Ленар Зарипов Чаллы шәһәр советы депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты

Чаллыда шәһәр советының XV утырышында депутат Ленар Зариповның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар кабул ителде. Ул кичә Татарстанның Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы булды.

Автошәһәр мэры Наил Мәһдиев депутаттан шәхси гариза булуын әйтте.

«Ленар Рәфкать улы Актаныш районы җитәкчесе итеп билгеләнде, әлегә бу вазифа башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы буларак яңгырый. Ул район советы депутаты булып сайланырга тиеш, билгеле процедуралар узасы бар. Без барыбыз да хезммәттәшебезне бик яхшы беләбез. Ул үзен уңай яктан күрсәтте. Аның бөтен хезмәт эшчәнлеге безнең күз алдында үтте. Ышанычлы, җаваплы, тәртипле кеше. Бик таләпчән, шул ук вакытта яхшы күңелле», — диде шәһәр башлыгы.

Ленар Зарипов 1967 елда Актаныш районының Күҗәкә авылында туган, Казан энергетика университетын тәмамлаган, «Сетевая компания» филиалы директоры булып эшләгән, Чаллы шәһәр советы депутаты булган.

Актаныш депутатлары аның кандидатурасын бертавыштан хуплады. Хәзер Ленар Зарипов район башкарма комитеты башлыгы вазифаларын башкарачак.

 


Фикер өстәү