Федераль Сабан туенда абсолют батыр исеменә көрәшкән Булат Мусин: «Рөстәм Миңнеханов, киләсе елга җиңәрсең әле, диде»

Ульяндагы Федераль Сабан туенда Россиянең иң көчле көрәшчеләре бил алышты.

Батыр калган егетләр турында язган идек инде.

Федераль Сабан туеның батырлар ИСЕМЛЕГЕ

Абсолют батыр исеменә исә Татарстаннан Булат Мусин һәм Ульяннан Сергей Павлик көрәште. Булат — 100 кило үлчәү авырлыгында бил алышса, Сергей Павликның авырлыгы 170 килодан артык. Ахыр чиктә Павлик җиңде.

Булат исә артык борчылмады кебек. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та борчылмаска кушкан бит.

— Яныма килеп, «Борчылма, киләсе елга җиңәрсең әле» диде ул. Миңа калса, Павлик — иң көчле көрәшчеләрнең берсе. Авырлыкларны чагыштырсак та, миннән ике тапкыр диярлек авыррак ул. Соңгы арада үз авырлыгыбыздагы егетләр белән көрәшеп күнеккән. Бәлки, авырраклар белән ешрак бил алышсак, килеп тә чыгар. Шулай да, тумаган тайның билен сындырмыйк. Бүген мин канәгать. Үз үлчәвемдә, көндәшемне чистага атып, батыр калдым, — диде «ВТ» хәбәрчесенә Булат Мусин.


Фикер өстәү