Журналист Альберт Шакиров: «Бу вакыйгаларның килеп чыкмый хәле юк иде»

Без әле кая барабыз? Дөньяда ниләр бар? Бу сорауларга җавапны журналист, блогер Альберт Шакиров белән эзлибез.

– Альберт, бу арада халык Сабан туе дип мәш килә. Авылларда, шәһәрләрдә бәйрәм итәләр, башка төбәкләргә, хәтта чит илләргә барып чыгабыз. Сабан туе безне әле дә берләштерәме?

– Сабан туеның берләштерү көче авылда сизелә. Туган авылым Сабан туенда булдым, Бәрәскәгә барып кайттым. Алар әле җыйнак, артык тавышсыз уза. Кызганыч, быел күрше Мари Илендәге Бәрәңге районына чыгып булмады. Аларда Сабан туйлары элекке гадәт белән ихлас уза. Шоу-тамашага әйләнмәгән. Без сагынган авыл Сабан туйлары рәвешендә оештыралар. Менә ул чыннан да берләштерә. Авылда кеше калмаса да, җыелып кайтып, үзләре уздыра. Зур бәйрәмнәр, кызганыч, күбрәк зур концертка әверелә бара. Сабан туена барыр алдыннан, кем килә, дип кенә сорыйлар хәзер. Танылган җырчы килсә генә чыгабыз, янәсе.

Читтәге Сабантуйларга килгәндә, алар Татарстанның визит карточкасы булып калсын инде. Әмма татар мәдәниятен, гореф-гадәтен дөнья күләмендә күрсәтү өчен бу гына җитми. Мәдәни мирасыбыз реестрларга керсә, халыкара оешмаларның игътибарын җәлеп итсә, яхшырак булыр иде. Дөньялар болай гына бармас, чикләр кайчан да булса барыбер ачылачак бит инде.

– Игътибар димәктән, соңгы көннәрдә Татарстан турында күп сөйләделәр. Әйтик, Санкт-Петербургта узган икътисади форумда күп килешүләр төзелде. Шунда ук безгә 2024 елда буласы «Киләчәк Уеннары»н оештыруны ышанып тапшырдылар. Берничә көн элек Президент Рөстәм Миңнеханов Владимир Путин уздырган киңәшмәдә барлык губернаторлар исеменнән чыгыш ясады. Мондый игътибарның асылы нидән гыйбарәт?

– Рөстәм Миңнеханов федераль дәрәҗәдә катнашкан комиссия һәм эш төркемнәрен саный китсәң, бик зур исемлек килеп чыга. Мондый игътибар быел гына барлыкка килмәде. Шул ук Санкт-Петербургта тик торганнан гына 40 килешү имзаламыйлар бит инде. Татарстанның икътисади яктан нәтиҗәле эшләвен, алдынгы төбәк булуын таныйлар. Рөстәм Миңнеханов төзелеш яки спорт кына түгел, башка юнәлешләрдә дә эшли. Безнең Президент – федераль дәрәҗәдәге дәүләт эшлеклесе. Россиядә аның фикерен тыңлыйлар. Электән килгән эш нәтиҗәсе бу.

– Бүгенге шартларда бу игътибар тагын да артачак кебек.

– Җирле үзидарә турында закон бар. Безнең әни шул өлкәдә эшләгәч, әлеге закон искә төшкән саен, болай дип әйтә иде: «Шуның кадәр яхшы закон бу. Барысы да тәфсилләп язылган. Бирелгән вәкаләтләр янына бераз гына акчасын да өстәсәләр икән». Кыскасы, төбәкләргә вәкаләтләр күп бирелгән. Шулар янына бюджетының булуы кирәк. Бу мәсьәләдә үзгәреш булыр дип уйлыйм. Чөнки һәрбер төбәк, бигрәк тә хәзерге шартларда, эшне тиз арада башкарып чыга алмый икән, алга китеш булмаячак. Моңа кадәр «гайка»ларны тыгызлап килделәр, хәзер аларны кире бушатмыйча хәл юк. Һәрбер төбәк үзе башын эшләтә торган чор. Мәскәү нәрсә әйтер икән, дип утыра торган вакыт түгел. Документыңны алып, чемоданыңы асып барып, үзең сорап алырга кирәк. Татарстанның бу мәсьәләдә тәҗрибәсе бар.

– Сине авыл белән ике арада йөри торган кеше дип беләбез. Сала кешесе дөньяда булып яткан вакыйгалар белән ни дәрәҗәдә кызыксына?

– Печән җитәрме, ашлык, сөт бәяләре ничек үзгәрер, ягулыгы, ашламасы булырмы? Авыл кешесен иң элек әнә шулар борчый. Халыкның яшәеше шул килеш. Авыл кешесе үз көен үзе күрә ул, үз тамагын үзе тудыйра. Хуҗалыгы бар икән, шуңа таянып яши. Эшләргә, үз көченә таянырга күнеккән. Дөньяда нәрсә булыр икән дип, печәнен яңгыр астында калдырмый инде. Дөньядагы хәлләр артык дулкынландыра дип уйламыйм. Нәрсәгәдер өметләнсә дә, артыгын ышанмый.

– Владимир Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков, NBC каналы хәбәрчесе белән сөйләшкәндә, мондыйрак сүзләр әйткән: «Бу кризис озакка сузылачак. Без кабат беркайчан да Көнбатышка ышанмаячакбыз». Ничек уйлыйсың, кая барып чыгарбыз?

– Бу хәлләр икътисади яктан үзен нык сиздерәчәк һәм бик озакка барачак. Монысы көн кебек ачык. Хәтта Үзәк банк та өметле фаразлар бирми, сабыр булырга, итәкләрне җыебрак йөрергә киңәш итә. Сәясәт өлкәсенең исә тиз генә төенләнеп, тиз генә чишелә торган гадәте бар. Без хәтерләгән чорда гына да АКШ белән мөнәсәбәтләр күп мәртәбә үзгәрде. Ызгышы да булды, «перезагрузка» дип аталган төймәгә дә бер генә басылмады. Сәясәттә бүгенге сүзнең иртәгә ярамаган вакытлары да бик күп. Бүрекне кырын салып, «без болар белән сөйләшмибез» дигән вазгыять озакка бармас дип уйлыйм. Йомылып, ябылып яши алмыйбыз. Дөнья да Россиясез яши алмый. Дөньяда барысы да бер-берсенә бәйле. Шуңа күрә кайчан да булса чишеләчәк. Әмма көчләр балансы башка якка авышырга мөмкин. Үзгәрешләр заманында яшибез. Бу вакыйгаларның килеп чыкмый хәле юк иде. Дөнья шул чиккә килеп җиткән иде. Хәзер иң мөһиме – минималь югалтулар белән уздырып җибәрү. Песковлар, Лавровлар әйткән сүзләр – дипломатия теле ул. Катырак әйтеп, сигналлар җибәрү омтылышы. Шау-шу бар, әмма барыбер сөйләшергә туры киләчәк.

Илнар Хөснуллин

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү