Җирнең авыл хуҗалыгы максатындагы җиргә керү-кермәве, чүп үләннең белә торып үстерелү ихтималы исәпкә алына.
Россиядә яшәүчеләргә бакчаларындагы чүпне утамаган өчен штраф түләү куркынычы яный. Юрист Егор Редин “Прайм” агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
Аның әйтүенчә, Административ хокук бозулар турында кодекста бакчада чүп үләннәр үсеп утыруга юл куйган өчен 20 меңнән 50 мең сумга кадәр штрафлар күздә тотылган. Юрист билгеләп үткәнчә, штраф салганда, җирнең авыл хуҗалыгы максатындагы җиргә керү-кермәве (керсә, штраф түләтәләр), шулай ук чүп үләнне белә торып үстерү ихтималы исәпкә алына.
Аерым алганда, каракура (бурьян), ромашка, тузганак, шайтан таягы кебек чүп үләннәрдән котылу чарасын күрмәүчеләр административ җәзага тартыла. Әмма бу кагыйдә торак йорт территориясендәге, шәхси бакчадагы чүп үләннәргә кагылмый. Әйтик, шәхси бакчада ромашкалар шаулап утырган өчен беркемгә дә штраф түләтмиләр. Ләкин балтырган өчен бакча хуҗасына 500 сум штраф түләргә туры киләчәк.
Америка орэнгесе (клён) устергэн очен сельсоветларга да «кучтэнэч» кирэк! Ташландык, хужасыз бакчаларда, ерганакларны тутырып усэ, орлыгын, яшь усентелэрен жыеп бетерэ торган тугел. Бергэ — бергэ тырышмасак, алга таба жинеп булмаячак, орлыгы бик сыйфатлы 99.9 % тишелэ. Аптыраган! Бик туйдырды!
Яхшы кеше кайдада югалмас,без ышанабыз тыныч булсын.