Контракт буенча хәрби хезмәткә китүчеләр: «Без якламасак, кем яклар?»

Татарстаннан көн саен 10лап егетне контракт буенча хәрби хезмәткә озаталар. Билгеле булганча, республикада ике махсус батальон туплыйлар.

Шунысы мөһим: егетләр шушы вакыт аралыгында элеккеге эш урыннарын саклап кала алачак. Шулай ук тагын бер мөһим шарт: Россия Оборона министрлыгы түләгән акчадан тыш, Татарстан Хөкүмәте республикадан киткән егетләргә бер мәртәбә 200 мең сум күләмендә түләү вәгъдә итә. Шуңа өстәп, солдатларның үзләренә һәм якыннарына күпсанлы ташламалар да каралган.

Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктының өлкән инструкторы, прапорщик Виктор Никитин сүзләренчә, бүгенгә 400гә якын егет килешү төзергә өлгергән инде. «Бер айга якын махсус әзерлек узганнан соң, алар хәрби бурычларын үтәргә җибәреләчәк. Шул исәптән, Украина территориясенә дә. Контракт, ким дигәндә, дүрт айга төзелә. Аны озайтырга да мөмкин. Беркемне дә мәҗбүриләмибез, барысы да үз теләге белән китә», – диде ул.

Виктор Никитин билгеләп узганча, көненә 10лап егет, барлык тикшерүләрне дә узып, килешү төзи. Теләк белдерүчеләр, махсус хәрби операция башланган вакыт белән чагыштырганда, кимрәк булса да, шактый шалтырата икән. «Хатын-кызлар да бар. Әле бүген генә 54 яшьлек ханым шалтыратты. Тәҗрибәле терапевт, ярдәм итәргә тели. Хатын-кызлар күбесенчә медицина хезмәткәре яисә элемтәче булып уза бит хәрби хезмәтне», – дип сөйләде ул безгә.

«Хәрби ант биргән бит!»

Махсус операция башланганнан бирле 500дән артык Татарстан егете, контракт буенча хезмәт итүне сайлап, Украинага киткән. Узган ел белән чагыштырырлык та түгел. 2021 елда килешү төзүчеләрнең гомуми саны 1000ләп кеше булган. Үз теләкләре белән хәрби хезмәтне сайлаган егетләр белән бераз аралашырга да җай чыкты.

Чаллы егете Артур Сәлимовка – 33 яшь. «Мин гап-гади гаиләдә үстем. Хатыным һәм җиде яшьлек улым бар. 2012 елда чакырылыш буенча хезмәт итеп кайттым. Хәзер менә хәрби хезмәтемне контракт буенча дәвам итәргә телим. Мин илемне үз гаиләм кебек күрәм. Килешәсездер, гаиләдәге кешене барыбер яклыйсың һәм саклыйсың. Хаклымы ул, хаксызмы, аның турында башкалар нинди фикердә – алары мөһим түгел, – дип сөйләде ул «ВТ» хәбәрчесенә. – Минем улым үсә. Әгәр аңа мин үрнәк күрсәтмәсәм, кем күрсәтер соң?»

Фото: Салават Камалетдинов

50 яшьлек Улугбек Халматовның хәрби хезмәт тәҗрибәсе шактый бай. 1990–1992 елларда Литва, Рязаньда хезмәт итә. Путч вакытында Мәскәүдә Хөкүмәт йортын саклаучыларның берсе була. Чаллыга әйләнеп кайтып, берничә ел эшли дә, 1999 елда, килешү төзеп, хәрби хезмәткә юл тота. Югославиягә барырга җыена, килеп чыкмый. Аның каравы Чечнягә барып чыга. Ягъни хәрби операциянең нәрсә икәнен яхшы белә ул. «Мин балалар йортында үстем. Балачагым да «сугышып» үтте. Ул чакта ук хәрби булырга хыяллана идем», – дип искә ала тәҗрибәле ир-егет.

Без якламасак, кем яклар? Улугбек Халматовның тормыш девизына әйләнергә өлгергән сүзләр бу. «Кыерсытылганнарны без якларга һәм сакларга тиеш. Ничек читтән карап тора алыйк ди? Хәрби ант биргән бит! Ике улым бар, аларга да үрнәк булырга тиеш мин».

Лилия Гыймазова

 


Фикер өстәү