Салютлы җирләү рөхсәтме?

«Кайнар нокта»лардан яшь солдатларның мәетләрен туган җирләренә кайтаралар. Алар арасында ислам динендәгеләр дә, христиан динендәгеләр дә бар. Мөселман егетләрне татар авылларындагы зиратларда җирлиләр. Мәетне кабергә төшергәндә мылтыктан атып торалар. Дин әһелләре бу гамәлне ничек бәяли икән?

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ

 

Айморат хәзрәт Хаҗиев, «Мәрҗани» мәчетенең икенче имамы:

Армиянең үз системасы, эчке кануннары, гадәтләре бар. Һәлак булган хәрбиләрне шул рәвешле данлыйлар. Әлбәттә, хәрбине дин шартларына туры китереп җирлиләр икән, мылтыктан атуның зыяны юк. Андый гадәтне юкка чыгарып булмый. Иң мөһиме, әйтүемчә, мәетнең динебез шартларын үтәп җиргә иңдерелүе. Пәйгамбәребез (с.г.в) чорында да сугышлар булган.


Фикер өстәү