Көллиятләрдә яңа белгечлекләргә өйрәтә башлыйлар

Урта һөнәри белем бирү йортларында әзерлек программалары исемлегендә яңа белгечлекләр барлыкка килгән. Исемлеккә барлыгы 389 белгечлек кертелгән, шуларның 12се – яңа һөнәрләр.

Алар арасында «Техник ярдәм операторы», «Җәмәгать туклануы продукциясен һәм махсус азык-төлек продуктларын җитештерү буенча аппаратчик-оператор», «Җәмәгать туклануы һәм махсус азык-төлек продуктларын җитештерү технологиясе», «Азык-төлек сәнәгате процессларын һәм технологик җиһазлардан файдалану, механикалаштыру, автоматлаштыру һәм роботлаштыру», «Һава авиациясе эшләрен оештыру», «Үлчәү приборлары контролеры», «Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте эшчәнлеген тәэмин итү».

Моннан тыш, һөнәрләрнең күп өлеше квалификацияне киңәйтү кагыйдәсе буенча эреләнгән.
Шул ук вакытта яңа исемлектә хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һәм абитуриентлар арасында популяр булган монопрофессияләр дә сакланып калган. Ә сорау булмаган белгечлекләр төшереп калдырылган.
2022 елның 1 сентябреннән «Профессионалитет» проектына кергән белем бирү кластерлары яңа белгечлекләр буенча кабул итә башлаячак.


Фикер өстәү