Украинадагы махсус операциядә Татарстаннан 49 яшьлек ир һәлак булган

Дүшәмбе Татарстанның Лаеш районында Украинадагы махсус операциядә һәлак булган ир-атys cсоңгы юлга озаттылар. Ренад Мәҗитов Украинадагы махсус операциягә үз теләге белән киткән һәм анда механик-йөртүче булып хезмәт иткән. Бу хакта Лаеш районының социаль челтәрдәге төркемнәрендә хәбәр ителә.

Аның ничек һәлак булуы турында хәбәр ителми. Ул Үзбәкстанда туган, аннары гаиләсе белән Татарстанга күчеп кайткан. 49 яшьлек Ренад әтисе белән Татар Янтыгы авылында яшәгән, аны шунда җирләгәннәр.

 


Фикер өстәү