Саркамыс геологик разведка проектын тормышка ашыру буенча «Татнефть» ГАҖ һәм «КазМунайГаз» НК арасында килешүгә кул куелды.


Фикер өстәү