Рөхсәт ителмәгән урында су кереп, гомереңне куркыныч астына кую гөнаһмы?

Ниһаять, чын җәйгә аяк бастык. Күңел табигатькә, бигрәк тә су янына тартыла. Үзе рәхәт, үзе хәтәр чор. Елның-елында нәкъ менә шушы чорда хәвеф-хәтәр, бигрәк тә суга бату очраклары арта бит. Рөхсәт ителмәгән урында су кереп, гомереңне куркыныч астына кую гөнаһмы? Мөселманнарга кояшта кызынырга ярыймы? Шушы сораулар белән «Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисовка мөрәҗәгать иттек.

– Һава торышы су коенырлык булмаганда суга кереп батып үлү яки балык тотканда суга батып үлү үз гомереңә куркыныч янаганын белә торып үзеңне үлемгә китерү була бит. Бу суицид саналмыймы?

– Кеше үз гомерен куркыныч астына куярга тиеш түгел. Фәлән урында су коенырга ярамаганлыгын, суның салкын, һава торышының начар икәнен белә торып керсә, ул үзенә-үзе зарар китерүче була. Моны суицид, төгәлрәге, шуңа якын гамәл дип әйтергә була. Әгәр кеше балыкны гаиләсен туендыру өчен түгел, кызык өчен генә тотканда батып үлсә, бу гөнаһ санала. Әгәр балыкка мохтаҗлыктан барган булса, бу очракта ул суицид булмый, гаиләсен туендыру юлында үлгән кеше саналачак.

– Суда батып үлгәннән соң мәетләре табылмаган кешеләр турында ни әйтерсез?

– Әгәр бу кешенең батып үлгәнлеген 100 процент белсәк, аны искә алып Коръән укыла, догалар кылына. Җеназа намазы мәсьәләсенә килгәндә, ул кешенең мәете булган вакытта гына укылырга тиеш. Әгәр суга баткан кешенең мәете табылмаса, җеназа намазы укылмый.

– Су коенганнан соң чайканмый гына намаз укырга ярыймы?

– Әгәр кеше суга госел алам дигән ният белән чумса, авызын-борынын чайкатса, ул госелле санала, тәһарәте дә була. Аңа шул килеш намаз укыса да рөхсәт ителә. Ник дигәндә, су аның бөтен тәненә тигән була.

– Хатын-кызлар һәм ир-атлар ислам дине кануннары буенча ничек су коенырга тиеш?

– Иң элек ир-ат белән хатын-кызларга бергә су коенудан сакланырга кирәк. Коенган очракта, аларның гаурәт җирләре томаланган булырга тиеш. Ир кешеләрнең гаурәте – кендектән алып тез астына кадәр. Хатын-кызларның бите, беләзектән куллары, тубыктан аяклары гына күренеп торырга тиеш. Гүзәл затларның башка барлык урыннары капланган булырга тиеш. Бүген ир-атлар, хатын-кызлар өчен дә шундый махсус коену киемнәре бар. Әгәр кеше су буенда үзе генә булса, аны беркем дә күрми икән, ул очракта бу шарт түгел. Кешеләр янында су коенганда гаурәт урыннары капланган булырга тиеш.

– Су коену урынында ашап-эчәргә ярыймы?

– Су коенган урында ашау-эчү дин ягыннан тыелмый. Әмма ул ризык хәләл булырга тиеш. Исерткеч эчемлекләр кулланган кешеләр янында да ашарга ярамый. Бу очракта чисталык, пөхтәлек турында да онытмаска кирәк. Ашаганнан соң ул урынны җыештырып китү дә мөһим.

– Мөселманнарга кояшта кызыну рөхсәт ителәме?

– Мөселманнарга кызыну тыелмый. Әмма бу очракта да гаурәт урыннар капланган булырга тиеш. Кеше күрми, кеше йөрми торган урында кызынсаң, гаурәт урыннарны каплау мәҗбүри түгел.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү