Франция Германия аша Россиядән газ җибәрү туктатылу турында белдерде

Россиядән торбаүткәргеч буенча Францияне газ белән тәэмин итү туктатылган. Бу хакта ТАСС GRTgaz француз компания-операторына сылтама белән хәбәр итте.

«15 июньнән GRTgaz компаниясе Германиядән Франциягә газ агымын туктатты», — диелә хәбәрдә.

«Франс-Пресс» агентлыгы аңлатуынча, торбаүткәргеч буенча тәэмин итү барышында Россия газының төп өлеше нәкъ менә Германия аша кергән.

Россия ягыннан әлегә рәсми шәрехләүләр юк.


Фикер өстәү