Сүздә бар, гамәлдә  юк: фермерларны нинди проблемалар борчый?

«Безне ишетүләрен телибез». Бер төркем Татарстан фермерлары Россиянең «Халык фермеры» ассоциациясе рәисе Олег Сиротага әнә шулай дип мөрәҗәгать итте. Ә борчыган сораулар, гадәттәгечә, шактый җыелган иде.

Банклардан кредит алгандагы бюрократия, җитештергән товарны сату, шул исәптән эре сәүдә челтәрләренә керүдә авырлыклар, кадрлар кытлыгы, кирәкле техника булмау, электр энергиясенә түләүнең чамадан тыш зур булуы… Дөрес, без әлеге проблемалар, авырлыклар турында әледән-әле ишетеп, язып та торабыз үзе. Ләкин бу юлы республика фермерлары аларның Россия дәрәҗәсендәге югары органнарга барып ирешүен теләде.

Билгеле булганча, «Халык фермеры» ассоциациясе тугыз төбәк ассоциациясен һәм ике тармак берлеген үз эченә ала һәм 2000 фермер, эшкәртүчене берләштерә. Россиядә Олег Сиротаны түрә генә түгел, җирдә эшләүнең бар рәхәтен һәм михнәтен үз җилкәсендә татучы фермер буларак та беләләр. Аңа Россия Президенты Владимир Путин каршында да фермерларның зарын да еш әйтергә туры килә. Шундый уртага салып сөйләшүләр вакытында күпчелек фермерларның баш бәласен хәл итүгә дә ирештеләр. Мәсәлән, субсидия алган җитештерүчеләрдән авыл хуҗалыгы техникасын сатып алган очракта, 30 процент ташламаны саклап калдылар, грант алуда кайбер шартлар йомшартылды, фермер хуҗалыклары өчен сөт продукциясен маркировкалау вакыты озайтылды. Шуңа күрә ассоциация рәисе белән очрашырга килгән республика фермерлары Олег Сиротага үз теләк-тәкъдимнәрен әйтеп калырга ашыкты.

– Үз проблемаларыгызны кыенсынмыйча әйтегез. Мин үзем дә – җитештерүче фермер. Җиде ел элек бер кәстрүл сөттән башланган бизнеста бүген 100 тонна сөт эшкәртеп, сыр ясауга ирештек. Безнең 100дән артык кибетебез бар. Мин үз тәҗрибәмдә шуңа инандым: авыл хуҗалыгында акча эшләп була. Ләкин безнең илнең үзенчәлеге бар: ул күбрәк эре бизнес өчен отышлы. Кече эшмәкәрлек проблемалары авырлык белән хәл ителә, – диде ул.

Хәер, фермерлар үзләрен күптәннән борчыган сорауларын әйтергә кыенсынып тормадылар үзе. Фермер Нурҗиһан Хәйретдинова банкларның кредит бирмәвеннән зарланды.

– Банклар «Стартап» программаларын гына түгел, эшләп килгән бизнесны да кредитламый, – диде ул җан ачысы белән. – Әйе, безгә матур картина күрсәтергә яраталар, ләкин чынлыкта бөтенләй башка мәсьәлә. Менә мин, мәсәлән, агротуризм белән шөгыльләнмәкче булам. Ләкин кредит ала алмыйм, чөнки фермерлар белән даими эшләүче банкта үсентеләр, агротуризм өчен кирәкле җиһазларга кредит бирү күздә тотылмый. Икенчедән, аларга мөрәҗәгать итсәң, еш кына, лимит бетте, дигән сүзләр ишетәбез. Кем алган соң аны? Ни өчен без алардан файдалана алмыйбыз? Сүздә бар, гамәлдә юк булып чыга бит. 350 кешенең нибары икесе кредит алган. Бу – бик начар күрсәткеч. Бәлки фермерлар белән чынлап торып эшләүче башка банк ачарга кирәктер? Җирдә эшләүчеләр болай да күп түгел. Ярдәм булмаган очракта, алар бөтенләй бетәчәк.

«ДНК гына тапшырасы калды. Башка барлык тикшеренүләрне уздым». Монысы – банкларның мең кат йозаклы ишекләрен кагып һәм кочак-кочак документ тапшырып арыган «Деревня» авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Никола Иветич  сүзләре.

– «Овощная долина»ны төзегәндә, шушы ук банктан кредит алырга өч тапкыр талпынып карадым. Барып чыкмады. Быел тагын бер талпыныш ясадым. Алдым. Тик 2 млн 500 мең сум сораган идем, 1 млн 600 мең сум бирделәр. Ләкин аны алыр өчен ДНК гына тапшырасы калды. Бик авырлык белән алдым,  – диде ул.

Телгә алынган банк вәкиле мондый проблеманың чыннан да барлыгын раслады. Тик чишелеш юлын әйтеп бирә алмады. Шулай да фермерлар белән элемтәгә чыгып, сорауларын карарга вәгъдә бирде.

Тукай районыннан «Бердәмлек» кооперативы вәкиле Лилия Минеханова исә арадашчылар проблемасын күтәрде. Ул продукция сатканда тендерны арадашчылар отуын аңлап булмый торган хәл дип әйтте.

– Җитештерүче һәрвакыт үз продукциясен турыдан-туры сатарга тели. Болай эшләгәндә аның үзенә дә, алучыга да отышлы. Берничә тапкыр тендерны бөтенләй чит кеше отты. Ул җитештерүче дә, фермер да түгел. Хәтта бер гектар җире дә юк. Продукцияне каян алырга җыена ул? Шунысы аңлашылмый. Әле ярый безнең яшелчәләрне сату белән проблема юк. Тик башка фермерларның мондый проблемалары  бар. Шуңа игътибар итсәгез иде, – диде ул.

Кыскасы, күтәрелгән күпчелек сорауларны уртага салып сөйләштеләр, хәл итү юлларын эзләделәр. Кайберләренең, бәлки, киләчәктә закон проекты дәрәҗәсенә җитүен дә күрербез. Анысы – теләк, мөмкинлек һәм вакыт кулында.

Зөһрә Садыйкова

 

 

 

 

 


Фикер өстәү