Татарстанда урманнарында агачларны яңарталар

Татарстанда «Урманнарны саклау» федераль проекты һәм «Экология» илкүләм проекты буенча 549 гектар мәйданда урманнар чистартылып, тәртипкә салынган. Барлыгы исә 2098 гектар мәйданда эшләр башкарырга туры киләчәк.

Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы оешмалар белгечләре быел җәмгысы 1521,1 гектар мәйданда урманнарны яңарткан. Шуның 1412,5 гектарында – киселгән, корыганнары урынына, 104,6 гектарында буш җирләргә яшь үсентеләр утыртылган, 4 гектарында урманны калынайту эшләре башкарылган. Министр Равил Кузюров әйтүенчә, яраксызга әйләнгән агачлар мәйданының 76 процентына яңалары утыртылган инде. Барлык эшләр башкарылгач, бу күрсәткеч 140 процентка җитәчәк. Проект буенча урманнардагы токымлы төп агачларның орлыклары да әзерләнә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү