Җиде юл чатында: чыгарылыш укучылары «Кем булырга?» дигән сорауга җавап эзли

Күңел тартсынмы, кесә чыдасынмы? Чыгарылыш укучыларының «урак өсте» бара. Имтихан белән сыналганнар хәзер инде уку йортын сайлый. Шунысы куандыра: югары уку йортларында бюджет урыннары артты. Шулай да алар барысына да җитәрме? Киләчәк өчен нинди һөнәрләр кирәк? «ВТ» хәбәрчесе шул сорауларга җавап эзләде.

 Кемнәр кирәк?

Кадрлар кытлыгы күп өлкәләрдә сизелә. Хәер, аның булмаган чагы юктыр да. Замана үзгәргән саен, һөнәрләр дә үзгәрә бит. Хәзер иң кирәкле белгечлекләр – ихтыяҗ тәкъдимнән артып киткән тармакларда.

Моннан берничә ел элек Халыкара хезмәт оешмасы (МОТ) белгечләре 2022 елга дөнья күләмендә мәшгульлек күрсәткече артачак һәм ул коронавирус пандемиясе алып килгән торгынлыкны алмаштырачак дип фаразлаган иде. Әлбәттә, ул чакта геосәяси вакыйгалар исәпкә алынмагандыр.

Дөньякүләм икътисади форум белгечләренең тикшеренүләре күрсәткәнчә, 2022 елда күпчелек процесслар автоматлаштырылачак, бу инде IT-белгечләргә ихтыяҗның артуына, ә эшче кулларга кимүенә китерәчәк. Хәер, моны инде фаразлыйсы да юк, үзгәрешләр – күз алдында. 75 млн эш урыны юкка чыгып, аның урынына яңа 133 млн урын барлыкка киләчәк, дип юраган иде форум белгечләре. Тикшерүләр күрсәткәнчә, кешеләрнең физик мөмкинлекләренә кызыксыну кимеп, бүтән когнитив сәләтләргә игътибар артачак.

Һөнәри ориентация һәм карьера ясау буенча консультант Николай Чикуновка да «Киләчәктә нинди һөнәрләр кирәк булачак?» дигән сорауны еш бирәләр. Америка ачып гаҗәпләндерми белгеч.

– Иң элек, бу – кешеләрнең төп ихтыяҗларын канәгатьләндерә ала торган һөнәрләр. Әйтик, табиб, чәчтараш, азык-төлек җитештерү, сату буенча белгечләр һәм башкалар. Икенче урында – кешеләрнең үзенчәлекле сәләтләренә бәйле булган һөнәр ияләре. Шул ук иҗат әһелләре керә монда. Өченчедән, механикалаштыру һәм автоматлаштыру белән генә ерак китеп булмаган өлкәләрдә хезмәт итүчеләрне дә санга сукмый мөмкин түгел. Андыйлар гел кирәк, – ди ул.

– Яшьләр сайлый торган төп юнәлешләр ул – ясалма интеллект, генетика, медицина, педагогик белгечлекләр. Кыскасы, болар барысы да – хәзерге икътисад таләп иткән һөнәрләр. Алар импортны алмаштыру җәһәтеннән дә әһәмиятле, – ди Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының югары белем өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Татьяна Рябко.

Россия Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе, педагогика фәннәре кандидаты Раил Шәмсетдинов фикеренчә, хәзерге чорда белем алу өчен кулай ике төп юнәлеш бар: IT-тармак һәм медицина. Шушы тармак буенча укыган яшьләрнең киләчәге бүгеннән үк тәэмин ителәсе көн кебек ачык.

– Без укыган чорда бюджет урыннары бик аз иде. Хәзер арттырып торалар. Әмма балалар аз, демография күрсәткече түбән. Шуңа карап, мәгариф тармагы да үзгәреп тора. 5–10 ел элек юрист белән икътисадчы һөнәре бик популяр иде. Бөтен кеше шул юнәлешкә кызыкты, шуңа укыды. Минем уйлавымча, хәзер ике төп юнәлеш бар: IT-тармак һәм медицина. Үзем дә информатика укытучысы буларак, бу юнәлешкә карата кызыксыну барлыгын беләм. Бөтен тормышыбыз цифрлаштыруга бәйле бит хәзер. Замана һөнәре ул. IT-тармак, технологияләр гел үсештә. Ул гел безнең белән булачак. Бу юнәлештә акча да күп. Шуңа күрә бу өлкә яшьләргә кызыклы. Әлеге тармак буенча белгечләр әзерләргә кирәк һәм бу эш алып барыла да. Күп кенә югары уку йортлары нәкъ менә IT-белгечләр өчен бюджет урыннарын арттыра. Махсус зоналар, технопарклар ачыла. Казанда да Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән цифрлы квартал ачылырга тора. Кыскасы, IT-тармак актив булачак һәм бу юнәлештә кадрлар да кирәк. Бу өлкәне сайлаган яшьләр ялгышмас, – дип, фикере белән уртаклашты ул. – Медицина өлкәсенә килгәндә, аның актуальлеген соңгы еллар күрсәтте. Медицинадан башка ниндидер чирне җиңә алмавыбызны халык та аңлый башлады. Төрле вируслар чыгып тора. Аннан, кеше үзенең саулыгы өчен күбрәк борчыла, ныграк кайгырта башлады. Һәркемнең озаграк һәм сәламәт яшисе килә. Шуңа яшьләр табиб һөнәрен сайлый. Медицина да – акчалы өлкә.

Раил Шәмсетдинов әйтүенчә, эшче кулларга да ихтыяҗ бар. Аныңча, энергетика тармагына караган белгечләр әзерләү аеруча әһәмиятле. «IT-тармак эшләсен өчен, электр энергиясе кирәк. Аны тәэмин итү өчен, димәк, белгечләр дә кирәк. Элек бер бүлмәдә генә ут яндырсак, хәзер тәүлек буе урамда да ут яна. Аларны карап тотучылар кирәк бит. Эшче кулларның абруен «WorldSkills» кебек чемпионатлар да арттырды», – ди әңгәмәдәш.

Эшкә урнашу мәсьәләләре буенча консультант Надежда Малова фикеренчә, абитуриентларга киләчәк һөнәрен сайлаган вакытта эчке тоемлауларына таянырга һәм табигый сәләтләренә игътибар итәргә кирәк. «Дөнья бик тиз үзгәрә. Пандемия чорын карыйк. Университет эчендә өйрәтелми торган һөнәрләрнең әһәмияте артты, шуларга да ихтыяҗ барлыгы күзәтелде. Кемнеңдер үзе өчен якын берничә өлкәсе бар икән, шул тармакларда яңалыкларны карап барырга киңәш итәм», – ди белгеч.

«Яшьләр өчен «вазыйфа» дигән төшенчә юк. Алар хәзер билгеле бер вакыт аралыгы, төгәл расписание буенча эшләргә теләми. Ял итү, күнекмәләрне арттыру, белем алу, сәяхәт итү – аларга шулар кызык. Киләчәк тә – эш белән ял арасында алтын урталык саклый, гаилә һәм шөгыльгә вакыт калдырырга мөмкинлек бирә торган һөнәрләр кулында», – диделәр балаларның сәләтләрен ачыклауда булыша торган үзәкләрнең берсендә.

Җиде юл чатында

Булачак һөнәрне сайлаганда теләккә генә түгел, мөмкинлекләргә дә игътибар итәсең. Юрганыңа карап аягыңны суз, дигәннәре хәзерге вазгыятькә бигрәк тә туры килә. Югары уку йортлары ишекләре абитуриентлар өчен 20 июньнән  ачылачак (кайберләрендә иртәрәк тә), ягъни, шул көннән кабул итү кампаниясе башланачак. Августта исә студент исеменә лаек булучылар исемлеге чыгачак.

Быелгы кабул итү кампаниясенең төп яңалыгы – бюджет урыннарының артуы. Якынча 600 меңгә. Һәр икенче кичәге абитуриент бүген студент булырга мөмкин дигән сүз инде бу. Абитуриентлар документларын биш югары белем бирү йортына, берничә белгечлеккә тапшыра ала. Олимпиада җиңүчеләре, ГТО тапшыручылар, активистлар, гадәттәгечә, өстәмә балларга өметләнә ала. Уку йортларының кайсыларында өстәмә имтиханнар көткәнен дә онытмаска кирәк булачак студентларга.

Татарстандагы вазгыятьне алсак, белем бирү йортларына барлыгы 20 88 бюджет урыны каралган. КФУ, КНИТУ, КНИТУ-КАИ кебек республиканың төп уку йортларына шуның 70 проценты туры килә. Бюджет урыннары дәүләтнеке саналмаган югары уку йортларына да бирелгән. Быел алар өчәү. ТИСБИ идарә университеты һәм «Иннополис» университетында – 82шәр, Тимирясов исемендәге Казан инновация университетында 53 бюджет урыны булачак. Сүз уңаеннан, быел 11 нче сыйныфны – 15648, 9 нчы сыйныфны 37757 укучы тәмамлый.

Бюджет урыны майлы калҗа кебек бит ул. Барысына да эләкмәячәге көн кебек ачык. Теләп тә, түләп тә укырга әзер булганнарның акча янчыгы никадәр тулы булырга тиеш соң? Өч төп югары уку йорты мисалында карыйк.

Абитуриентлар һәм чит илдән килүче яшьләр арасында популяр саналган КФУ быел түләп укучылар өчен белем алу хакын арттырмаска вәгъдә иткән иде. Хәер, тәкъдим ителгән кадәрен дә арзан дип әйтеп булмый.

Әйтик, иң күп акча таләп ителгән белгечлек ул – дизайн юнәлеше. Бер елга уку хакы 260 мең сумнан артыграк. Аннан, гадәттәгечә, медицинага бәйле һөнәрләр. Теш табибы, дәвалау, медицина биохимиясе юнәлешләрендә уку 210 мең сумга якын.

Фәлсәфә, социология кебек юнәлешләр буенча белем алу 150 мең сум тирәсе. Журналистика, конфликтология юнәлешләрендә дә шул ук хәл.

Иҗади һөнәрләрдән җиргә төшсәк, бу тармакларда белем алу өчен дә елына 150–180 мең сум акчаны кызганмаска кирәк булыр (радиофизика, инноватика, нефть-газ юнәлеше, юриспруденция, менеджмент).

Медицина университеты, гадәттәгечә, түләп уку бәясе буенча алдынгы. Биредә күпчелек юнәлешләрдә белем алу хакы 200 мең сумнан артып китә. Мәсәлән, теш табибы булам дисәң, бер елга 230400 сум, педиатр һөнәрен үзләштерергә теләсәң, 200 мең сум түләргә туры киләчәк. Фармацевтика юнәлешендә бер ел уку 159920 сумга төшәчәк.

Быел Казан дәүләт энергетика университетында түләп уку бәясе үзгәрешсез калган. Икътисади һәм гуманитар юнәлешләр буенча белем алырга теләүчеләр өчен ул 113600 сумны тәшкил итәчәк. Техник юнәлеш өчен – 131100 сум. Читтән торып уку хакы 38 мең сумнан башлана.

Белгеч сүзе

Зөһрә Кәримова, практик психолог:

– Һөнәр сайлаганда ялгышмау мөмкин хәл түгелдер ул, минемчә. Вакыт узу белән кешенең миссиясе дә үзгәрә бит. Иң мөһиме – йөрәк белән сайлау.  Йөрәгеңне тыңларга һәм, беренче чиратта, ул теләгән җиргә укырга барырга кирәк. Билгеле, кемнеңдер моңа мөмкинлеге юктыр, яисә шул ук имтиханнар киртә булып торадыр. Тик теләк ихлас икән, аңа барыбер кайчан да булса ирешергә кирәк. Быел барып чыкмаса, киләсе елга. Шулай кечкенә адымнар белән максатка килергә. Үзегезнекеннән баш тартмагыз.

Укырга керү – катлаулы процесс. Ул стресска да китерергә мөмкин. Хәер, стресс гел булачак, ул кешенең «комфорт зонасы»ннан чыгуына җавабы бит. Әмма аны киметү мөмкин. Бу хакта еш һәм күп уйламаска гына кирәк. Сезгә дигән сезнеке булыр, моңа ышаныгыз.

«Керсәм дә, укый алмам инде», – дип тә уйларга кирәкми. Укырсыз! Билгеле, югары уку йорты – мәктәп түгел. Укытучылар артыгыздан йөгереп йөрмәс. Әмма сезгә кадәр дә укыганнар, сездән соң да укырлар, сессиясен тапшырырлар, имтихан бирерләр. Студент чорының төп кагыйдәсе – бу чордан ләззәт алу! Иң күңелле, мәшәкатьсез, риясыз вакыт ул. Шушы вакыт зурлар тормышының тәмен татырга мөмкинлек бирә.

 Сан

«Зур тәнәфес» конкурсы, «Россия – мөмкинлекләр мохите» платформасы һәм Илкүләм технологик олимпиада вәкилләре балаларның һөнәргә карата фикерләрен сорашкан. Кызларның 19 проценты иҗат һәм мәдәнияткә бәйле өлкәләрдә эшләргә теләвен белдергән, 17 проценты – сәламәтлек саклау, 8 проценты мәгариф тармагын сайлаган. Малайларның күпчелеге (38 процент) киләчәген программалар уйлап табу һәм IT-технологияләр юнәлеше белән бәйләргә теләвен әйткән.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү