Җыр укытучысы Фәтхелгаян Әхмәтҗанов: «Мин 5 яшемдә туганыбыз туенда яшьтәшләремне гармун уйнап биеткәнмен»

Курай, гармун моңнарына күмелеп яши Зәй районының Аксар авылы. Монда әлеге коралларда уйный белүчеләр шактый. Кашыкта сугучы балалар да бәйрәмнәрнең күркенә әйләнгән икән. Аптырыйсы юк, балалар дип яшәүче җыр укытучысы Фәтхелгаян Әхмәтҗанов бар монда.

Авылда җыр укытучы ир-атлар калган икән әле, дип сөенеп, мәктәпкә таба атлыйбыз. Ишекне кояш кебек елмайган Фәтхелгаян абый ача. Холкына салмаклык хас булса да, күңелендә – иҗат өермәсе. Бу мәктәптә 1984 елдан бирле укыта ул. Дәрестән тыш түгәрәкләр дә оештыра. Барлыгы 32 бала укыса, шуларның унысы түгәрәккә йөри.

Бодаегыз да кирәкми, гармуныгыз да!

Фәтхелгаян абый Мөслим районының Үрәзмәт якларыннан. Гармун уйнарга ул 5 яшьтә үк өйрәнгән. Дөресрәге, әтисе, улым гармунчы булсын, дип хыялланган.

– Әтием Фатыйх мине ничек гармунчы иткәнме? Бервакыт авылга уен кораллары сатучылар килгән. Әхмәтҗан бабай әтигә гармун сатып алган. Әти сәкедә шуны кычкыртып утырганда, өйгә абыстай килеп кергән. «Бу тавыш бит йөрәктән чыкмый, дингә каршы гөнаһ», – дип кисәтү ясаган. Бабайга шул сүз җиткән, гармунны алып, сатучылар артыннан йөгергән. Акчаны икмәкләтә түләгән. Ашлыгы да кирәкми, берүк кире генә алыгыз, дип ялварган. Электрик Инсаф абыйга насыйп гармун булган ул. Ул авылның иң беренче гармунчысы иде. Бәлкем, әти дә аннан калышмаган булыр иде. Бу абыстай дөрес әйтмәгән инде, җыр ул берничек тә дингә каршы килә алмый. Гармун, курай – милли көй бит ул, – дип сөйли 67 яшьлек Фәтхелгаян абый. – Мин 5 яшьлек чагымда туганыбыз Риф абыйның туенда яшьтәшләремне гармун уйнап биеткәнмен инде. Сабый гына булсам да, күрше авылга туйга барганны онытмыйм. «Авылга керәбез, улым кычкыртып уйна», – ди иде әти.

Колорадо коңгызы да онытыла

Иҗат кешесенә күп кирәкми. Илһам килсә, тәүлек буе китмәскә мөмкин. Фәтхелгаян абый көйләр дә яза. Флүн Разовның Аксар авылына багышланган шигыренә җыр язып, авыл халкын сөендергән. Аксарның үз җыры бар хәзер. Казанда узган үзешчән композиторлар бәйгеләрендә дә катнашкан. Начардырмы, яхшыдырмы, көй язганда, аны эшкәрткәндә, бөтен дөньясын оныта торган гадәте бар. Бу вакытта бакчадагы колорадо коңгызлары да, төбен өясе бәрәңгеләр дә онытыла, ди.

–  Хәзер гармунда көнгә берәр сәгать уйныйм. Элек 24 сәгать буе кыздырган чаклар да була иде. Көй чыгару җиңел түгел. Тегесе ошамый, монысы… Кайбер вакытта бераз  ятып алам да тизрәк сикереп торам. Илһамга каршы килеп булмый. Ул иртәнге сәгать 4тә дә килергә мөмкин. Хатынымның йоклый торган чагы. Түзгән өчен Заһидәмә рәхмәт. Үзең ләззәт алсаң гына иҗатың башкаларга барып җитәчәк, – ди Фәтхелгаян абый.

Бер-ике-өч…

Менә шулай саный-саный, кашык суга балалар. Түгәрәктә биш малай һәм биш кыз  шөгыльләнә. «Үзләре теләп йөриләр, хәзер аларны мәҗбүр итеп булмый», – ди Фәтхелгаян абый.

Түгәрәккә йөрүче Рамазан Миңнекәев тә бик теләп йөри. «Карауҗа авылы көе», «Татарстан», «Туган авыл» кебек җырларны өйрәнгәннәр. «Курайның тын юлларына файдасы зур. Кашык белән сукканда, көйне тоемларга кирәк. Кашык, курайларыбызны гел букчабызда йөртәбез. Тәнәфесләрдә дә уйныйбыз», – ди Рамазан.

Мәдәният йорты директоры  Гүзәлия Миңнуллинаның кызы Сәмирә дә түгәрәккә йөри икән.

– Фәтхелгаян абый, бик оста музыкант, шәкертләрен дә шулай тәрбияли. Авылда «Тау чишмәсе» ансамбле оештырды. Башта гармунчылар төркеме җыйды. Әкренләп  балаларны курайда уйнарга өйрәтте. Соңгы елларда кашыкчылар әзерли. Шәкертләре белән төрле фестивальләрдә чыгыш ясыйлар, «Беренче канал»ның «Уйнагыз, гармуннар» тапшыруында катнаштылар. Күптән түгел Чаллыда узган халыкара бәйгедә чыгыш ясадылар. Бер дә тик тормыйлар, – ди Гүзәлия Миңнуллина.

Татар мохитен саклый

Язмыш җилләре Фәтхелгаян абыйны Зәй якларына китергән. Монда килгәненә бер дә үкенми. Авылда 300дән артык йорт  бар, 800ләп кеше яши. Аксар авыл җирлеге башлыгы Юрий  Гыйльманов әйтүенчә,  Фәтхелгаян абый – авыл өчен табыш.

– Әле Казан, Чаллыда узган Сабан туенда булып кайттылар. Кая барсалар да, Аксарның данын күтәрәләр. Хатыны Заһидә апа белән бик матур итеп җырлыйлар. Фәтхелгаян абый – безгә гел терәк. Спорт ярышлары узганда да булыша, теннис уйный, авылда агачлар утырта. Берничә буын курайчылар тәрбияләде. Гармунчыларга да кытлык юк. Нинди чара узса да, алар башлый, – ди Юрий әфәнде.

Авылда 20ләп баянчы, 30лап курайчы бар. Быел авылда Сабан туенда гына унлап баянчы бергә кушылып уйнаган. Борынгы көйләрне ишетүгә бигрәк тә өлкәннәр сөенгән, алкышларга күмгәннәр.

Фәтхелгаян абый әйтүенчә, курай, гармун онытылмый икән, татар милләте дә яши. Бу – татар мохите. Кызганыч, бүген авылларда гармун көйләре сирәк яңгырый. Уйнарга кеше юк. Авылның төсе югалуга китерә бу. Их, авылдагы моңнарны киметмичә, уен коралларында уйный белүче балаларны күбрәк тәрбиялисе иде. Шөкер, Аксарда кызыксынучы яшьләр бар әле. Авыл талантларга бай.

Өйрәнгән әйбер югалмый. Медицина көллиятендә белем алган студентлары очрашуга килгән булган икән. «Курайны оныткансыздыр…» – дип сораган абыйлары. «Юк, уку йортында да безне төрле ярышларга чакырып торалар», – дип җавап биргән алар. «Күңелләренә ялкын салганмын, димәк. Бер туйда исә укучым курайны сыздырып җибәрде. Бөтенесе таң калды. Менә шулар белән горурланып яшим. Әти-әниләрдән рәхмәт сүзе ишетеп торганда, өйдә ятасы килми. Балаларым янына ашыгам», – ди мөгаллим.

Сәрия Мифтахова

 

 

 

 


Фикер өстәү