Фатирында янгын чыккан Чулпан: “Әле ярый балам өйдә юк иде”

Казанның Дәрвишләр бистәсендә гомер итүче Мәхмүтовлар гаиләсенә зур хәсрәт килә. Ипотекага алган фатирларында янгын чыга. Ул көнне иртән баласын ирен эшкә озата да, бераз ял итеп алмакчы була. Әмма ял итүе зур борчуга әйләнә.

– Улым лагерьга 20 июнь көне генә китәргә тиеш иде. Аларны 17 се көнне чакыртып алдылар. Ул шимбәне өйдә тыныч кына уздырырмын дип уйладым. Иртәдән балкон тәрәзәләрен ачып куйдым, кер машинасын кушып җибәрдем. Әмма бераздан черт-черт иткән тавышка сискәнеп киттем. Башта яңгыр ява дип уйладым. Кухнядан зал ягына йөгереп барсам, юына торган бүлмә каршысындагы чыбыклардан ут чыгып, тартырылган түшәм яна иде. Бик каушап калдым, – дип сөйли Чулпан. – Андый хәлне күргәнем юк иде. Ул түшәм тиз яна һәм эреп төшеп тә бара икән. Хәтта, кире чыга алмам дип телефоным торган бүләмәгә дә кермәдем. Ут бик тиз таралды. Күршеләргә кереп, янгын сүндерүчеләрне чакыртканчы бүлмәдәге бөтен әйбер янып беткән булган инде. Кухня гына янмый калды. Әмма ул да кап-кара.
Яшь гаилә фатирларын 30 елга ипотекага алган була. Шуның әле ел ярымын гына түләгәннәр.
– Бик читен хәл икән. Кешедән ярдәм сораудан да кыены юк. Күңелем бик борчыла. Әмма улымның өйдә булмавына, янгынның төнлә чыкмаганына сөенеп тә куям. Гаиләң белән йоклап яткан чагың булса, нишләр идең? Төрлесен уйлыйм да, ничек тә уңайланып китәрбез әле дип тә куям. Әмма килгән зыян бик зур шул. Чит кешеләр ярдәменнән башка булмый, – ди Чулпан.

Әлеге гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Чулпан Фәнис кызы Мәхмүтованың Ак Барс, Саклык банкы карталары 89631211087 телефон номерына беркетелгән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


2 фикер

  1. Аллах сакласын, курэчэк итмэсен🙏 Бу гайлэгэ Аллах узенен ярдэмен бирсен🙏

  2. Без үзебезнең хокукларыбызны белмибез шул. Ипотекага алынган фатир страховать ителми булмый. Ипотека буенча түләү дә, фатир да. Мөрәҗәгатъ итәргә онытмаганнардыр, башлары катып.

Җавап Отменить ответ