Ленар Зарипов Актаныш районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде

Энгель Фәттаховның әлеге вазыйфадан китүе расланды.

“Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыятенең “Төзелеп килүче объектлар дирекциясе” филиалы директоры Ленар Зарипов Актаныш районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде. Шул ук вакытта Энгель Фәттаховның әлеге вазыйфадан китүе расланды.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәргән район советы сессиясендә кадрлар алышыну мәсьәләсе каралды. Әлеге вакыйга район өчен генә түгел, республика өчен дә зур әһәмияткә ия. Энгель Фәттаховның эшчәнлеге турында бик күп җылы сүзләр әйтелде.

Фәрит Мөхәммәтшин искә төшереп үткәнчә, Ленар Зарипов – чыгышы белән Актаныш районыннан. Әтисе хуҗалыкка уңышлы җитәкчелек иткән, ТАССР Югары Советы депутаты булган Дәүләт Советы Рәисе улының әтисе эшен лаеклы төстә дәвам иттерәчәгенә һәм аның җитәкчелегендә районның яңа уңышларга ирешәчәгенә ышаныч белдерде. Фәрит Мөхәммәтшин районда татар тормышы мохитен, татар халкы традицияләрен һәм мәдәниятен сакларга кирәклеге әйтте.

Ленар Зарипов Актаныш районы Күҗәкә авылында туган. Казан дәүләт энергетика университетын (“Электр энергетикасы системалары һәм челтәрләре” белгечлеге буенча) һәм Казан федераль университетын (“Эшне администрацияләү мастеры” белгечлеге буенча) тәмамлаган.

2014 елдан – “Сетевая компания” филиалы җитәкчесе, 2019 елдан – компаниянең “Төзелеп килүче объектлар дирекциясе” филиалы директоры булып эшләде.


Фикер өстәү