Рөстәм Миңнеханов: «Фармацевтика ипи кибете кебек – көн саен кирәк»

Фармацевтика ипи кибете кебек – көн саен кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Казанда «Протек» оешмасының яңа фармацевтика комплексын ачу тантасында әйткән сүзләре бу. Әлеге үзәк, республикадан тыш, тагын 6 төбәкне дарулар һәм медицина кирәк-яраклары белән тәэмин итәчәк.

15 мең квадрат метр мәйданда урнашкан әлеге логистик үзәктә дарулар, биологик актив кушылмалар, төрле медицина кирәк-яраклары сакланачак. Биредә берьюлы 11 мең төрдәге товар саклана ала. Шуларның 60 процентын дарулар тәшкил итә. Киләсе елга биредәге ассортиментны 20 меңгә кадәр җиткерергә җыеналар. Әлеге үзәктә тәүлегенә 250 мең берәмлек товар эшкәртеләчәк.

Рөстәм Миңнеханов инвесторларга республикада шундый зур һәм социаль яктан мөһим булган проектны чынга ашырулары, ышанычлары өчен рәхмәт белдерде. «2019 елда без фикер алышкан проектның, барлык кыенлыкларга да карамастан, уңышлы тәмамлануына бик шатмын. Фармацевтика ипи кибете кебек – көн саен кирәк», – диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов яңа логистика үзәгенең иң заманча югары технологияле җайланмалар белән җиһазландырылуын да искәртте. «Халыкны кирәкле медикаментлар белән тәэмин итү буенча бурычларны хәл итүче катлаулы махсус инженерлык конструкциясе бу. Безнең бурыч – кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту. Иң мөһиме – сәламәтлек. Кирәк булган барлык әйберләр белән тәэмин ителсәк, сәламәтлек булачак. Республика өчен бу проект – бик мөһим адым», – диде Президент.

«Протек» компанияләр төркеме Россиядә дарулар белән тәэмин итүче иң эре оешма санала. Билгеле булганча, Казанда оешманың яңа үзәген төзү турындагы сөйләшүләр 2019 елда ук башланган иде. Әмма пандемия аркасында бу эш кичектерелде. Аның төзелешенә 1,9 миллиард сум акча сарыф ителгән. Яңа үзәк, Татарстаннан тыш, Чувашия, Мари Иле, Удмуртия, Коми Республикаларына, Киров өлкәсе белән Пермь краена да таратачак. Саннарга күчерсәк, ул алда телгә алынган төбәкләрдәге 6 меңгә якын оешмага, шул исәптән 400ләп сәламәтлек саклау оешмасына, 5 меңнән артык даруханәгә хезмәт күрсәтәчәк.

«Протек» акционерлык җәмгыятенең директорлар советы рәисе Вадим Якунин сүзләре белән әйтсәк, иң заманча төбәк фармацевтика үзәге бу. Яңа үзәкнең ачылыш тантанасында республика җитәкчелегенә проектны хуплавы өчен рәхмәт сүзләре дә җиткерде ул. «Протек» акционерлык җәмгыяте президенты Вадим Музейев башкалада эшләячәк үзәкнең тагын бер әһәмиятле ягын искәртте. «Логистика үзәген ачу республика һәм күрше төбәкләрдә яшәүчеләр өчен даруханә ассортиментының киңрәк булу мөмкинлеген арттырачак», – диде ул.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, әлеге логистика үзәге халыкны яңа эш урыннары белән дә тәэмин итәчәк, дигән фикердә. Хәзерге вакытта биредә 120дән артык эш урыны булдырылган. 2023 елга тагын 50 кешене эшле итәчәкләр. «Республика өчен бик зур казаныш бу. Оешма вәкилләре күрше төбәкләрне түгел, нәкъ менә Татарстанны сайлаган бит. Бу – моның өчен иң яхшы урын. Логистика үзәге ачуны бик дөрес карар дип саныйм», – диде депутат.

 


Фикер өстәү