Әниләр ничек түзде икән? Татар хатын-кызлары турында без белмәгән серләр

Үзегез дә сизәсездер, Җиңү бәйрәмен без ниндидер бер күтәренке рух белән каршы алсак, сугыш башланган көнне сагаеп көтәбез. Бу аңлашыла да, 1941нең 22 июне – илебездә кайгы җиле кагылган капкалар ачылган көн. Берничә көннән һәр кеше, хәтер өермәсен уйнатып, шул капкаларны кабат ачарга мәҗбүр. Бөек Ватан сугышы елларының тылдагы җуелмаслык эзләрен барлаган галимә Тәэминә ханым Биктимерова белән без дә хатирәләрне яңартып утырабыз.

– Тәэминә ханым, сез үзегез дә – сугыш чоры баласы. Беренче чиратта ниләр искә төшә?

– Ничек яшәдек икән дә, ничек исән калдык икән, дип уйлыйм. Әниләр ничек түзде икән? Күз алдына шул чорда ашаган ризыклар килә: кузгалак, кычыткан, ат кузгалагы, черек бәрәңге… Гектарлап печән чапкан әниләргә, кич кайтканда, икешәр кашык он бирәләр иде. Он бүлгәнне карарга амбар алдына балалар җыела. Без дә шунда. Кайтып җиткәч тә, онны ашка туглап җибәрәбез. Әнә шундый зур хыяллар белән әнинең ике ягыннан тын гына атлыйбыз…

– Тарихтан белгәнебезчә, сугышның 26 нчы көнендә илдә икмәк карточкасы бирелә башлаган. Шәһәр халкы шуның ярдәмендә нормада күрсәтелгән өлешен ала алган. Авыл кешеләренә ул бирелмәгән. Ни өчен?

– Икмәкнең бөтен кешегә дә җитәрлек булмаганын акылым белән генә аңлый алам. Фашистлар басып алган урыннарда сөрү җирләренең 47 проценты гына калган, йөз меңнәрчә колхоз, совхоз, МТСлар җимерелгән. Болар өстенә 1943 елда булган корылык үстерелгән игеннең яртысын диярлек көйдереп бетергән. Әнинең өзгәләнгәне бүгенгедәй хәтеремдә. Безне кочаклап: «Һай, балалар, күкрәгемә терәп, ипи кисеп ашаткан көннәрем булыр микән сезгә?» – дип елый иде ул. Фронт өчен көн-төн эшләп, үзләренә бер грамм ашлык ала алмаган бәхетсез аналар балаларына нәрсә ашатырга тиеш булдылар икән? Бу сорау да җавапсыз кала. Ул чорда закон дигәннәре бик рәхимсез иде бит. Бер уч бодай өчен башлары зинданда черегән кешеләр күп булды. Бу, аңлашыла ки, беренче чиратта бер тәгам ризыгы булмаган авыл кешеләренә кагылды.

– Тылдагы хатын-кызлар башына төшкән тагын бер бәла – урман кисү. Анда күргән газаплар турында авылдашлардан минем үземә дә күп ишетергә туры килгән иде.

– Еллар үткәч, Бөек Ватан сугышы чорында хатын-кызларның урман кискәндәге фидакарь хезмәтләрен, башларына төшкән ачы газапларын тасвирлаган бик күп тарихи документларга юлыктым мин. Шуларның берсендә болай дип әйтелә: «Горький, Киров, Казан, Ярославль, Калинин, Октябрь, Пенза һәм башка тимер юлларны кирәк кадәр утын һәм агач материаллары белән тәэмин итәр өчен, ТАССР 3590 кеше һәм 1670 баш ат җибәрергә тиеш. Бу эшкә күбрәк хатын-кызлар һәм фронтка яраклы булмаган ир-атлар тартылсын». Датасы – 1942 елның 12 феврале. Татарстан бу боерыкка буйсынмый кала алмый, әлбәттә. Бу җәһәттән миндә Әтнә районы Күәм авылыннан Котдус Мостафин истәлекләре саклана. «…Билдән кар ерып, хатын-кыз урман кисә. Ул бичараларга, үз нормасын үтәү өстенә, киселгән агачны төннәрен вагоннарга төяттерәләр. Һәр авылга – бер вагон. Ябык вагоннарга төяү – үзе бер газап. Шул авыр хезмәттә норма тутырсаң, 600 грамм ипи бирәләр. Кайвакыт ашханәгә дә кертеп ашаталар…» Урман кисүдә эшләгән хатыннарны да күп тыңлаганым булды. Ашханә дигәннәре бар җирдә дә булмаган шул. «И ул Суслонгер урманнары, – дип искә ала иде авылдашым Һаҗәр апа. – Өйдән алып килгән бәрәңгене санап, һәр көн өчен бүлеп куя торган идек. Туйганчы ашаулар кайда инде ул?! Имән чикләвеге, өшегән миләш җыя идек. Сафи Гайшәсе: «Бәгырьләрем, әйдәгез, шул столовый дигәннәренең исен генә иснәп торыйк», – дип тилмерә иде. Шулай да норманы тутыра идек».

Урман кисәргә киткән кызларның тагын бер проблемасы булган бит әле. Аны хатын-кызлар гына кисмәгән. Алар янында фронтка яше җитмәгән үсмерләр дә, сугышка яраксыз ирләр дә эшләгән. Хәтта җинаятьчеләр белән дә бергә эшләргә туры килгән. Үзебезнең авыл тарихын барлаганда, мин дә авылдашым Риза абый Абзалов истәлекләрен укыган идем. Әниләр аннан, күз-колак булырсың дип, кызлары белән баруын гозерләп сораганнар. Сәламәтлеге әллә ни булмаса да, ул бу үтенечләрне кире какмаган, әллә ничә тапкыр Шатура урманнарына юл тоткан.

Миндә дә Казан медицина көллиятенең татар теле укытучысы Мөсәмирә ханым Сәлиева истәлекләре саклана. «Сугыш вакытында Кира урманнарын күп кискән минем авылдашларым. Бер елны уголовниклар белән эшләргә туры килгән. Аларның кем икәнлекләрен белгәч, кызлар, йокларга ятканда, бер-берсенә бау бәйләп ята торган булганнар. Шалаш авызына комган, буш банкалар тезеп куялар икән дә, ул-бу сизсәләр, барысы да сөрән салып, урман хуҗалыгын аякка бастыралар икән», – дип сөйләгән иде ул миңа. Гомумән, татар кызлары эшчәнлекләре, сафлыклары белән аерылып торганнар. Тик халкымның иң гүзәл, иң матур сыйфаты – эш сөючәнлеге үзенә үк дошман булып кайткан. Бу – татар халкының фаҗигасе, дисәм дә, ялгыш булмас. Кайда авыр хезмәт – шунда татар, шунда татар кызлары.

– Иң авыр эш дигәннән, аларның тагын берсе – торф чыгарудыр, мөгаен?

– Тылда эшче көчләр җитешмәүдән интеккән авыр көннәрдә Татарстан үзенең меңнәрчә хатын-кызларын Мәскәү янындагы Шатура кырларына торф чыгарырга җибәрә. Торф Мәскәү шәһәрендәге һәм өлкәсендәге сугыш кораллары ясый торган заводларны, электр станцияләрен эшләтүгә, торак йортларны җылытуга китә. Әйтергә кирәк, татар кызлары торф чыгарган урман-кырлар географиясе бик киң: Мәскәү, Вологдадан алып Себер киңлекләренә кадәр җәелә. Бу хакта фәнни хезмәтләр басылып, азрак әдәби әсәрләрдә телгә алынса да, шунысы гаҗәп: нәкъ менә татар кызларының язмышлары, эшләгән эшләре ни өчендер бер җирдә дә яктыртылмый. Милләтебез өчен бик кызганыч факт бу.

Тарихтан белгәнебезчә, торф чыгаруда эшләгән хатын-кызлар өчен татар һәм башкорт телләрендә «Правда» исемле махсус газета да чыгып килә. Безнең өчен шунысы да мөһим: аны күп еллар редакциябездә эшләгән күренекле журналист Мәрьям апа Дибаева әзерли.

Мәрьям апа Мәскәү өлкәсендәге торфчы кызлар янына 1944 елда, ире Самат Дибаевның фронтта һәлак булган хәбәрен алып, бәләкәй кызчыгын әнисе тәрбиясендә калдырып китә. Берүзе материаллар җыеп, мәкаләләр яза, Мәскәүгә килеп, типографиягә тапшыра һәм, бөтен тиражны күтәреп кайтып, баракларда,  палаткаларда өләшеп йөри.

– Безнең кызлар җирле халыкны чисталыкка, пөхтәлеккә өйрәтеп кайтканнар, дип тә ишеткәнем бар иде.

– Үзәккә үткән нәрсәләр тагын да була әле. Шуларның берсе – юынырга урын булмау. Бу хакта Түбән Көек авылыннан Әминә апа Хисмәтова болай дип сөйләгән иде: «Сасы сазлык эчендә көн буе эшлибез, рәхәтләнеп юынасы килә. Калинин, Смоленск өлкәләрендәге авылларда мунча, бәдрәф юклыгына исебез китә иде. Без яшәгән йортның хуҗасы мичкә яга да, кызгач, күмерен тартып, төбенә салам җәя. Чишенеп, шунда кереп китә, мүкәләп чыгып, бер чуен су белән тышка чыгып коена. Әбинең миченә без дә кергәләдек. Соңгы баруыбызда бер вагоннан мунча ясадык. Бер егет мич чыгара белә икән. Аны карарга бөтен авыл халкы җыелды. Шаккаттылар. Җитәкчеләр дә, авыл халкы да юынырга өйрәнде. Идән юу гадәте дә юк иде. Хуҗа хатын берәр җиргә китсә, идәнне су белән җебетеп, көрәк белән кырып чыгабыз да, кайнар су белән шытырдатып юабыз. Идән сап-сары була. Хуҗа хатын хәйран кала иде».

– Бер караганда, татар кызларын ил буйлап йөртеп тилмертүләре аңлашылып та бетми кебек. Сугыш башлануга, үзебездә дә тормыш бик катлаулана бит.

– Татарстан – иң якын тыл, фронт ихтыяҗларының күбесе монда үтәлә. Өстәвенә Казан, Яшел Үзән, Чистай һәм башка шәһәрләргә Ленинград, Мәскәү, Одесса, Киев,  Херсон     кебек шәһәрләрнең 30дан артык предприятиесе күченеп килә. Аларны да тизрәк урнаштырасы, эшче көчләр белән тулыландырып, фронт өчен хәрби продукция чыгаруны җайга саласы бар. Илгә төшкән афәтнең беренче көннәреннән үк фронтка киткән ирләр урынына, моңарчы балаларын үстереп, өй тирәсендә йөргән хатыннар һәм яшүсмерләр килә. 1942 елның беренче яртысында ук Казанда завод-фабрикалар өчен 18 мең яшүсмер эшкә тартыла. Бер үк вакытта хәрби заводларга кадрлар әзерләү өчен һөнәр мәктәпләре ачыла. 1943 елның 1 июленә ФЗӨләрне 35 мең яшүсмер тәмамлап, завод-фабрикаларда, төзелештә һәм транспортта эшли башлый. Аларны башка өлкәләргә дә тараталар. Күбесе, өйләренә кайткач, вакытында килеп җитә алмыйча, төрмәләргә утыртыла. Бу җәһәттән Татар Алаты кызы Вафина Мәрзия апа сөйләгәннәр бик тә күңелгә уелып калган. Аны 13 (!) яшьтә ФЗӨгә җибәрәләр. Ике ел буе Юдинода рельслар чистарта. «Юан-юан агачларны, шпалларны күтәреп ташый идек. Иңбашларыбыз суелып каный иде. Көннәрдән беркөнне, ачлыкка чыдый алмыйча, кайтып килергә рөхсәт сорадым. Җибәрделәр. Әмма буран чыгу сәбәпле, бер көнгә соңга калып килдем», – дип сөйләгән иде ул. Шуның өчен аны төрмәгә утырталар…

– Тәэминә ханым, сез тылда фидакарь хезмәт куйган хатын-кызлар турында шактый гына мәгълүмат җыйгансыз, иң мөһиме, алар белән аралашырга өлгергәнсез. Бүген сезне ниләр борчый?

– Сөргенгә тиң шушы хезмәтнең беркайда да күренмәве, искә алынмавы, билгеләнеп үтелмәве йөрәкне әрнетә. Сугышта катнашучыларга, аларның толларына барыбер азмы-күпме кадер-хөрмәт күрсәтелде. Ә тыл хезмәткәрләре берничек тә искә алынмады. Ул чор хатын-кызларының тиңдәшсез батырлыгы турында сөйләгән документлар архивта саклана әле. Аларның исемнәрен барлау, фидакарь хезмәтләре турында бәян итүне тарихчыларыбызның изге бурычыдыр дип саныйм.

Саннар

Бөек Ватан сугышы чорында ил азатлыгын яклап көрәшкә күтәрелгән гүзәл затларыбызның саны 850 меңгә җитә. Хатын-кызларның сугыш хәрәкәтләрендә турыдан-туры бу дәрәҗәдә күпләп катнашуын тарих моңа кадәр белми.

Бу чорда республикабызда 3500 шәфкать туташы, 3 меңнән артык санитар-дружиначы әзерләнә.

Казаннан Көнбатыш фронтка көн саен 60 литр кан җибәрелеп торган. Кан бирүчеләрнең 90 проценты – хатын-кызлар.

Сугыш елларында Татарстан сәнәгать предприятиеләренә өстәмә көч булып, 41 мең хатын-кыз эшкә килә.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова


Әниләр ничек түзде икән? Татар хатын-кызлары турында без белмәгән серләр” язмасына фикерләр

  1. Шәп язма! Рәхмәт! Менә шушындый тарихи язмалар күбрәк булсын иде ул матбугат битләрендә!

Фикер өстәү