Татарстан Дәүләт Советы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Казан Сабан туена бүләкләр тапшырды

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры каршында Сабан туе өчен бүләк җыю тантанасы узды.

Татарстан Дәүләт Советы һәм Президент каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов исеменнән парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм илкүләм мәсьәләләр буенча комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова котлады. Сабантуйда җиңүчеләргә бүләк – республикабыз тарихы, гореф-гадәтләре, рухи кыйммәтләре һәм мәдәни мирасы турында «Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз!» китабын тапшырды.

– Сабан туе – татар халкының иң яраткан бәйрәме. Аны республикада да, республикабыздан  читтә дә яраталар. Россия халыкларының мәдәни мирасы елында бу бүләк җыю традициясе саклану һәм елдан-ел аның киңәюе бик мөһим. Ул безнең республикада яшәгән барлык милләтне берләштерә, – диде Людмила Рыбакова.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән «Ак калфак» бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова котлады.

–  Сабан туе – барыбызның да бәйрәме. Ул татарның җаны, гореф-гадәте, йоласы. Сабан туена бүләк җыю – изге эш. Гомер-гомергә безнең милләтебез һәр көрәш батырына, һәр катнашучыга үзенең бүләген тапшырырга омтылган. Ул аны ел буе әзерләгән. Без дә бүген сезгә бүләкләр әзерләп килдек, – диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессыннан Сабан туенда җиңүчеләргә бүләккә чигелгән сөлге һәм Ырынбур шәле тапшырылды.

–  Сабантуй колгасы сөлгесез булмый. Бүген без колгага алты яшьлек кызыбыз чиккән сөлгене бәйлибез. Ә бу мамык шәл –  көрәшчеләребезнең әниләренең  тәнен генә түгел, йөрәген җылытсын. Исән-сау булсыннар һәм матур итеп яшәргә язсын аларга, – диде Кадрия Идрисова.

                                                                                                    Ләйсән Сафина


Фикер өстәү