БДИда 200 балл туплаган Эвелина Мөслимова: “Укытучылар бәяләгәндә, гаделлек җитмәс иде”

Казанның 18 нче гимназиясен тәмамлаган Эвелина Мөслимова рус теле һәм әдәбиятыннан узган сынауларда 100әр балл туплады. Инглиз телен яхшы белгән кыз әлеге фәннән дә шундый ук абсолют балл көтә. Теләге – КФУның лингвистика бүлегенә укырга керү.

1 нче сыйныфтан 11гә кадәр бары “5ле” билгеләренә генә укыган ул. Һәрвакыт беренче булырга омтылган. Гадәттә, “5ле”гә генә укучыларга “отличник синдромы” хас. Эвелинага да кагыламы икән бу?
– Яшермим, миндә дә бар ул. Гел беренче булырга тырышам. Максатыма ирешә алмасам, күңелем төшә. Инглиз теленнән узган бөтенроссия олимпиадасының финалына үтә алмагач та, бик борчылдым. Республика этабында призер булган идем югыйсә. Шуңа күрә гел алдынгы булу теләге бик файдалы әйбер түгел, – ди Эвелина.

Тик имтиханнарда шуның кадәр үк таләп куймаган ул. Моның сәбәбе дә бар. Бар көчен инглиз теленнән олимпиадага әзерләнүгә биргән чөнки. Башта җәмгыять белемен сайлаган булган, тик БДИга ярты ел кала фикерен үзгәрткән. Нигәдер, бу фәнне яхшы бирә алмам, дип шикләнгән. Декабрь аенда инша язгач, рус әдәбиятына тукталган.

– Мин инде соң гына тотынгач, күпкә өметләнмәдем. Рус әдәбиятыннан 50баллга да канәгать идем хәтта. Аллага шөкер, җайлы вариант эләкте, бөтенесен дә белә идем. 100 балл туплагач, шаккаттым. Рус теленә исә 10 нчы сыйныфта ук тотындым. Аның нәтиҗәсе югары булачагына шигем юк иде. Икесеннән дә 100әр балл булгач, хәзер өченчесеннән дә шуны ук көтәм. Юкса күңел төшәчәк, – ди ул.

Инглиз телендә бик яхшы сөйләшә икән. Эвелина әйтүенчә, башлангыч мәктәптә ул чит телне бөтенләй начар белгән. 9 нчы сыйныфта укыганда ныклап өйрәнә башлаган. Дөресрәге, барысы да Англия тормышы белән кызыксынудан башланган. Бу телне видео, җырлар аша өйрәнгән. Укытучысы Эльмира Низамиева да укучысының белеменә ышанып, аны гел хуплап торган.

– БДИ кирәк дип уйлыйм. Укытучыга биргәндә, сынау нәтиҗәсе гадел үк булмаска мөмкин. Монда бит белемеңне бөтенләй башка белгечләр тикшерә. Алар синең кем икәнеңне дә белмим. Монысы – бер ягы. Икенчесе – БДИ нәтиҗәләре югары булганда, теләсә кайсы шәһәрдәге алдынгы вузларга кереп була. Тик шунысы бар. Укытучылар укучыларны, әзерләнмәсәгез, БДИны бирә алмыйсыз, дип гел куркытып тора. Мин алай уйламыйм. Сынауларны кабат биреп була. Математика дәресләрендә бик катлаулы биремнәр чиштек. Имтиханда бик җиңел сораулар эләкте. Шулай да булырга мөмкин, – ди Эвелина Мөслимова.

 

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү